Шәһри Казан

«ШАЙТАН КАЛАСЫ»МЫ, әллә «АК МӘЧЕТ»МЕ?

Казан егылганнан соң, Россия тарихында Кама елгасы ярында «Шайтан каласы» исеме белән калачык пәйда була. Үзенең серле хәрабәләре белән бу кала Россиядәге археология фәнендә исемле галимнәрне дә кызыксындыра башлый. Калачык бүгенге Алабуга шәһәренең көньяк-көнбатышында, Тойма елгасының Камага кушылган тамагында утыра. Шәһәрчекнең иң биек җирендә, тирә-якның маягын хәтерләтеп, күккә омтылган манара...

Реклама

Казан егылганнан соң, Россия тарихында Кама елгасы ярында «Шайтан каласы» исеме белән калачык пәйда була. Үзенең серле хәрабәләре белән бу кала Россиядәге археология фәнендә исемле галимнәрне дә кызыксындыра башлый. Калачык бүгенге Алабуга шәһәренең көньяк-көнбатышында, Тойма елгасының Камага кушылган тамагында утыра. Шәһәрчекнең иң биек җирендә, тирә-якның маягын хәтерләтеп, күккә омтылган манара тора. Манараның биеклеге 52-60 метрлар чамасы. Манара борынгы бабаларыбыз өчен гыйбадәтханә ролен үтәгән булса кирәк. Шул ук вакытта бу кала-шәһәрчекнең кирмән буларак та файдаланылган булуы бәхәс тудырмый, чөнки кальга-кирмән, дошман керә алмастай итеп, бар яклап та ныгытылган була. Моның өстенә, тирә-ягы өч рәт үр белән дә уратып алынган. Крепость-шәһәрчекнең мәйданы өч гектар җирне тәшкил итә. Әмма борынгы бабаларыбызның тарихи мирасы буларак, калачык-шәһәр бик начар сакланган. Җитмәсә, совет чорында бу төбәктә карьер ачалар, болай да хәрабәгә әверелеп барган шәһәрчекнең культура катламын кайтарып алмастай җимертәләр. Ләкин бу серле кала һәм аның манарасы бик күпләрне кызыксындырган; археологик казынулар да моны раслый. Шәһәрчек төбәгендәге манара бирегә Алтай, Идел елгасының түбән тарафларыннан күчеп килгән төрки-һун бабаларыбыз нигезләгән Тәңре гыйбадәтханәсен хәтерләтә. Бу фикерне үз хезмәтендә археолог А.П. Смирнов та билгеләп үтә. Бу манарага ике-өч мең еллар булырга тиеш, дип яза ул. Әнә шул тарихи мирасның елга яры ишелеп төшеп китү куркынычы бар. Борынгы бабаларыбызның йөзек кашыдай мирасын ничек кенә булса да киләчәк буыннарга да саклап каласы иде. Чөнки бу манара болгар-татар һәм борынгы заманнардан ук биредә көн күргән татар, удмурт һәм мари халыкларының истәлеге генә түгел, Казан егылганнан соң монда күчеп утырган русларның һәйкәл-мирасы да. Чөнки нинди генә милләттән булмасын - җирле халыклар бүгенге көнгә кадәр изге манара янына килеп, бабаларыбыз рухына дога кылалар, намаз укыйлар, күңелләрен сафландырып китәләр.
Гасырлар узуга карамастан, нинди серле манара утыра соң әле Алабуга каласы төбәгендә?! Ни өчен биредә яшәгән һәр милләт кешесе, калачык һәм анда утырган манара янына килеп, борынгылар рухына гыйбадәт кыла?..
Иң әүвәл Идел буе Болгары чорыннан калган атаклы шәһәрчекнең Россия язма тарихына игътибар итик әле. Авторы билгеле булмаган «Казан тарихы» әсәрендә бу кала «Шайтан каласы» дип искә алына. Һәм билгесез автор хәтта анда «... җен-пәриләр, шайтаннар яши торган калачык булган» дип расларга тырыша. Бу хәлгә дә бераз гына ачыклык кертик әле. Бу чорда Россия миссионерлары мөселман диндәшләрен «мәҗүсиләр» дип атауга кадәр барып җитәләр. Рус риваятьләренә һәм легенда-әкиятләренә дә бу кала «Шайтан каласы» булып кереп киткән. Урыс миссионерлары безнең мөселман бабаларыбызны мәҗүсиләр дип нәсарә диненә тугры калган халыкларны гына түгел, биредәге җирле халыкларны да ышандырырга тырышканнар. Бит бу төбәктә нигездә болгар-татарлар гына түгел, гасырлар буена удмурт, мари, хәтта бу дәверләрдә Европага таба кузгалган һун-маҗар халыклары да көн күргән. Көчләп чукындырылган халыкларны ышандыру өчен дә кирәк булган бу әкият-легендалар Россия монахларына. Чөнки бүгенге көнгә кадәр бирегә бабаларының рухларына дога кылырга, болгар-татарлар белән бергә, әүвәл башта нәсарә диненә йөз тоткан мари, удмурт һәм рус халыклары да киләләр. Искитмәле хәл: җирле халыклар белән бергә русларга кадәр, бушап калган калачыкта җен-шайтаннар яши, дип уйлыйлар. Гәрчә рус миссионерлары тарафыннан чукындырылып, христиан динендә йөрсәләр дә, калага килеп, җен-шайтаннан җыелган гөнаһларын җуярга үтенеп, корбан чалалар, гыйбадәт кылалар.
Тарихта мондый легенда да сакланып калган. Көннәрдән бер көнне Казан ханбикәсе үзенең сәетен чакырып ала һәм «Шайтан каласы»на барып, шайтаннан шуны белергә куша: «Мәскәүләр безгә яу килергә җыена, бу канлы орыш кем исәбенә бетәчәк?..» Сәет манара кырында атнадан артык җавап көтә. Бары тик унынчы көндә генә сәет манарадан мондый тавыш ишетә: «Тәмам аптыраттыгыз инде, моннан соң минем ярдәмемә өмет итмәгез. Китәм мин моннан, минем урынга Христос киләчәк. Патшалыкны аңа тапшырам». Шул сүзләрдән соң, «мәчет» эченнән куе төтен бөркелеп күтәрелә. Төтен белән бергә һавага канатлы елан очып чыга һәм, көнбатыш тарафына таба очып китеп, күздән яза...
Бу әкият-легенданы, бәхәссез, җирле халыкны чукындыра алмый тәмам гарык булган Мәскәү миссионер-монахлары уйлап тапканнар. Казан ханлыгы егылгач, миссионерларның көчләп чукындыруыннан иза чиккән халык баш күтәрә, беришләре әле дә булса татар кардәшләре кулында булган Себер тарафларына кача. Ахыр килеп, чарасыз калган җирле халык тарафыннан христиан миссионерларын үтерү дә, массакүләм булмаса да, яман төс ала. Әнә шул хәлләрдән соң христиан миссионерлары халык рухына кереп сеңгән изге манара турында кеше ышанмастай әкият-легендалар уйлап табарга мәҗбүр булалар. Ханбикәнең «Шайтан каласы»на сәетен җибәрүен дә шул чорда миссионерлар тарафыннан уйлап табылган әкияти бәяннең берсе дип бәһаләргә кирәк.
Риваять-әкиятләре генә түгел, Россиянең ихласлыкка йөз тоткан тарихы да хакыйкатьтән шактый ерак торганын мәктәптә укыган һәммә кеше белә булса кирәк. Ләкин бит Россия галимнәре арасында археология фәненә тугры калган шәхесләр дә булган. Шуларның берише Татарстан җирендәге «Шайтан каласы» хәрабәләре белән дә кызыксынган, чөнки төрле имеш-мимешләргә, риваять-әкиятләргә ышанмаганнар. Шул сәбәпле, биредә шактый исемле археологлар булып киткән. Алар казу эшләре алып барганнар һәм кала вә манара турында үз фикерләрен әйтеп кенә калмаганнар, аларны хезмәтләрендә дә расларга тырышканнар.
Беренчеләрдән булып, «Шайтан каласы»н һәм кала тирә-ягындагы хәрабәләрне 1769 елда Россиянең исемле археологы Н.П.Рычков тикшерә. Күрәсең, миссионерлар тудырган «Шайтан каласы» турындагы әкият-легендалар аңа да барып ирешкәндер. Ә ул исемле галим төрле юк-бар әкиятләргә ышанмый, манараның чын тарихын беләсе килә. Рычков килгәндә әле корылманың өч манарасы да исән була. Галим-археолог манараны тәфсилләп тикшерә, җитди рәвештә казу эшләре алып бара. Җирле халыклардан калачык турындагы хикәятләрне тыңлый һәм «Бу хәрабәләр татарларның болгар бабалары чорыннан ук калган «Тәңре» динендәге руханилар бинасы калдыклары булырга тиеш» дигән нәтиҗәгә килә. Менә сиңа мә, юкәдә икән чикләвек, туганкайлар. «Шайтан каласы» бер дә шайтаннар яшәгән кала түгел, болгар-татар бабаларыбызның изге Тәңрегә табынган руханилар йорты (бүгенге тел белән әйткәндә - мәчете) булган икән ич!
1825 елда һәм хәтта бераз соңрак шәһәрлектә Казан университеты профессоры Ф.И. Эрдман һәм Н.Н.Кафтанников булып китәләр. Бу вакытта инде ныгытмалар эчендәге таш корылмалардан «изгеләр» йортының бер генә манарасы калган, ә икесе тәмам җимерек хәлдә була. Эрдман шәһәрлекнең планын төзи, әмма манара турында шовинистларга хас булган мәкалә язу белән генә чикләнә...
Ахыр даны еракларга таралган рәссам Иван Шишкин, җирле тарихчы К.И. Невоструев үтенече буенча, шәһәрлекнең планын һәм анда булган хәрабә корылмаларны рәсемгә төшерә. Бу манара атаклы рәссамның атасын да күптән кызыксындырган булган икән. Атасының рухын рәнҗетмәс өчен булса кирәк, атаклы рәссам 1871 елда борынгы таш бинаның ике катлы манарасын төзекләндерә, тәгаен яңарттыра, хәтта элекке хәленә кайтарта. Шуның өчен бу манара чын мәгънәсендә борынгы бабаларыбызның кадими заманнардан калган таш «китабы», бердәнбер «һәйкәле!» дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Шул ук вакытта «бу манара борынгы бабаларыбыз һун-болгар дөньясының үзенчәлекле һәм һәр милләт вәкилен җәлеп итәрлек тарихи мирасы да дип язарга хакыбыз бар» дип әйтергә дә кыям.
Рәссам Иван Шишкин 1871 елда Алабуга тарихына багышланган зур булмаган китап та бастырып чыгара. Иллә манара хакында җитди сүз әйтергә кыймый, ахыр тәүге галимнәрнең язмаларын кабатларга мәҗбүр була. Манарага карата ул мондый фикер әйтә: «Бу шәһәрчекне Бряхимов каласы дип атыйлар»... «...хәзерге Алабуга төбәгендә борынгы скифлар шәһәре Гелон булган, болгарлар чорында Ибраһим» (Бряхимов шәһәрен «Шайтан каласы» белән тәңгәлләштерә. - М.Х.). Әйе, ачыкламый, ары таба кистереп бер сүз әйтергә дә кыймый...
Китап авторы биредә соңрак казу эшләре һәм тикшерүләр алып барган профессорлар С.М.Шпилевский һәм В.Ф. Смолин тарафыннан каты тәнкыйтьләнә, «булган хәл түгел» дип инкарь ителә. Димәк, Россия әле бу чорда да ялган тарих язуын дәвам итә. Әмма Алабуга төбәге тарихын язган Россиянең бөек рәссамы И.В.Шишкин үз фикереннән кире кайтмый - галимнәрнең тәнкыйтен кабул итмичә, дөньядан китә...
1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң Алабуга каласы хәрабәләре белән кызыксынучылар булмый диярлек. Ә инде элегрәк, 1888 елда биредә күренекле рус археологы А.А. Спицын да, «Шайтан каласы»на килеп, казу эшләре башкарган һәм кызыклы тикшеренүләр үткәргән икән. Ул бер генә манарасы сакланып калган таш корылма хәрабәләрен, ягъни «Шайтан каласы»н нигезенә кадәр казып төшә. Борынгы бинаның нигезе квадрат формасында булып, почмакларында түгәрәк манаралар утыртып куелган була. А.А. Спицын раславынча: «... әлеге бина XIII гасырдан элегрәк төзелгән һәм ул йә кәрвансарайның бер өлеше, йә берәр атаклы мөселман изгесенең төрбәсе булган». Хәтта ул, XIV йөз ахырында шушы төрбәне карарга мәшһүр Аксак Тимер килмәдеме икән, дип тә фаразлый. Бу язмалары белән ул атаклы археолог, Мәскәү университеты профессоры Алексей Петрович Смирновның игътибарын җәлеп итә. Профессор 1951 елда дөнья күргән «Идел болгарлары» исемле фундаменталь хезмәтендә: «Шайтан каласы» әле болгарларга кадәр үк барлыкка килгән һәм бик озак гомер яшәгән», - дип яза. Икенче бер хезмәтендә исә А.П. Смирнов: «Әлеге кала, борынгы ыруглык җәмгыяте чорында ук, моннан якынча 2600-2700 еллар элек хәрби ныгытма, ягъни ныгытма-крепость буларак төзелгән», - дигән фикер әйтә. Һәм: «Шайтан каласы» Болгар иленең төньяк чигендәге иң мөһим терәк пункты була. Болгарлар Алабуга каласыннан күрше удмурт кабиләләренә яу чабып торганнар, аларны феодаль бәйлелеккә тотканнар, салым түләткәннәр», - дип тә өсти хәтта. Атаклы профессор икенче бер хезмәтендә, каләмдәшләренең фаразлауларына кушылып: «Тик мин килгәндә, корылманың бер генә манарасы сакланып калган иде», - дип яза.
Күренекле археолог чынлап та халык телендә әле дә булса «Шайтан каласы» атын йөрткән манараны төп нигезенә кадәр казый һәм борынгы манараның квадрат формасында булуын ачыклый. Бу янә бер нәрсәне аңлата: каланы болгар кавемнәре яңартканнар гына, әйе, нәкъ менә яңартканнар, болгар бабаларыбыз биналар төзелешендәге борынгы һун бабаларының ысулын дәвам иткәннәр. Төп манараның почмакларына өстәмә кечерәк манаралар утыртылган була. Спицын раславынча, шулай ук әлеге корылманың бер өлеше кәрвансарай вазифасын үтәгән, ә икенче өлешенә ниндидер билгеле булмаган изге зат күмелгән булырга тиеш. Хәтта Спицын, болгарлар тарихында легендалар килеп чыгуга хакыйкатьтән ерак «Аксак Тимер турында язган тарихчы Хисаметдин Мөслими сәбәпче булмадымы икән», дигән фикер дә әйтә.
Узган гасыр урталарында Алабуга каласының серле шәһәрчегенә Мәскәү кадәр Мәскәүдән күренекле совет археологы профессор А.П. Смирнов килеп төшә. Һәйбәтләп урнашкач, казу эшләре башлап җибәрә һәм археологик табылдыкларга таянып, саллы гына хезмәт яза. Саллы хезмәтендә ул: «Кала моннан 2600-2700 еллар элек үк хәрби ныгытма, ягъни кирмән-кала буларак төзелгән була», - дигән нәтиҗәгә килә. Ләкин икенче бер хезмәтендә әлеге сүзләрен үзе үк инкарь итеп: «Бу төбәккә Х-ХI гасырларда болгарлар килеп утыралар һәм таштан яңа корылма - Цитадель салып куялар», - дип язудан артык китә алмый. Моның белән генә чикләнми, шовинистларга хас сүзләр дә яза. Имеш, болгар гаскәриләре, шуннан торып, удмурт кавемнәренә яу йөргәннәр. Әйе, баскынчы руслар күрше-күлән халыкларын шулай буйсындыргач, нигә, әйтик, болгарлар да үз күршеләренә яу йөрмәскә тиеш икән, дигән фаразлауга кадәр барып җитә саллы хезмәт язган совет галиме, гәрчә моңа бернинди сөземтә-дәлил китермәсә дә. Моның өстенә ул шушы ук хезмәтендә, шовинист каләмдәшләренең фаразлауларына кушылып, җәя эчендә булса да (болгар теле борынгы чуаш теле булырга тиеш), дигән нәтиҗәгә килә. Әнә шул сүзләргә ябышып, Чуашстан галимнәре том-том китаплар яздылар. Ә бит нигездә болгар-чуаш халыклары бер илнең варислары булалар, бу ике халыкка, үзара аралашу өчен, гомумән, тылмач кирәкмәгән һәм бүген дә кирәкми диярлек.
Ләкин биредә янә бер ләкин бар - баһадир Атилла явы. Бит биредә Атилла шактый гомер яши. Туа, үсмер елларын шушы төбәкләрдә уздыра, удмурт халкының Илбашы кызына өйләнә. Әнә шул мәлләрдән ыруглашу башлана ошбу ике халык арасында. Ә инде IV гасыр азакларында угро-фин халыклары белән тәгаен берләшкәч, баһадир Атилла көнбатышка таба яу кузгала. Күркәм исеме белән тарихка кереп киткән хатын аңа угланнар да таба (бу дәвердә кызларны санамаганнар). Безгә тарихтан шунысы билгеле, Европада Атилла Рим папасы Лев I белән үзара тыныч-тату яшәргә солых төзи... Атилла үлгәч, аның уллары үзара тәхет бүлешә башлыйлар. Орыш-сугыш кан коюларга кадәр барып җитә. Атилланың удмурт хатыныннан туган уллары түгел, оныклары булса кирәк, бүген Будапешт дип аталган калаларын ташлап, үз илләренә таба кузгалалар. Һәм кайталар алар нәкъ Шайтан каласы төбәгенә - Тәңре руханилары күтәргән бүгенге «Шайтан каласы»на. Күркәм хатын туган илендә үтә дәрәҗәгә ия ханбикәгә әверелә. Бит бу ике халык, үзара аралашудан, тел вә лөгатьләрен бер итеп яши башлыйлар. Әмма гореф-гадәт тәүгечә кала. Күркәм байбикә биредә дә тәгаен ыру вә бабаларының гореф-гадәтләрен тота. Нәкъ менә удмуртларча киенә, гәрчә аларны бу төбәктә «болганган» халык - болгарлар, ягъни «кушылган халык» дип атасалар да. Ә «Шайтан каласы» тагы да ераграк тарафларга карый - безнең скиф бабаларыбызга кадәр. Мөхтәрәм рәссам Иван Шишкин тикмәгә генә: «...әлеге Алабуга җирлегендә скифлар шәһәре Гелон булган», - дип язмаган икән шул. Чөнки рәссам ошбу төбәктәге җирле халыклардан сораша-сораша, ниһаять, нәкъ менә шундый нәтиҗәгә килеп, китап язган. Сүзсез, патша цензурасы китапны энә күзеннән уздырган, олуг рәссамның биредәге бүген яшәгән җирле халыкларга кайтарып калдыруны, гомумән, кабул итмәгәннәр һәм итә дә алмаганнар. Без татарларга бер чара - «Шайтан каласы»ның хак тарихын ачу вә язу каладыр. Һәм мин ышанам: тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин кебек талантлы егетләр булганда, без моңа ирешербез. Чөнки тарихның борынгылыгын иң әүвәл археологлар раслыйлар...
1981 елда Алабуга каласында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты археологы М.М. Кавиев уңышлы гына казу эшләре алып бара. Казылмалардан чыккан табылдыкларга нигезләнеп, ул: «Калада болгарлар даими яшәмәгәннәр, сугыш куркынычы туган мәлләрдә генә бирегә кереп бикләнеп, ил-җирләрен саклаганнар», - дигән фикер уздыра. Аныңча, болгарлар куркак халык булган, сугыш куркынычы туганда, алар шушы кирмән-кальгага кереп бикләнгәннәр дә дошманның киткәнен көтеп ятканнар икән. Шаклар катмалы!..
Ниһаять, фаразлабрак булса да әйтергә кыям: борынгы бабаларыбызның төрки ханифләре нигезләгән калага татар галиме, археолог Альфред Халиков юнәлә. (Ханиф дип борынгы гун бабаларыбыз үзләренең рухи атакайларын атаганнар. Гарәпләр бу сүзне, халиф, дип, үз тарихларына кертеп җибәрәләр. Бик ихтимал, Спицын әйтеп үткән билгеле булмаган изге зат та ханифләрнең берсе булгандыр.) Ул рәссам Иван Шишкин манарасы тирәсен казытып, борынгы таш бинаны яңадан ачтыра. Галим үз хезмәтендә, манараның нигезенә тулы канлы аңлатма биреп, болай ди: «Манараның нигезе яхшы сакланган иде: һәр як стенаның озынлыгы 21 метр, почмакларында диаметры алтышар метр булган түгәрәк манаралар утырган. Бүгенге көнгә кадәр сакланган манараның диаметры 10 метр чамасы. Бәхәссез, бу манара башкаларыннан биегрәк, калкурак булгандыр. Бинаның тагын бер кызыклы һәм безнең өчен сер тубалы булып кала биргән корылмасы бар: өч якның диварында ярымтүгәрәк манарада, көньяк-көнбатыш стенасы уртасында өчпочмаклы өч манара утыра. Манараларның арасы 3-4 метрдан артмый. Ни өчен күтәрелгән бу манаралар?.. Без, бераз чамаласак та, бу хакта тәгаен генә әйтә алмадык. Ләкин фаразлабрак әйтә алабыз - бу төбәктәге халыкларны берләштерү символы булган, ягъни бер Аллага табыну чарасы билгесе... Соңрак безнең игътибарны тагын бер нәрсә җәлеп итте: бина өчпочмаклы ягы белән кыйблага караган иде»... Нәкъ шуңа нигезләнеп, Альфред Халиков, бу бинаны заманчалап, «Ак мәчет» дип атый. «Бер үк вакытта, бәхәссез, бу бина кирмән-кальга ролен дә үтәгән», - дип өсти хәтта. Галим тарафыннан төзелү вакыты ХII гасырның икенче яртысы дип фаразлана. Әмма «Шайтан каласы» корылмаларының тагын да борынгырак булуы бездә һич тә шик калдырмый. Моны Россиянең исемле археологлары гына түгел, үзебезнең мәртәбәле археологларыбыз да раслыйлар. Гәрчә «Шайтан каласы» биредә яшәгән бүгенге халыклар өчен дә әле булса «сер» тубалы булып кала бирсә дә...
Калатауда өстәмә рәвештә Алабуга дәүләт педагогия университеты доценты А.З.Нигамаев та казу эшләре үткәрә. Кала ныгытмаларыннан читтәрәк көньяк-көнчыгыш тарафындагы катламның җимерелгән участокларын чистартканда, Нигамаев хатын-кыз каберенә юлыга. Кызганыч ки, кабер таланган була инде, әмма кабер иясе байбикә булган булса кирәк, караклар күзеннән җуелып калган әйберләр дә моны раслый. Караклар тапмаган әйберләр арасында көмештән эшләнгән чигә алкасы, бакырдан ясалган бизәкле чылбыр, тимер сөңге очы табыла. Аннары каберлектә яткан шәхеснең, хатын-кыз булуы белән бергә, Урал-Кама якларыннан күчеп килгән угор телле маҗарлар киемендә булуы бәхәс тудырмый. Сүз уңаеннан янә шуны өстәргә була: шәһәрлектә генә түгел, Алабугада һәм аның тирәсендә табылган әйберләрнең күбесе маҗарларга карый. Димәк, болгар-татарларга бик якын булган, бүген «венгрлар» дип аталган маҗарлар да яшәгәннәр икән ич биредә.
Яшәү, көн күрү өчен бар яктан да уңайлы булган, җитмәсә, табигать тарафыннан яхшы ук ныгытылган Алабуга төбәге, һичшиксез, һәр археологны үзенә тартып торган. Кайда яшәгән Алабуга халкы? Кальга-кирмәндә качып-посып ятмаган да ятмаган - моңа җавап табылды: хәзерге кала халкы шәһәрнең иске төбәгендә көн күргән. Казан егылгач, руслар үз тарихларына «Шайтан каласы» дип язган шәһәр, һичшиксез, безнең борынгы скиф һәм һун-болгар бабаларыбызның төпле мирасыдыр.
Гасырлар артыннан гасырлар узган, һәр дәвер биредә көн күргән халыкка үзгәреш китергән. Ә серле бина-кала корылмалары, хәрабә хәлендә булса да, халык өчен әле булса исән, әле булса биредә яшәгән халыкларның - татарны, удмуртны, марины, русны үзенә тартып тора, чөнки борынгылык һәр халык өчен дә мирас ул, ягъни мәңгелек хатирә. Моннан шундый нәтиҗәгә килергә була, канкардәшләребез үз куллары белән салган кирмән-кала хәрабәләрендә ерак бабаларыбызның рухы әле булса яши һәм археологларга исә әле булса «сер» булып кала бирә. Татар халкының күренекле археологы Альфред Халиков «Ак мәчет» дип атаган бу гыйбадәтханәнең борынгы бабаларыбыз Тәңре диненә табынганда ук изге руханилар бинасы булуы миндә дә шик тудырмый. Әйе, аны бүген Россия тарихына «Шайтан каласы» булып кереп калган борынгы бабаларыбызның күпсанлы һәйкәлләренең берседер дип кабул итәргә кирәк. Тарихи әсәрләр язучы буларак, мин үземнең «Шайтан каласы» дигән романымны да шушы һәйкәлгә һәм биредә көн күргән күпсанлы төрле телдә сөйләшкән бердәм халыклар истәлегенә багышлап яздым.
Бөек Россия рәссамы хак булган. Килер бер көн, тарихи хакыйкатьне укучым фаразлап кына калмас, тәгаен ачыклар да. Минем романым - «Шайтан каласы» исә хөрмәткә ия галим-археологларның фаразлау мәгълүматларына таянып язылса да. Ләкин хак тәгаләгә йөз тотканда, Алабуга шәһәре төбәгендәге «Шайтан каласы», бәхәссез, безнең биредә яшәгән кан кардәш халыкларның тәгаен ачыкланып җитмәгән бәһасез могҗизаи һәйкәле булып кала бирә. Кадерле һәйкәлләрне кадерсезләмәсәк иде, Ил дилбегәсенә тотынган яшь буын тарафдарлары!.. Һәйкәлнең асыл киләчәген сезнең кулга тапшырабыз, яшь буыннар!.. Алабуга шәһәре - биредә яшәгән төрле телдә сөйләшкән халыклар нигезләгән кала һәм, йөзләрчә еллар үтсә дә, биредәге яшәгән халык теленә «Шайтан каласы» аты белән тарихка кереп киткән кала әле булса бар, исән-имин. Һәм «Шайтан каласы»на яңа төпле мәгълүматлар бирергә һәм, фәнни яктан хак тәгаләгә йөз тоткан бәхәссез раслауга яңа археологларны көтә.
Бу мәкаләгә җирлек рәвешендә минем «Шайтан каласы» тарихи романыма «Кереш сүз» язган тарих фәннәре докторы, профессор, археолог Фаяз Хуҗин хезмәтләренә таяндым һәм һәйкәлне казуларда катнашкан археологлар аша, ошбу язмамны, укучым, сиңа тапшырам. Бәлкем, менә нәкъ син «Шайтан каласы»ның асыл вә хак тарихын тагын да ныклырак дәлилләр китерә-китерә исбатларсың...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: