Шәһри Казан

«Серле күзләр» әсир итте

Музыка дөньясында «Серле күзләр» һәм «Ялгыз агач» романсларына гашыйк булмаган кеше юктыр ул. Казан милли тикшеренү технология университетында оештырылган кичәдә аларны тыңлап күпләр хозурлана алды.


Кичә татар халкының ике күренекле, талантлы затына - композитор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан гимны көенең авторы Рөстәм Яхинга һәм әдип, Р.Яхинның танылган романсларының авторы, Мәскәүдәге «Туган тел» татар мәдәнияте берләшмәсе әгъзасы Әхмәт Саттарга багышланган иде. Чарага килүчеләр Әхмәт Саттарның үзен күрү һәм үзе башкаруындагы шигырьләрен ишетү бәхетенә дә иреште. Бу әдәби-музыкаль кичәнең оештырылу сәбәбе дә бар: 2011 елның 16 августында Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тулды. Әдәби-музыкаль чараның оештыручысы - Казан милли тикшеренү технология университетының гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, әлеге югары уку йортында эшләп килгән Халыклар дуслыгы клубының җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Мушарова билгеләп үткәнчә, Рөстәм Яхинны белмәгән, аны яратмаган, аңа сокланмаган кеше юктыр ул. Әхмәт Саттар сүзләренә язылган романслары исә аеруча танылган.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов башкаруындагы романсларны залда утыручыларның барысы да тын да алмыйча әсирләнеп тыңлап утырды. Язучы, ТР Министрлар Кабинетының мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре бүлекчәсе мөдире Галимҗан Гыйльманов та кунакларга, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм тамашачылар игътибарына үзенең шигырьләрен тәкъдим итте. ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты һәм әдәби тәрҗемә секциясе җитәкчесе Лилия Газизова укыган шигырьләр дә килгән кунакларга бик ошады.
Бөек композиторыбызның моңлы әсәрләре тамашачыларның күңел кылларын кузгатмый калмагандыр. Бу романслар аларның хәтерендә әле озак яңгырар...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: