Шәһри Казан

Сездә су кадерен белмиләр икән

Кытай телевидениесеннән яңалыклар караганда бер хәбәргә игътибар иттем. Хәзерге вакытта Кытай су җитмәүче 13 дәүләтнең берсе булып санала икән. 2010 елда Кытайның 668 шәһәренең 440ына су җитмәгән. Су җитмәү дөнья проблемасы булып санала. Дөньядагы 100дән артык дәүләттә теге яки бу дәрәҗәдә су җитми. Күп илләр суны сатып ала.

Мәсәлән, Германия Швейцариядән су сатып ала, Америка - Канададан, Гарәбстан - Япониядән. Ә Япониядә 100 тонна су саткан акчага 1 тонна нефть алып була.
Җир шарында һәр елны 200 мең кеше ачлыктан үлә. Бу да сусызлык бәласе. Су булмагач, ашлык үстереп булмый, шуңа кешеләр ачлыктан тилмерә.
Һиндстанның ярлылар яши торган бистәләрендә бер стакан су өчен яртышар сәгать чиратта басып торырга кирәк. Әле аларның тапкан сулары чиста булмый, әмма алар шул пычрак су белән ашарга пешерергә мәҗбүр. Бер һинд малае: «Без иртән күзне ачуга су эзләргә йөгерәбез. Кайчакта чиратта торган кешеләр берсен-берсе кыйнап та үтерә. Андый вакытта бик куркыныч», - дип әйткән.
Кытайдан килеп, Татарстанда яши башлагач, суга саксыз карашны күреп исем китте, аптырадым. Бигрәк тә тулай торакта яшәүче студентлар суга битараф, чөнки алар аның өчен аерым түләми. Иртән юынганда, теш чистартканда, душ кергәндә дә суны бертуктаусыз агызып торалар. Тамчыдан күл җыела, диләр, ә бу сулардан ничә күл җыеладыр, билгесез. Әле Россиядә сусызлык проблемасы юк, шуңа да чиста суның кадерен белмиләр. Кешеләр берәр вакыт сусызлыкта калырбыз дип уйламыйлар. Суга икътисад итеп карау бөтенләй дә юк. Җир шарында көннән-көн чиста су кими бара, кеше сусызлыкта калса, яши алмаячак. Киләчәктә кеше суны түгел, сусызлык кешелекне бетерергә мөмкин. Шуңа да һәркем суның кадерен белеп яшәсен иде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: