Шәһри Казан

Шагыйрь булсаң, шундый бул

Бу уй миндә шагыйрә Нәҗибә Сафина иҗаты белән танышкач туды. Аның «Кан хәтере» дигән җыентыгын укыгач дияр идем. Мин, әлбәттә, тәнкыйтьче түгел. Шунлыктан, шигырьләргә әдәбият фәне кануннарына таянып бәя бирергә җыенмыйм. Бу галимнәр, әдәбият белгечләре вәкаләтенә карый. Ләкин бу әдибебезнең җәмгыятебездә кеше рухын баетуга, аңына юнәлеш бирүгә, шигырь сәнгатен үстерүгә...

Шагыйрәнең кечкенә генә йөрәге халкыбызның колач җитмәслек киң, бай рухи дөньясын үзенә сыйдырган. Милләтебез язмышына кагылган катлаулы проблемалар, аяныч вакыйгалар, тарих китергән авыр сынаулар, телебезне, милләтебезне саклау, дәүләтчелегебезне торгызу зарурлыгын алга сөргән кыю фикерләре кемне генә битараф калдырыр икән. Алар бит татар җанын уянырга чакыралар, максатка ирешү юлларын күрсәтәләр, киләчәккә якты өметләр уяталар. Бай тарихыбыз сәхифәләрен яңарталар. Җыентыкның «Кан хәтере» дип аталуы гына да бик хикмәтле. Кан хәтере бит ул - тарих хәтере, онытылмаслык итеп җаныбызга салынган Ходай бүләге.
Шагыйрәне иң нык борчыган афәтләрнең берсе - үз илендә кол хәлендә яшәргә мәҗбүр ителгән татарларның туган теленә аяусыз һөҗүм. Телләре үз көчен җуйгач, алар башларын күтәрә алмас, янәсе.
Чикләрне саклау өчен ялчы бар.
Шул хәлләргә калганчы уяныгыз,
Телем, илем, рухым, диеп яныгыз.
Әләм итеп күтәрик туган телне -
Торгызу мөмкин шулай дәүләт-илне!

Нәҗибә Сафина шушындый шигырьләре белән туган халкын битарафлыктан коткарырга, йокысыннан уятырга омтыла. Туган илләрендә кол булып яшәгән милләттәшләребезгә сакланып калу юлларын күрсәтә.
Җыентыкта Нәҗибәнең мәхәббәт турындагы шигырьләре дә шактый урын алган. Алар кеше яшәешендәге иң якты, иң саф һәм изге хисләргә мәдхия булып яңгырый.
Тормыштан иртә киткән күренекле әдипләребез Нурихан Фәттах, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Рәшит Әхмәтҗанов, Наҗар Нәҗми, Мәхмүт Хәсән, Илдар Юзиев рухына дога булып ирешердәй истәлек-шигырьләре әлеге әдипләрнең портретына өстәмә бизәк кебек кабул ителә. Гөлчәчәк Галиева, Салисә Гәрәева һәм Кәүсәрия Шәфыйковага багышланган шигырьләре - авторны бу шәхесләр белән иҗади дуслык хисләре бәйләвенең шаһитлары. Әлеге бүлеккә шагыйрә «зарларымны кыссам - җыр чыга, башка язмыш юктыр җырчыга» дип исем биргән икән, бу инде кәламдәшләренең җыр язарга илһам бирүен раслый.
Куанычка, әдипләребез, сәясәтчеләребез һәм журналистлар арасында икейөзлелек, ялган һәм бозыклык белән килешмәгән җаннар да шактый. Шундыйлардан берсе - бу мәкаләне язарга этәргеч биргән Нәҗибә Сафина.
Җырдай гали, гади бу дөньяга
Яшәү өчен генә киләбез.
Җыр калдырып китәр өчен генә
Килә җиргә шагыйрь, беләбез.

Нәҗибәнең шигырьләрендә әнә шул гади дөнья җанлана, телгә килә һәм синең белән серләшә. Бу шигырьләрдә ясалмалылык юк. Барлык уйлары, сурәтләүләре мантыйклы фикер агышына корылган. Ул дөньяны шигырь итеп күрә. Һәм укучысына да шул дөньяны ача. Хәер, шагыйрь дигән зат үзе дә - Аллаһы Тәгалә яралткан иҗади шәхес, җан сагында торучы калкан бит ул!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: