Шәһри Казан

Шатландыра да, уйландыра да бу фестиваль

Башкалабызда халыкара кинофестиваль барган көннәрдә күрсәтелгән фильмнарны без гаилә белән һәр елны бик яратып карыйбыз. Ә быелгы VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдык. Моның сәбәпләре дә бар. Беренчедән, элекке елларда бу фестиваль «Алтын мөнбәр» дигән матур исем белән аталып йөртелгән булса, хәзер ул, данлыклы...

Икенчедән, алдагы елларда үткән фестивальләрдә без Татарстанда эшләнгән фильмнар белән артык мактана алмый идек. Ә быел унике режиссерыбыз үз фильмнарын тәкъдим иткән. Дөрес, аларның дүртесе генә узган. Татарстанның үз киносы юк, дип безне кимсетүчеләргә бу безнең җавабыбыз. Шөкер, соңгы елларда татар киносы үзенең уңышлы эшләвен күрсәтә башлады. Татарстан исемен зурлаган режиссерлардан Фәрит Дәүләтшин, Илдар Ягъфәров, Әнвәр Габдрахманов, Зөфәр Хәйруллин һәм башка кино осталарын мактыйсы, рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Безнең республикада да кино сәнгатен үстерүче осталар шактый икән, дип шатланасың да, горурланасың да. Шунысы бигрәк тә куанычлы: безнең режиссерлар, хөкүмәттән финанс ярдәме өмет итмичә дә, үз акчаларын файдаланып, зур тырышлыклар куеп, күп каршылыкларны җиңеп, нинди тирән мәгънәле матур фильмнар иҗат иткәннәр бит! Киләчәктә дә бу кино осталарына уңышлар телибез.
Фестиваль программасына кергән фильмнарның барысы да безгә ошады. Алай да берничәсенә аерым тукталып үтик әле. Сценарий авторы Рабит Батулла, режиссеры Фәрит Дәүләтшин булган «Күк капусы ачылганда» исемле фильм даһи шагыйребез Габдулла Тукайның авыр тормышы, эчкерсез мәхәббәте һәм бөтен дөньяга танылган бөек иҗаты турында. Бик күркәм, дулкынландыргыч, күз яшьләреңне агызырлык фильм. Камал һәм Яшь тамашачылар театры артистлары үз рольләрен бик оста башкардылар. Тамашачылар үз рәхмәтләрен аягүрә басып алкышлап аңлаттылар. Р.Батулла, Ф.Дәүләтшин, фильмда катнашкан артистлар, үз иҗатларын зурлаганнары өчен, экран алдына чыгып, тамашачыларга рәхмәт белдерделәр.
Юрий Гвоздь исә «Поэт на все времена» («Барлык заманнар шагыйре») фильмында ялкынлы шагыйребез Һади Такташның тормышын һәм иҗатын аеруча матур тасвирлаган, яңадан-яңа мәгълүматлар белән баеткан. Без яраткан шагыйребезне бүген дә исән дип күз алдына китерәбез, әйтерсең ул безнең арада яши, иҗат итә. Ә аны үтерергә теләп аткан дошман пулясының тәрәзәне тишеп чыккан урынын да күрсәткәч, ирексездән күзгә яшьләр килде. Тамашачылар фильмны алкышлар белән карадылар. Юрий Гвоздь үзенең әнисе татар, әтисе украин булуын, татар халкына яратып хезмәт итүен дә сөйләде.
Режиссер Илдар Ягъфәров фестивальдә махсус бүләккә ия булган «Югалту» фильмы белән үз иҗатының һәм татар киносының үсә башлавын раслады. Үзләрен үстергән әтиләрен югалту гына түгел, ә бөтенләй татарлыкны югалтучы Шамил һәм Марсель турында ул. Шәһәргә китеп, алар озак еллар әти-әниләренең хәлен белергә кайтмыйлар, туган телне, гореф-гадәтләрне, нәсел җепләрен оныталар. Авылда яшәүче Әнвәр энеләрен тәнкыйтьли. Ә әти кеше кайта һәм улларына акыллы киңәшләрен бирә. Барлык артистлар да үз рольләрен бик оста башкардылар. Ә өч егетнең әтисе булып уйнаган Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев белән без бу фильмны янәшә утырып, аеруча зур ләззәт белән карадык, аны төшерү нечкәлекләре турында сөйләштек. Фильм беткәч, режиссер Илдар Ягъфәров, Равил Шәрәфиев һәм фильмда катнашучы башка артистлар белән әңгәмә корып, чәй эчтек. Югарыда санап киткән һәм Татарстанда төшерелгән башка фильмнарыбыз белән без бу фестивальдә бер башка югары күтәрелдек һәм татар халкының да кинофильмнар төшерергә осталыгы җитүен күрсәттек.
Җиде көн эчендә караган фильмнар арасында истә калырлыклары, чын мөселман кешесенең әхлагы нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап бирүче фильмнар да шактый иде. Һиндстан режиссеры Сәлим Әхмәтнең «Абу адәм баласы» исемле фильмы да тамашачылар күңелендә матур хисләр уятты. Абу һәм аның хатыны Аксу үз көчләре белән тапкан хәләл акчага ярлы гына яшиләр. Ә гади тормышта яшәсәләр дә, Хаҗга бару өчен инде менә ун елдан артык акча җыялар, өйдәге әйберләрен дә, хәтта үстергән агачларын да саталар, ә хәләл акча җитми әле. Шулай булса да, Абу чит кешеләрдән ярдәм алмый да, сорамый да. Балаларыннан яки иң якын кан кардәшләреннән генә фәкать хәләл акча булса гына алачагын ул күңеленә сеңдереп куйган. Чын мөселман кешесе хәрам акчага кызыкмаска, үзе тир түгеп эшләп алган хәләл акчага гына яшәргә тиеш. Фильмның төп тәрбияви максаты шуңа кайтып кала.
Бу фестиваль республикабызның кино сәнгате дөньясындагы үсешен күрсәтә, үз халкыбыз һәм башка ил халыклары өчен матур үрнәк булып тора. Киләсе елларда үткәреләчәк халыкара Казан мөселман киносы фестивальләрендә дә бердәм катнашып, зур уңышларга ирешсәк иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: