Шәһри Казан

Сүгенү – егетлекме?

Әле борын асты да кибеп өлгермәгән үсмерләрнең оятсыз сүзләр белән урам буйлап сүгенеп баруларын ишеткән саен, үз-үземә сорау бирәм: без ник шундый әдәпсез, әхлаксыз бәндәләргә әйләндек соң әле?

Хәзер Россиядә аты-юлы белән сүгенүне гаепкә дә санамыйлар. Хәтта кайбер нәшриятлар, әдәпсез, оятсыз сүзләрне җыеп, аңлатмалы сүзлекләр бастырып чыгара. Мәсәлән, «Русский мат» аңлатмалы сүзлегендә, Җир йөзендә нинди оятсыз сүз бар - шуларга аңлатма бирелгән. Аларны җыючы һәм сүзлекне төзүче Татьяна Әхмәтова. Әмма бу галим ялгызы түгел. Василий Буй «Русская заветная идиоматика» дигән китап язган. Моннан тыш, лингвист Алексей Плуцер-Сарноның ун томлык «Словарь русского мата» дигән сүзлеге бар. Оятсыз сүзләрне туплап шундый сүзлекләр, китаплар чыгаручылар моны гадәти хәл дип санап, фәнни кулланылышка кертү фикерен алга сөрәләр.
Рус телендә чыккан кайбер әдәби әсәрләр дә бу яктан калышмый. Петр Алешкин романнары гына да ни тора?! Алардагы оятсыз сүзләрне тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Шөкер, безнең татар әдәбиятына мондый нәрсә хас түгел. Әлбәттә, сүз уйнатулар, жаргон сүзләр куллану очраклары бар. Һади Такташны искә төшерегез: «Чемберленның сатыйм анасын, тупка тоткан Мәккә каласын».
«Китапларга, сүзлекләргә кергән икән, димәк, сүгенергә ярый!» - дип фикер йөртә башласалар. Бериш галимнәр килешми, сүгенү сүзләренең тамыры славян халкы лексикасына барып тоташа, дип фаразлый. Рус фольклорында, аерым алганда, мәкаль һәм әйтемнәрендә сүгенү сүзләренең бик күптәннән кулланылуы мәгълүм. Михаил Грачев үзенең «Словарь тысячелетнего русского арго» дигән сүзлегендә жаргон сүзләрнең безнең эрага кадәр үк телдә йөрүе турында яза. Мондый сүзләр белән оятсыз, әшәке сүзләрнең янәшә кулланылуы да ихтимал. М.Грачев, елъязма авторлары начар, оятсыз сүзләрне белмәгәннәрдер, белсәләр дә кулланмаганнар, чөнки рус теле өчен түбән дәрәҗәдәге сүзләрдән саналгандыр, дип яза.
XVIII-XIX гасырда такмаклар, мәзәкләр, әкият һәм былиналарның оятсыз сүзләрдән торуы билгеле. Владимир Дальның «Толковый словарь живого великорусского языка»сына сүгенү сүзләре тансык түгел. Тик ул аларның каян килеп чыгуын төгәл генә аңлатып бирә алмаган. Хәтта хәзерге заман рус теленең тарихи-этимологик сүзлегендә дә моңа ачыклык кертелмәгән.
Юлы уңмаса, көтеп-көтеп тә бик озак автобус яки троллейбус килмәсә, кем дә булса күңеленә тия торган сүз әйтсә, эзләп-эзләп тә кирәк әйберен таба алмаса, киләсе кунагы вакытында килмәсә һәм башка сәбәпләр аркасында кешегә сүгенү сыйфаты хас. Ир белән хатын арасындагы бәхәсләр дә кайвакытта оятсыз сүзләр белән хәл ителә.
Россиядә сүгенүгә каршы күп тапкырлар көрәшеп карадылар. Тик файдасы тимәде. Бу чир белән Россия халкының күпчелеге авырый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: