Шәһри Казан

Шалва бабай сабаклары

Еш кына бер очрашу, бер сөйләшү бөтен тормышыңны, эчке дөньяңны үзгәртә дә куя. Бөтен дөньяга танылган атаклы педагог-психолог Шалва Александрович Амонашвили семинарын тыңлаганннан соң, минем белән дә нәкъ шулай булды. Бу семинарга очраклы рәвештә генә эләктем диярлек.

Реклама

Мине анда балалар бәхете өчен янып-көеп йөри торган яңа танышым, тәртибендә тайпылышлар булган балаларның Н.Ә.Галләмов исемендәге республика мәктәбе педагог-психологы Люция Зөлкәрнәева чакырды. Ул үзе - Шалва бабайның гуманлы педагогикасын эш стиле итеп алган, аның семинарларын Мәскәүгә кадәр барып тыңлаган кеше. Шуңа, мине дә бик тиз кызыктыра алды.
Башкалабызның 165 нче мәктәбенең актлар залында алма төшәр урын да юк. Сәхнә сыйныф бүлмәсе итеп ясалган: кара такта, парталар. Алар артында укучылар булып төрле мәктәпләрдән җыелган укытучылар утыра. Каршыларында - укытучылар укытучысы, чал чәчле остаз. Ул кешеләрнең күңелен явызлыктан, хөсетлектән, яманлыктан чистартып, бөтен кешелекне коткарып калырга теләгән изге күңелле пәйгамбәр төсле. Аңардан залга таралган уңай энергияне, җылылык-яктылыкны тоймаска һич мөмкин түгел. Бу кешедә никадәр эрудиция, никадәр кешеләрне ярату һәм гуманлык.
Кызганыч, мин Шалва Амонашвили семинарының соңгы көнендә генә була алдым. Ләкин шушы ярты көн күзләремне ачарга, дөньяга яңача карарга өйрәтергә бик җитте.
Шалва Амонашвили турында ишетмәгәннәр сирәк булса да, бу гаҗәеп шәхес хакында тагын да күбрәк белү комачауламас. Психология фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясенең мактаулы академигы, Мәскәү педагогия университеты каршындагы Гуманлы педагогиканың халыкара үзәге җитәкчесе, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Шалва Амонашвили 1931 елда Тбилиси шәһәрендә туган. Башлангыч сыйныфларда укыта башлаганда ук ул үзенең әлеге һөнәрне дөрес сайлавын аңлый һәм беренче көннән үк балаларның укытучысы гына түгел, ә дуслары булырга тырыша. Бу турыда педагог галим үзенең язмаларында болай дип яза: «Мин балаларга кычкырмаска, аларны җәзаламаска, аларга өстән торып карамаска өйрәндем, хисләрен чикләмәскә, алардан әйбәт кешеләр үстерергә тырыштым». Аның фикеренчә, «Һәрбер бала дөньяга очраклы рәвештә генә килмәгән, ул туарга тиеш булганга туган: аның бу фани дөньяда үз миссиясе, вазифасы бар. Аны башкару өчен, балага олы рухи көч бирелгән. Ә без - өлкәннәрнең бурычы балага шушы вазифаны үтәргә ярдәм итү».
Без ни өчен яшибез? Нәрсә ул тормыш? Мәхәббәт нәрсә ул? Үлемсезлек нәрсә ул? Укытучы әлеге сорауларга укучылары белән һәр дәрестә җавап эзләргә тиеш. Ләкин бу сорауларга дөрес җавап бирергә өйрәтү өчен укытучы үзе дә кояш шикелле яктылык, җылылык чәчеп торырга, игелек кылып яшәргә тиеш. Шуннан башка ул укучыларында кешелек сыйфатлары тәрбияли алмый. Аның фикеренчә, балалар - хакыйкатьтә яшәүче иң дөрес халык.
Әлеге алтындай кыйммәтле фикерләрне тыңлагач, үземнең җандашлар исемлегенең артуын тойдым. Күп балалы әни һәм гомер буе балалар редакциясендә эшләгән журналист, балалар шагыйрәсе буларак, үземнең дә фикерем шундый. Бигрәк тә миңа Шалва бабайның үз чыгышында Коръәннән, Инҗилдән мисаллар китереп сөйләве ошады. Аның авызыннан «Үзеңә теләмәгән эшне бүтәннәргә дә эшләмә!» дигән гыйбарә яңгырагач, ул минем бабам кебек якын кешемә әйләнде. Бу минем дә тәрбия девизым ич! Балаларыма кечкенәдән шуны сеңдерергә тырышам. Чынлап та, әгәр дә бөтен кешелек шушы канун буенча яшәсә, урлаучылар да, алдаучылар да һәм башка яманлык кылучылар да булмаячак. Тирә-юньдә илаһият хөкем сөрәчәк.
Менә шундый акыллы фикерләр, хикмәтле сүзләр күп ишеттек без бу семинарда. Сүзнең зур көчкә ия булуына да атаклы педагог-психолог кат-кат басым ясады. Шалва Александрович залда утыручыларны, ягъни безне үз-үзебезгә читтән карарга да мәҗбүр итте. Билгеле, бу бик ансат эш түгел. Шулай да бик кирәкле. Кимчелекле якларыбыздан арынырга, күңелләребезне чистартырга ярдәм иткәне өчен, без барыбыз да аңа олы рәхмәт әйттек.
Гомумән, илебезнең киләчәген тәрбияләүче педагогика, Шалва бабай, үзебезнең Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхретдинов һәм башка мәгърифәтчеләр өйрәтүләренә таянып, гуманлы булыр дип ышанам. Яхшылык бары әкиятләрдә генә җиңеп чыгарга тиеш түгел ич инде. Аның тормышта да тантана итәргә хакы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: