Шәһри Казан

Шигырьләр

Кайда син, Моң? Кайда син, Моң? Бикле күңелләрнең Кайсы ышыгына сыендың? Каерып ачып гармун күрекләрен, Йөрәкләрне айкап ургылдың! Нинди көчле син, Моң! Әсир итеп, Өермәдәй хисләр уяттың. Парә-парә телдең бәгырьләрне, Керфекләрне мең кат чылаттың! Татар моңы! Синдәй камил моңны Ишеткәнем әле булмады. Тараттың син уйчан күңелләрдән Хәсрәтле һәм авыр уйларны....

Реклама

Кайда син, Моң?
Кайда син, Моң? Бикле күңелләрнең
Кайсы ышыгына сыендың?
Каерып ачып гармун күрекләрен,
Йөрәкләрне айкап ургылдың!
Нинди көчле син, Моң! Әсир итеп,
Өермәдәй хисләр уяттың.
Парә-парә телдең бәгырьләрне,
Керфекләрне мең кат чылаттың!
Татар моңы! Синдәй камил моңны
Ишеткәнем әле булмады.
Тараттың син уйчан күңелләрдән
Хәсрәтле һәм авыр уйларны.
Бишекләрдә чакта нәни җанга
Әнкәм җыры аша кердең син.
Иңнәремә талмас канат куеп,
Яшәү көче миңа бирдең син.
Кошлар булып оч син, татар моңы!
Син яшәсәң, яшәр халкым да.
Дөньяларны гизеп, сөйләп бирче
Олуг, затлы милләт хакында.
Моңлы Тукай, Сәйдәш хакында!


Рәхмәт, әнкәй!
Кайчак кояш саран елмайса да,
Куркыталмас салкын һич кенә:
Көзләр, кышлар буе жылытучы
Кояш бар ла өйнең эчендә!
Якты кояшка тиң - син ул, әнкәй!
Ямь өстәүче шушы табынга.
Тугансың син назлы бөрекәйләр
Яз сулышын тойган чагында.
Шөкер менә, бүген табыннар да
Сиксән яшең кебек түгәрәк.
Син дөньяга килгән шушы көнне
Бәйрәм итик әле бергәләп!
Бер-бер артлы узган еллар сафы
Чалартса да синең чәчеңне,
Сөбханалла, күзләреңә карап,
Беркем бирмәс сиксән яшеңне.
Ул күзләрдә күңел юмартлыгы,
Чагыла аннан сүнмәс яктылык.
Ул күзләрдә тормыш зирәклеге,
Үлчәүләргә салмас сабырлык!
Җылы сүзең, алтын киңәшләрең
Һәрберебез өчен кадерле,
Сокланабыз: ничек шулай сабыр
Була алдың соң шушы кадәрле!
Елларның бит үзәк өзгечләре
Читтә калдырмаган сине дә,
Яшьлегеңдә - сугыш, югалтулар...
Барсына да ничек түздең лә!
Санап китсәң, матур сыйфатларны
Өлешеңә Ходай күп биргән,
Шулар арасында зыялылык
Сине югарыга күтәргән.
Белем генә түгел, балаларга
Өләштең син күңел жылыңны:
Очкын күзле почык борыннарың
Тойды йөрәк кайнарлыгыңны.
Кулларданмы ризык татлылыгы,
Әнкәй аның тиңсез остасы -
Тәмнүшкәләр ашыйм әле, дисәң,
Кем әйтмешли, телең йотасы!
Еллар узган саен, безнең өчен
Арта бара, әнкәй, кадерең.
Шул хөрмәткә җырлар бүләк итик,
Теләп тагын күп ел гомерең.
Синең тормыш - безгә якты маяк,
Матур үрнәк һәрбер адымың.
Сәламәт бул, әнкәй, хәсрәт түгел,
Игелеген күр һәрбер балаңның!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: