Шәһри Казан

Сәер карчык

... Бу хәл моннан утыз биш ел элек булса да, исемә төшсә, әле дә, чемердәп, «каз тәне» чыга. Без ул чакта Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылында «Сельхозтехника» тарафында яши идек. Беренче балам белән авырлы чагым. Ирем - командировкада. Җен-фәләнгә ышанмыйм, йорт иясе дигәнгә көлемсерәп карыйм, шунлыктан өйдә ялгыз калуыма...

... Бу хәл моннан утыз биш ел элек булса да, исемә төшсә, әле дә, чемердәп, «каз тәне» чыга. Без ул чакта Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылында «Сельхозтехника» тарафында яши идек. Беренче балам белән авырлы чагым. Ирем - командировкада. Җен-фәләнгә ышанмыйм, йорт иясе дигәнгә көлемсерәп карыйм, шунлыктан өйдә ялгыз калуыма пошынмыйм. Укытучы булып эшләгән чагым. Кич буе дәфтәр тикшереп, планнар язып арыгач, бераз телевизор карап алдым. Сәгать телләре төнге уникегә якынлашып килгәндә, тыныч күңел белән йокларга яттым.
Авырым борыныма җитеп килә, шуңа күрә, чалкан ятуы уңайлырак. Караватка сузылуым булды, бер-ике минуттан чаршау селкенеп куйды. Мәчебез юк, җил дә керми, ник селкенә соң ул? Ул да булмады, чаршауны ике якка аерып, яныма иләмсез озын буйлы, чандыр гәүдәле, ап-ак киемле, яулыгын мөселманча сузып бәйләгән, соргылт йөзле карчык керде. Ике күземне дүрт итеп, дер калтырап ятам. Ул шыпырт кына миңа якынлашты, чүмәләдәй корсагым өстенә иелде. Аның озын сөякчел бармаклары менә-менә миңа кагыла дигәндә, ачы тавыш белән кычкырып җибәрдем. Үзенә куркыныч янавын сизенгәндәй, карындагы нарасыем тыпырчынырга тотынды. Йөрәгем күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып тибә. Бәхетемә, шул мәлдә дивар аша яшәүче күршебез Гөлинәнең: «Альберт, тор тизрәк, машинаңны кабыз! Хәмидә бәбили, ахрысы, Фәрите өйдә юк бит!» - дип кычкырып дәшкәне ишетелде. Шул мизгелдә шыксыз карчык күз алдымнан гаип булды.
Авырлы хатыннарга япа- ялгыз калырга ярамый. Кендек әбисе кыяфәтенә кереп, җеннәр килә. Алар хәтта ананы бәбәйләтеп, сабыйны алып яки алыштырып китә икән, дигәнне ишеткәнем бар иде. Тик мин аны фантазия җимеше, хорафатка ышану дип кенә санадым. Сәер затны үз күзләрем белән күргәч кенә, бу хактагы фикерем үзгәрде.

Реклама


Мунча пәрие
... Әлеге вакыйга сукыр лампалы 40 нчы еллар уртасында була. Аны каенанам Мәйсәрә бәян иткән иде. Кыш көне үз мунча мичләре ишелеп төшкәнгә күрә, күршегә ягалар. Колхоз рәисе булып эшләүче каенатам, кояш баткач, юынырга иң соңгы кеше булып керә. Йокларга ятар алдыннан, мунчада киеме онытылып калганлыгын исенә төшерә. Кызларына сырмасын алып кайтып бирергә куша, әмма төн уртасы җиткәндә мунчага барырга берсе дә җөрьәт итми - җен-пәридән куркалар. Каенанам, йөрәксенеп, үзе чыгып китә. Мунча чоланының ишеген ачуга, эчтән «мекерт-мекерт» иткән тавыш ишетелгәндәй тоела. Әмма йөрәкле хатынны бу гына туктатмый. Тәвәккәлләп, эчке ишекне ачуы була, искәрмәстән, ике аягы арасына килеп кергән ниндидер җылы, йомшак, йонлач нәрсәгә абынып, дөбердәп идәнгә барып төшә. Җитмәсә, аңа текәлеп, зуп-зур яшел күзләр янып тора. Ике озын мөгез дә шәйләнә. «Беттем! Мунча пәриенең өстенә бастым!» - дип, ул шыр җибәрә. Ябылмый калган ишектән кемдер чыгып сызган кебек була... Каенанамда сырма кайгысы калмый: әфсен-төфсенен укый-укый, шыпан-шыпан өенә элдертә. Сер икенче көнне генә ачыла. Баксаң- күрсәң, күршеләрнең карт кәҗә тәкәсе, мунча ишеген сөзеп, җылыга кереп яткан була...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: