Шәһри Казан

Шөгер – тормышымның чишмә башы

Үткән гомер - аккан су, диләр. Чыннан да шулай икән. Ә бит дөньяга килүемнән соң җитмеш елдан артык вакыт үткән. Ниләр генә сыймаган шушы елларга! Нинди генә вакыйгалар тупланмаган аларга! Миңа аларның барысын да күзалларга, илдәге һәм Татарстаныбыздагы тарихи вакыйгаларда катнашырга, заманыбызның күренекле шәхесләре белән эш итәргә насыйп булды. Ләкин...

Реклама

Үткән гомер - аккан су, диләр. Чыннан да шулай икән. Ә бит дөньяга килүемнән соң җитмеш елдан артык вакыт үткән. Ниләр генә сыймаган шушы елларга! Нинди генә вакыйгалар тупланмаган аларга! Миңа аларның барысын да күзалларга, илдәге һәм Татарстаныбыздагы тарихи вакыйгаларда катнашырга, заманыбызның күренекле шәхесләре белән эш итәргә насыйп булды. Ләкин кайда гына булсам да, ниләр генә кылсам да, һәрвакыт күз алдыма туган җирем килеп баса. Чөнки бу минем тормышымның чишмә башы.
Ул - данлыклы Шөгер. Безнең өчен аннан да якын җир юк. Яратмаслык та түгел шул аны. Аның искиткеч табигате, һичкайда булмаган гүзәл таулары, урман-болыннары күпләрне таң калдыра. Аны хәтта Татарстан Швейцариясе дип тә атыйлар. Шөгергә дан җырласаң да, мактасаң да, сагынып искә алсаң да - болар барысы да аңлашыладыр дип уйлыйм. Чөнки ул - туган җир, безне тудырган һәм дөньяга чыгарган җир. Аның моңнары, аның сагышлары, кичерешләре безнең һәммәбезгә дә сеңгәндер. Туган илгә, халкыбызга, телебезгә мөнәсәбәт шунда яралган. Без аны үзебезгә татарлык нигезе салганы өчен яратабыз.
Хәтерлим, бабабыз Шәйхетдин шушы җирнең никадәр шифалы икәнлеге турында сөйли иде. Имештер, монда яшәгән кешеләрнең озын гомерле булуы шушы җирнең изгелегеннән. Мондагы кешеләр бернинди чиргә дә бирешмиләр. Аларга җир үзе дәва - шифа биреп тора. Шушыларны сөйли-сөйли, бакчабыз кырыенда челтерәп аккан инешебезгә терәлеп үскән калын әрекмәннәрнең тамырларын иске чалгыдан ясаган үткен пычагы белән чистартыр, аны инеш суында чайкап алыр иде дә: «Мә әле, улым, ашап җибәр, моннан да файдалы ризык юк», - дип, кулыбызга тоттырыр иде. Шуннан соң, инешебезнең никадәр суы Шушма елгасы аша Кама вә Иделгә, шушы дәрьялар аша Каспийга аккандыр. Инде шул бабабызның дөнья куйганына да шактый вакыт үтте. Атасы Таһретдин һәм без белгән җиде бабабыз белән бер зиратка җирләнде ул.
Шөгер ул - батырлар җире. Моннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган җиде батыр чыккан. Ул - халкыбызга күп галимнәр, язучылар, шагыйрьләр үстереп биргән җир. Моннан җитмеш ел элек, Бөек Ватан сугышының иң җаваплы чорында, татар нефтенә юл ачкан җир дә Шөгер.
Аңа багышланып китаплар языла, җырлар туа. Шөгергә дан җырлау дәвам итә. Шулай булырга тиеш тә. Чөнки тирән тамырлы, мәңгелек җир ул безнең Шөгер.
Әйе, Шөгер безнең күңелебез түрендә. Тик шулай да, әгәр дә Әлмәт турында фикеремне белдермәсәм, бу дөрес булмас иде. Безне дөньяга китереп үстергән, аякка бастырып, тормышка юл ачкан әниебез Әминә Габделкаюм кызына карата гаделсезлек булыр иде бу. Ул - изге ил аналарының безнең өчен иң якыны. Телебезне дә әниебез ачты, туган халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен дә ул уятты. Мәктәпкәчә үк укырга да өйрәтте, яшәү тәртипләрен дә аның аша белдек. Яхшылыкның яманлыктан өстен булырга тиешлеген дә безгә әниебез сеңдерде. Ул - безнең беренче укытучыбыз.
Әниебез Әлмәттә туып үскән. Атасы, безнең бабабыз Габделкаюм, хатыны үлгәч, 65 яшендә икенче мәртәбә күрше Түбән Мактама авылы кешесе Хәмидулла кызы Бибигайшәгә өйләнә. Алар икесе биш бала үстерәләр. Әниебез дөньяга килгәндә, аңа 83 яшь була. Ике елдан соң, әниебезнең сеңлесе Галимә апабыз дөньяга килгән. Бабай, балаларын аякка бастырып, аталык вазифаларын тулысы белән үтәгәннән соң, йөз яшен тутырып, дөнья куя.
Анабыз әтиебез Риза Шәйхетдин улы Таһиров белән Шөгердә кавыша. Аны, Бөгелмә шәһәрендәге ике баскычлы педагогик юнәлештәге мәктәпне тәмамлаганнан соң, әле күптән түгел генә төзелгән Шөгер районына укытучы итеп җибәрәләр. Ул Бөгелмәдә, Һади Атласи, Фазыл Туйкин кебек галим-педагоглар биргән ныклы белемгә таянып, хезмәт юлын башлап җибәрә. Әниебез Шөгерне чын күңеле белән ярата, шушы җирлектә ныгый, тәҗрибәле педагог булып өлгерә. Ул үзенең гомерлек дусты, Бөгелмәдәге сабакташы Саҗидә апа белән булган бер вакыйганы кат-кат сөйли иде. Аның турында язып чыкканы да булды. Бервакыт мәктәпнең икенче катыннан аска төшеп барганда Саҗидә апага Һади Атласи очрый һәм аңардан: «Саҗидә, син намаз укыйсыңмы?» - дип сорый. Җавабын да көтеп тормастан, тиз-тиз генә: «Укы, укы», - дигән сүзләрен әйтеп, үз юлы белән китеп бара. Язмыш Саҗидә апаны да Шөгергә китерә. Алар икесе дә остазларының васыятен онытмадылар, гомерләре буе динебезгә, милләтебезгә турылыклы булып яшәделәр.
Ул елларда гореф-гадәтләрне саклау авыр булса да, халык татарча яшәүдән туктамады. Шөгерның мәчете беркайчан да ябылмады. Дөрес, анда йөрү бигрәк тә яшьләр өчен мөмкин нәрсә түгел иде. Шунлыктан, интеллигенция вәкилләре, укытучылар намазларын кача-поса гына укыдылар. Балаларга кайбер догаларны әбиләре өйрәтә иде. Безгә догаларны әниебезнең әнисе (без аны барыбыз да әнкәй дип йөртә идек) өйрәтте. «Бисмилла әйтеп ашагыз, ашап туйгач, дога кылыгыз», - дип әйтә торган иде мәрхүмә.
Әниебез әтиебез Риза Шәйхетдин улы белән гаилә корып җибәрә, гөрләтеп яши башлыйлар. Безне - Дамир абыебызны, мине һәм энебез Энгелне - дөньяга китерәләр. Әтиебез авылда колхоз оештыручы да, авыл Советы рәисе булып та эшли. Гомумән, ул бик актив кеше була. Җыелышларда әтиебез сөйләгәнне таң калып тыңлый торган булалар. Ул романтик рухтагы, җыр-моңга гашыйк кеше, үзе дә матур итеп җырлый торган булган.
Әниебез Казан педагогия институтында читтән торып укуын дәвам итә. Бер елны аның сессиядән кайтуына әтиебез йорт өлгертеп куя.
Ләкин шушы рәвештәге матур тормышка 1941 елның 22 июнендә башланган сугыш кискен үзгәреш кертә. Авылыбызның затлы ирләрен сугыш кырлары йота тора. Яшәүне төп дәвам иттерүчеләр булып хатын-кызлар һәм өлгерер-өлгермәс үсмерләр кала. Бу язмыш безне дә читләтеп үтмәде.
1941 елны әти фронтка китте. Аны, гомумән, күпләгән авылдашларыбызны озаткан көн бүгенгедәй күз алдымда. Авыл шау-гөр килә. Кемнәрдер елый, кемнәрдер аларны юата. Моңсу гына гармун тавышына кушылып җырлаулар ишетелеп тора:
Кыр капкасын чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар!

Бу - китүчеләрнең авылыбыз, аның халкы белән саубуллашуы. Әтиебез абыебыз Дамирны, мине җитәкләп кибеткә алып керә һәм мандолина сатып алып безгә бирә: «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнеп куегыз!» Без аның бу васыятен үтәдек. Абыебыз да, шушы көнне өйдә бабасы янында калган бер яшьлек Энгел дә, үсеп җиткәч, мандолинада уйнарга өйрәндек.
Менә китүчеләр, аларны Кләүле стансасына кадәр озата баручылар кибет каршындагы олауларга төяләләр. Әниебез дә әтине озата бара. Арбалар кузгала. Без елыйбыз. Әтиебезнең өлкән имчәктәш туганы Кыям абзый безне юата: «Еламагыз, балалар, еламагыз», - ди, ләкин үзенең күзеннән дә яшь ага. Мәрхүм озакламастан үзе дә китте һәм шул китүеннән әйләнеп кайтмады.
Әтиебез 1944 елның ноябрендә Латвияне азат итү өчен барган каты сугышларда рота командиры буларак һәлак була. Безгә аның Ауцк өязенең Звани хуторында җирләнгәнлеге турында хәбәр килгән иде.
1967 елның август аенда, аның каберен эзләп, Ауцк шәһәренә юл тоттым. Автобустагы латышлар үз милләтләреннән булмаган кешенең илләрендә нишләп йөрүе белән кызыксыналар. Мин аларга сәфәремнең максатын сөйләп бирдем. Алар миңа теләктәшлекләрен белдерделәр, автобустан төшкәндә җылы саубуллаштылар, уңышлар теләделәр.
Тик менә Ауцк бу шәһәрнең беркайчан да өяз үзәге булмаганлыгы ачыкланды. Анда миңа Ригага барып, республика хәрби комиссариатыннан тиешле мәгълүмат алырга киңәш иттеләр. Кайсы полковникка мөрәҗәгать итәргә икәнлеген дә әйттеләр.
Шуннан соң мин Ригага бара торган автобуска кереп утырдым. Күрәм, анда минем теге юлдашларым. Алар минем уңышсызлыкка тарыганыма бик нык борчылдылар.
Автобусыбыз Ригага таба бара. Кинәт күкне болытлар каплап, коеп яңгыр ява башлады. Алда бернәрсә күренми, автобусыбыз туктады. Мин борчылам: эш вакыты беткәнче, военкоматка барып җитә алырмынмы икән? Минем бит кайту өчен кичке поездга алынган билетым кесәмдә. Аңа кадәр эшләремне башкарып өлгерергә кирәк. Миннән дә ныграк юлдашларым борчыла. Аларның берсе шофер янына килде дә, хәлне аңлатып, бернәрсәгә дә карамастан, юлны дәвам итүен сорады. Моңа дәррәү рәвештә башка пассажирлар да кушыла. Һәм автобусыбыз, яңгыр киртәсен ерып, юлын дәвам итә. Ә көн ахырына якынлаша. Мин ул военкоматны кайчан һәм ничек табырмын икән? Монда да юлдашларым ярдәмгә килде. Алар шофердан мине военкоматка кадәр илтүен сорадылар. Ул, аларның сүзен тыңлап, автобусны военкоматның ишеге төбенә кадәр китереп куйды. Шушы латыш дусларның изге гамәлләрен һич онытасым юк.
Сәгать кичке алты. Каршыма бинаның өске катларыннан төшүче, эш сәгатьләрен тәмамлап, кайтырга чыккан офицерлар очрый. Мин аларның һәрберсен диярлек туктатып, аның миңа исеме мәгълүм кеше түгелме икәнлеген сорашам. Шуларның берсе нәкъ шул кеше булып чыкты. Мин аның каршына чыгып бастым һәм, гафу үтенеп, йомышымны аңлаттым. Шуннан соң ул, хәлемә кереп, мине тиз генә үз бүлмәсенә алып керде. Тиешле документларны бик тиз тапты. Әтиебезнең җәсәде Салдус шәһәрендәге туганнар каберенә күчереп җирләнгәнлеге ачыкланды. Берничә елдан соң мин шул Салдус шәһәренә барып, туганнар каберендә җирләнгәннәрнең исемлегендә әтиебезнең исем-фамилиясен таптым. 1987 елны без энем Энгел белән әниебезне шунда алып бардык. Әни кабер өстендә намаз укыды. Әтиебез белән кавышты да, хушлашты да. Кабер туфрагын Казанга алып кайтты һәм шуңа гөл утыртып үстерде.
Булачак хәләл җефетем Люциянең атасы Мөгин Шакирҗан улы Шәрипов исә, Шөгер районы барлыкка килгәч, аның «Тоташ колхоз» исемле газетасының редакторы була. 1941 елны, сугыш афәте килгәч, фронтка китә. Анда ул, политработник булып, капитан дәрәҗәсенә ирешә. Воронеж тирәсендәге канлы сугышларның берсендә, кызылармиячеләрне дошманга каршы атакага күтәреп, үзе беренче булып: «Ур-ра, фашистларга үлем!» - дип кычкырып, сугышчыларга дәрт һәм дәрман биреп барганда, фашист пулясы аның гомерен өзә. Ләкин атака уңышлы була, дошман, җиңелеп, чигенә. Ул, шушы батырлыгы өчен, югары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.
Мин, Шөгер, дим, аның тауларын, урманнарын мактыйм. Ләкин Шөгер ул бер авыл гына түгел. Сүз Шөгер яклары, аның тирә-ягындагы кайчандыр төгәл бер районны тәшкил иткән авыллар турында бара. Күңелемә шушы районга кергән Түбән Чыршылы авылы да ныклап урнашкан. Революциягә кадәр бу авылда тирә-якта дан тоткан мәдрәсә эшләп килгән. Анда күпмедер вакыт Ризаэддин Фәхреддинов та эшләгән.

Ахыры киләсе сишәмбе санда

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: