Шәһри Казан

Шайтаныма олак, «шайтан суы»

Узган елның гыйнвар аенда Россиянең Премьер-министры Владимир Путин, алкогольгә каршы көрәш программасын раслаган иде. Аның нигезендә 2020 елга илдә исерткеч эчемлекләрне куллану 55 процентка кимергә, ә яшерен җитештерү тулысынча юкка чыгарга тиеш. Бу максатларга ирешү өчен, хөкүмәт «шайтан суы»на бәйле өлкәгә чикләүләр кертү, хокук бозу очракларына карата җинаять җаваплылыгы билгеләү,...

Бәяләр арта, теләк кимеми
Бу исәпләр кайчан чынга ашырылып бетәр - билгесез, әмма күздә тотылган чараларның ахыргысы буенча җәмгыятьнең соңгы арада шактый шаулашканын күзәтергә була. Колакка кергән хәбәрләр хак булса, якын арада исерткеч эчемлекләргә минималь бәя бермә-бер артачак. Белгечләр фикеренчә, башка «бәрә» торган эчемлекләр тиздән «салып алырга» яраткан адәмнәрнең кесәләренә дә бәрә башлаячак. Димәк, озакламый исереп юл кырыенда аунап ятучыларның, «өч борынга фикерләргә» яратучыларның саны азмы-күпме кимиячәк, дигән шатлыклы уй килә башка. Тик куанырга иртәрәк икән шул әле: шул ук белгечләрнең икенче фаразлары буенча, кибет киштәләрендәге градуслы эчемлекләрнең бәяләре кыйммәтләнүгә, тегендә дә, монда да идән асты җитештерү «цехлары» эшли башлаячак. Рус халкының эчәргә ярата торган милләт икәне беркемгә дә сер түгел. Шул факттан чыгып, белгечләрнең сүзләре рас килү ихтималы булуы яхшы аңлашыла. Һәм шактый шомландыра да, чөнки идән асты җитештерүенең сыйфаты да үзе төсле генә булачак бит, ә «шайтан суы»на хирысларны бу аз гына да борчымаячак.
Әмма белгечләрнең бу фаразлары чынга ашмас дигән азмы-күпме ышаныч та бар. Күңелгә аракы эчүчеләрнең саны кимер дигән өметне статистик мәгълүматлар өсти. Алар 2004 елдан алып, «сыек агу»ны куллануның җан башына 26 процентка - 15 литрдан алып 11,1 литрга кадәр кимегәнлеге турында сөйли. Бу күрсәткеч 2015 елга 8 литрга кадәр кимиячәк дигән прогноз бирә икенче бер тикшеренү нәтиҗәсе. Димәк, әле соңгы тиеннәрен алкогольгә «агызып», урамда теләнеп йөрүчеләр, җәмәгать транспортын үзләреннән килгән «хуш ис» белән аңкытучылар; аракыдан баш «түбәләре китеп», тынычлыкны, хокукларны бозучылар, җинаятькә баручылар; шул эш белән мавыгып, үзләренең һәм якыннарының тормышларын җимерүчеләрнең саны азаер дигән өметне дә тамырдан кырт кисәргә ярамый. «Аллага тапшырдык», - дип һәм чын күңелдән ышанып, шул якты көннәрнең якынлашуын гына көтәргә кала.

Аракысыз табын гамьсезме?
Оптимистлар булыйк - әлбәттә, «шайтан суы»ның кулланылыштан бөтенләй юкка чыгачагы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Бусы безнең хыяллардагы гына нәрсә. Ә менә ул кулланылышны азайту өстендә тырышып карарга була.
Исерткеч эчемлекләрнең зарары, аның кеше организмына, үз-үзен тотышына йогынтысы турында язып тормыйм - бу болай да һәркемгә билгеле. Бер генә мисал китерәм. Бәйрәм-мәҗлесләр, өстәл арты җыеннары аракысыз уздырылмый дип аңлау безнең баш миләренә генә түгел, канга да сеңгән бугай инде. Хәзер хәтта ашлардан соң да, әбиләр өйләренә таралышкач, яңа гына догалар укылып утырган сыйлы өстәлләр артына җыелышып, очрашу хөрмәтенә «тамак чылату»ларга да аптырамаска әйләндек. Шуңа күрә, күп кеше мәҗлес вакытында аракыны «түр кунагы», өстәл яме дип санарга ияләшкән. Менә шулай фикер йөртүне баш миеннән бәреп чыгарырга кирәк тә. Югыйсә исерткеч эчемлекләр булды ни, булмады ни - шул ук бәйрәм бит инде ул, шул ук җырлар, шул ук биюләр, шул ук уен-көлке, күңел ачулар. Уңай яклары да кесәгә дә, күзгә дә сизелерлек.
Бу атнада газетабыз хезмәткәрләре дә редакциядә аш үткәреп алды. Сөйләшеп утырулар, мәзәк хәлләр сөйләүләр, шигырьләр укулар белән бергә үрелеп барган бу мәҗлес күңелдә җылы тәэсирләр генә калдырды.
Аллага шөкер, хәзер исерткеч эчемлекләрсез уздырылучы туйлар, туган көннәр, бәйрәмнәр турында ишетергә туры килгәли. Бу «аракысыз - табын гамьсез» дигән ышануларны чәлпәрәмә китерә. Әлеге эш-гамәл тизрәк модага да кереп китсен иде инде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: