Шәһри Казан

Сездән башка без ник кирәк?

Авылга әнигә шалтыраттым. Беренче сорау гадәттәгечә: «Ничек хәлләрең, әни?» Инде 80не тутырып килүче әнидән гадәттәге җавап: «Әйбәт, улым». Менә шул «Әйбәт, улым»ны гел ишетеп торасы килә шул... Аннан авыл яңалыкларын тыңлыйм. Казаннан бик ерактагы бетеп барган туган авылымның хәлләрен беләм, кайтып урамнарда йөргәндәй булам.

Өйрәнелгән тәртипне бу юлы да бозмадык:
-Ничек хәлләрең, әни?
- Әйбәт, улым.
Ә аннан нидер үзгәрде...
Әни гадәттәгечә авыл хәлләренә күчмәде, ә җентекләп, минем тормыш белән кызыксынды. Кайда, ничек, кем белән, нигә?
- Бар да яхшы, әни. Бар да бар.
Юк, әнине мондый җавап кына канәгатьләндермәде, төпченде дә төпченде. Нәрсә эшлим, нәрсә ашадым, ашарга, яшәргә акчам бармы, өй җылымы... Сораулар бик күп булды. Җавап­лар ананы бераз тынычландырды бугай, ул, ниндидер шатлыклы тонга күчеп:
- Гел шулай бәхетле бул, улым! - дип куйды. - Мин бит сине өч яшеңә кадәр: «Бәхете булсын!» - дип теләкләр теләп имездем, син бәхетле булырга тиеш, - диде әни, ничектер дулкынланып. Аннары ашыгыбрак сөйли башлады: - Беләсеңме, сине табарга больницага киткәндә, мәрхүм атаң: «Кыз булса, алып та кайт­ма», - дип калды. Безнең яктан без биш кыз бит, шуңа шулай әйткәндерме, белмим. Алай ди­сәң, әтиең апаңны өзелеп яратты. Соңгы көнгә кадәр гел киңәшләшеп тордылар, апаң- әтиеңне, әтиең апаңны кайгыртып торды. Ә менә сине нәкъ малай буларак көтте. И-и-и-и, сине тапкач, сөенгәннәрен күрсәң! Яшереп тормыйм инде, авыл белән бер атна эчтеләр. Еллары шундый иде бит. Мин дә шатландым, малай бит. Бәлки шуңа кадерледер син, улым. Үпкәләмәсеннәр, апаңнар өчен алай борчылмыйм, һәр иртәне сиңа дип атап теләк телим. Аерым телим. Бәхете булсын, юлын дошманнар кисмәсен, якыннары булсын дим. Бәхетле бул инде син, улым!

Реклама

Әнинең бу сүзләреннән ничектер тетрәнеп киттем. Болай сөйләгәне юк иде. Ниш­ләп алай? Сөйләшеп бетергәч тә бер тын уйланып яттым. Иң беренче, әлбәттә, мине бу җиргә малай итеп тапканы өчен, әнигә рәхмәт укыдым. Икенчедән, минем бар эшләремнең дә уңай баруы өчен дә әниемә рәхмәт әйттем.
Өченчедән...

Әни... Сөйгән ярлар китә, дуслар китә, иптәшләр китә. Әни гел минем янда. Иң авыр чакларымда да ул суза ярдәм кулын. Әни һәм бертуган апам, кызым. Тагын ярдәмгә килүчеләр бар. Аларын атап тормыйм - сүзе күп булыр, тик алары да хатын-кызлар! Бәрәч, бер уйласаң, минем бар яшәешем, бәхетем, уңышым хатын-кыз кулында икән бит! Эшләвем, яшәвем дә алар өчен икән! Бу турыда уйланганым юк иде әле. Хәер, миндә генә түгелдер мондый хәл. Хатын-кыз булмаса, бу җирдә ирләр нигә кирәк?
Бәйрәм белән сезне, безне яшәтүчеләр. Әниләр, апалар, сеңелләр, кызлар бәйрәме белән!

Фото: www.slivki.by

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: