Шәһри Казан

Сезгә дә шундый бәхет насыйп булсын!

Биш бала тәрбияли, колхоз рәисе булган иренең терәге-таянычы, каенатасы һәм каенанасының яраткан килене, музей директоры булып эшли һәм үзе оештырган ансамбльдә җитәкчелек итә, ишегалды тутырып мал-туар да асрый, көтү дә көтә, уңган хуҗабикә дә, шуның өстенә машина да йөртергә өйрәнгән, спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт таба... Бер кеше боларның барысына...

Реклама

А.Алишның «Нечкәбил» әсәрендәге кебек, чып-чын корт анасы ул. Фирая ханым бер урында гына таптана торганнардан түгел. Ул Карадуган авылына 1999 елда килен булып төшә. Белгечлеге буенча тарих укытучысы. Бүгенге көндә әлеге авылда Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музееның директоры. Авылда аны яратмаган, хөрмәт итмәгән бер генә кеше дә юктыр. Ул, чып-чын мәгънәсендә, Карадуганның беренче хатын-кызы. Авылда өлкәннәр өчен «Ясмин» дигән ансамбльне оештырып җибәрүче дә ул. Әби-бабайлар белән бергәләшеп, гастрольләргә йөри, күңелле концертлар һәм бәйрәм чаралары әзерләп мәш килә.
Авыл хатын-кызының «Нечкәбил»дә катнашып, финалга үтүе исә үзе бер зур вакыйга булды. «12 гаилә арасында авыл хатын-кызларыннан мин берүзем идем, - дип искә ала Фирая ханым. - Җиңел булды дип әйтә алмыйм, бик җаваплы һәм дулкынландыргыч эш. Бөтен гаиләбез белән бик тырышып әзерләндек. Ирем дә, балалар да - барыбыз да сәхнәгә чыктык. Безнең «Әни» дип аталган әкият-мюзикл күпләрне әсир итте. Мин кәҗә, ирем Булат бүре булды, ә балалар кәҗә бәтиләре. Кызыбыз Гөлсемнең туган көне дигән темага әзерләнгән чыгышыбызны да яраттылар. Рәхәтләнеп татар телендә сөйләдек. Өстәл әзерләү бәйгесендә исә каз белән катыкны бигрәк тә ошаттылар. Бик күңелле һәм гомергә онытылмаслык бәйге булды ул».
Эштән кайтышына, Фирая апаны биш баласы - Самат, Вахит, Газиз, Гөлсем һәм кечкенә Фатыйх көтеп тора. Фатыйхка әле өч кенә яшь. Гөлсем белән алар әлегә балалар бакчасына гына йөри, калган малайлар инде мәктәптә укый. Зыятдиновлар гаиләсендә барлыгы тугыз кеше. Элеккеге традицияләргә тугрылыклы булып, алар инде 80 нче дистәне ваклаган каенатасы һәм каенанасы белән бергәләшеп яши.
Авыл җиренә хас булганча, өйгә кайткач, бетмәс-төкәнмәс эш башлана гына әле монда. Абзарда сыер һәм бозауларны да карарга кирәк. Тавыклар, чебиләр, үрдәкләр - барысы да бар гаиләдә. «Сыерны бетерергә уйлаган да юк, балалар каймакны бик тә ярата», - ди Фирая апа. Хайваннарны карап кергәч, бөтен игътибар балаларга. Бергәләшеп дәресләрне карыйлар. Малайлар, әтиләре Булат кебек, спорт белән бик тә дус: хоккей уйнарга яраталар. Хәтта җәй көне дә ябык шугалакларга барып, уйнап кайталар. Моннан тыш, өч малай Балтачка атнага өч тапкыр каратэга йөри. Фирая ханым үзе дә спортны үз итә. Җәй җиткәч исә бергәләшеп җиләккә йөрүләр, гөмбәгә барулар - берсе дә калмый. «Гаиләбез белән табигатькә чыгарга бик тә яратабыз», - ди хуҗабикә. Фирая ханымның ире авылда колхоз рәисе булып эшли. «Минем ирем бик актив, шуңа мин дә аңа иярәм, аннан калышмаска тырышам», - ди Фирая.
Фирая ханым Зыятдинова юкка гына республиканың «Иң-иң Нечкәбил»е түгел инде. Эштә хөрмәтле җитәкче, өйдә балаларына яраткан әни, иренә сөекле хатын, каенатасы белән каенанасына уңган килен - барлык хатын-кызларга да шундый бәхет насыйп булсын!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: