Шәһри Казан

Шәҗәрәче галим

Татар халкының күркәм традицияләре арасында нәсел тарихы белән кызыксыну, шәҗәрәләр төзү, аларны, саклап, буыннан буынга тапшыруны күрсәтеп булыр иде. Татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, аны фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, меңьеллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы бай фәнни...

Реклама

«Әйтергә кирәк ки, үз һөнәрләренә гашыйк, тырыш, кулларында ут уйната торган байтак шәхесләрне беләм мин. Әмма шулай да Марсель Әхмәтҗанов кебек үз шөгыленә илаһи дәрәҗәдә мөкиббән киткән, гыйлемне яшәү кыйбласы иткән затларны шактый сирәк очратырга туры килде. Марсель әфәнденең иҗади колачына, кызыксыну, аралашу даирәсенең киңлегенә хәйран калырлык. Тәүлегенә 16-18әр сәгать эшләүче бу галимнең хозурында кемнәргә генә юлыкмыйсың да, аның катнашында нинди генә эшлекле әңгәмәләргә шаһит булмыйсың!» - дип язды моннан 10 ел элек олуг галимне күптәннән белгән, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында дистәләгән еллар бергә эшләгән күренекле галим, тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан. 60 яшендә фани дөньядан бакыйлыкка күчкән, тик күпләрнең күңел түрендә мәңге сакланачак дустым һәм коллегам Равилнең бу сүзләрен махсус китердем, чөнки ул биредә Марсель әфәндегә галим һәм кеше буларак бик дөрес һәм төгәл бәяләмә биргән.
Марсель Ибраһим улы, дөнья халыкларына иксез-чиксез кайгы-хәсрәт алып килгән икенче бөтендөнья сугышы алдыннан, 1939 елның 26 мартында Лениногорск районы Шөгер эшчеләр бистәсендә туган. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы вакытының иң авыр 1943 елында Әхмәтҗановлар гаиләсе Яңа Кенәр авылына (Арча районы) күчеп килә. Ул биредәге урта мәктәпне 1957 елда тәмамлый. Мәктәп елларында ук телгә, әдәбиятка, тарихка зур кызыксынучанлык күрсәтә, бихисап китаплар укый, татар халык иҗатына бәйле әдәбият туплый башлый.
Марсель абый өчен гыйлем юлын сайлау җиңел булган, дисәк, тарихка хилафлык китерер идек. Татар тарихы, филология өлкәсен фән юнәлеше итеп сайлап алачак булачак галим, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килә, шактый предприятиеләрдә гади эшче булып эшли. Шул арада Казан авыл хуҗалыгы, аннары химия-технология институтларында да аз булса да укып ала. Тик аны бу профессияләр үзенә җәлеп итми. 1963 елны ул Казан университетының тарих факультетының кичке бүлегенә керә. Күптәнге хыялы булган данлыклы университет аудиторияләрендә тарихчыларның лекцияләрен бирелеп тыңлый, семинарларда катнашу өчен тырышып хәзерләнә. 1968 елда ул университетны уңышлы тәмамлый.
Галим булу теләге аны 1972 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына алып килә. Фәнни җитәкчесе итеп танылган галим, өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Фазыл Салих улы Фасеев тәгаенләнә. Диссертация темасы итеп инде күптән кызыксынып, өйрәнеп килгән татар шәҗәрәләре телен тикшерүгә багышланган тема бирелә.
Әйтергә кирәк, ул вакытта институт архивында бер генә татар шәҗәрәсе дә булмый. Шунлыктан, шәҗәрәләр эзләү өчен аңа, 1972 елдан башлап төрле экспедицияләрдә катнашып, ел саен диярлек дистәләгән авылларда булырга, анда борынгыдан сакланган шәҗәрәләрне табарга һәм барларга туры килә. Ул, фәнни остазы Фазыл Фасеев белән Яшел Үзән якларындагы төрле авылларда булып, Казан ханлыгы белән бәйле Кара Хуҗа нәсел шәҗәрәсе фрагментларын, Үтәк шәҗәрәсен таба, кызыклы фольклор материаллары, каберташлардан мәгълүматлар җыеп кайта. Марсель Әхмәтҗанов төрле төбәкләрдә үткәрелгән эзләнүләр вакытында шәҗәрәләр генә түгел, ә бик күп кулъязма китаплар, тарихи документлар, эпиграфика мәгълүматлары, фольклор, җир-су атамаларын, авыл тарихына караган риваятьләрне язып ала һәм аларны фән өчен саклап кала. Яшь галим бу экспедицияләрдә Татарстандагы авылларда гына булып калмыйча, татарлар яшәгән башка төбәкләрне дә җәяүләп диярлек айкап чыга. Авылларда табылган чыганаклар белән генә чикләнмичә, ул Ленинград, Уфа шәһәрләрендәге фәнни архивлардагы татар шәҗәрәләрен дә барлый.
Марсель абый Әхмәтҗановның татар шәҗәрәләрен күпләп тирәнтен өйрәнүе һәм шуннан татар тарихы өчен моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар ала белүе аерым игътибарга лаек. Шәҗәрәләрне төрле яктан, тирәнтен өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкаләләр һәм китаплар бастырып чыгарды. Алар арасында «Мәгариф» нәшриятында әзерләнгән «Нугай Урдасы: татар халкының милли мирасы» китабы аерым игътибарга лаек.
Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә, татарлар яшәгән барча төбәкләрдә шәҗәрә, гаилә тарихы, туганлык мөнәсәбәтләрен тирәнтен өйрәнү белән елдан-ел күбрәк кеше шөгыльләнү Марсель абый Әхмәтҗановның бу өлкәдә күп еллар дәвамындагы хезмәт җимеше дип бәяләргә кирәк. Шәҗәрә белән шөгыльләнүчеләр гадәттә тарих белән дә тирәнтен кызыксыналар. «Гаилә елы» кысаларында гына да шәҗәрә тарихы буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы, башка оешмалар үткәргән төрле конкурсларда гына да төрле төбәкләрдән 600 артык мәктәп баласы катнашты. Марсель Ибраһим улы кайберләрендә җюри рәисе булып, турыдан-туры әйдәп баручылардан булды. Аның җитәкчелегендә элегрәк тә Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан шәҗәрәләр конкурсы оештырылган иде.
Совет заманында шәҗәрәләр белән кызыксыну бөтенләй юкка чыккан вакытта Марсель абый Әхмәтҗанов, фәндә беренчеләрдән булып, шәҗәрәләрне өйрәнүне фәнни юнәлеш итеп ала. Шушы 30-40 ел эчендә ул кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый, китаплар, йөзләгән мәкаләләр бастыра. Аларның гомуми саны инде бер мең данәдән артып киткән. Галим кеше өчен бу искиткеч зур, Гиннесс рекордлар китабына теркәрлек күрсәткеч. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, XVIII-XX гасырларга караган 500 данәдән артык татар шәҗәрәсен эченә алган тупланма җыела. Ул - Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының иң зур байлыгы һәм горурлыгы, ә тупланма сирәк очраучы һәм кулъязма китаплар бүлеге архивының 99 нчы фондында саклана.
Марсель Ибраһим улы татарның танылган шәҗәрәчесе генә түгел. Ул бер үк вакытта телче дә, фольклорчы да, әдәбиятчы да, кулъязма мирасыбызны өйрәнүче текстолог та, этнограф та, тарихчы да, хәтта шагыйрь дә. Моннан башка ул яраткан тормыш иптәшенә тугры ир, өч улына әти, оныкларына дәү әти дә. Иҗтимагый-мәдәни тормышның һәр өлкәсе белән тирән кызыксынучы галим буларак, ул төрле фәнни конференцияләрдә, радио-телевидениедә чыгышлар ясый, матбугатта елына йөзләп мәкалә бастыра.
Марсель Ибраһим улы 75 яшьлек юбилеен иҗади үрләрне яулап каршылый. Бүгенге көндә татар дөньясында гына түгел, бөтен Россиядә дә аның белән чагыштыра алырлык бер генә генеолог та юк икәнлеге күпләргә мәгълүм. Тик аяныч, бөтен гомерен фәнгә багышлаган олы галим халык арасында күптәннән академик дәрәҗәсендә бәяләнсә дә, рәсми дәүләт оешмалары тарафыннан аның бу фидакарь хезмәтенә әлегә тиешле бәя бирелмәгән иде. Алланың рәхмәте, үткән елны ул, фән өлкәсендәге казанышлары өчен, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
Марсель абыйны олы юбилее белән котлап, гомеренең озын булуын, иҗади планнарының тормышка ашуын теләп калабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: