Шәһри Казан

Шамовка җитәргә әле...

Яков Шамов хастаханәсенең кунакханә булачагы турында «Шәһри Казан»нан укып белдем.

Реклама

Яков Шамов изге бәндә булган. Аны халык хәтерендә изге җан итеп калдырырга, аңа һәйкәл куярга кирәк. Гомер буе эшләп тапкан акчасына халыкка, ярлы-ябагайга хастаханә эшләтеп калдырган бит әле. Бер дә ресторан, төнге күңел ачу урыны ачып акча эшләргә тырышмаган. Изгеләрнең изгесе булган Яков бабай. Хастаханәләрне халыктан тартып алып акча эшләүчеләргә халык үз сүзен әйтергә хаклыдыр инде. Бу Дәрвишләр бистәсендә, авылларда 100 000 кешегә хезмәт иткән 400 урынлы стационарны тартып алуга да кагыла. Хәзер аның урынына берничә кабинет төзеп маташалар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: