Шәһри Казан

«Шәһәрдә чыпчыкларның да гомерләре кыска»

Казанда яшәүче Мөдәрис Җаббаровның Краснодар краенда гектардан артык җире бар. Ул үзенең буш вакытын, җәйләрен шул утарында үткәрә. «Мин җирне нәсел утары буларак рәсмиләштердем. Шул җирдә гөлҗимешле җәннәт бакчасы ясыйсым килә», - ди Мөдәрис абый.

Реклама

- Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, җир алып табигатькә якынаерга теләүчеләр хәзер арта бара. Сезне шулай ерактан җир алырга нәрсә этәрде?
- Шәһәрдә яшәүче чыпчыкның гомер озынлыгы ике-өч ел булса, табигатьтә яшәүче чыпчыклар 16 яшькә кадәр яши. Шәһәрдә, бетон фатирларда яшәү дә кешенең табигатенә каршы килә. Кеше чын мәгънәсендә табигать белән гармониядә, камиллектә яшәсә генә бәхетле, сәламәт була ала дип саныйм. Шәһәр фатирларында мәхәббәт яши алмый. Төзелгән өч гаиләнең берсе аерыла бит, чөнки уртак максат юк. Ә без гаиләбез белән үз җиребездә җәннәткә тиң гөлбакча ясау бурычы куйдык. Мин бу җирне буыннан буынга - балаларыма, оныкларыма калдырачакмын. Безнең татар авылларында нәсел җепләре өзелеп бара шул. Кешеләр авылларын ташлап китү ягын карыйлар. Мин дә, хатыным да буш вакытыбызда бик күп китаплар укыйбыз. Бервакыт кулыма Мегре китабы эләкте. Шуны елый-елый диярлек укыдык та, җиргә шулкадәр көчле мәхәббәт уянды. Җирне әниебез кебек күреп ярата башладык.
- Краснодар крае шактый ерак. Ничек, нәрсә белән барасыз?
- «Нива» машинам бар, шуңа төзелеш материаллары да төяп барам әле. Бару-кайту дүрт меңгә төшә. Әле генә барып агачлар утыртып, умарталарымны карап кайттым. Анда инде апрель башында ук утыз градус эсселәр булып алды.
- Шундый әйбәт урында гектардан артык җир шактый кыйммәт торадыр?
- Мин алганда гектары 30 мең иде, хәзер 300 мең сум тора. Әмма хәзер инде бу бәя дә кыйммәт түгел. Бездән ерак түгел генә Ильск өлкәсендә җирнең гектары 3 миллион сум тора. Ни өчен нәкъ менә гектардан артык җирме? Чөнки кешенең үзен, гаиләсен тулысынча тәэмин итү өчен нәкъ менә шулкадәр җир кирәк. Без хөкүмәттән берни дә сорамыйбыз. Чөнки хәзер утка, газга бәяләр бик нык артты. Без өйләребезне мичкә ягып җылытабыз, су өчен кое казыйбыз, күлләр булдырабыз. Электр энергиясен аккумуляторлардан, җил тегермәне, кояш батареялары ярдәмендә алабыз. Безнең максат та җиргә зыян салмау, бар җирне яшеллеккә төрү. Менә мин җиләк-җимеш, эрбет агачлары утырттым. 20 елдан соң эрбет чикләвегеннән май, сөт, он ясап була. Җитмәсә бик туклыклы һәм файдалы да. Бер нәрсә дә чәчеп үстерәсе юк. Үскәнне кулланырга гына кирәк. Табигать белән дус яшәсәк, ул безне үзе туендыра, тәрбияли. Өемне төзеп бетергәч, гаиләбез белән шунда күчәргә планлаштырабыз.
- Җирне сезнең кебек шулай яратучылар тагын бармы икән?
- Экопоселениеләр яки нәсел утарлары тоту хәзер бик киң җәелә бара. Россиянең бөтен төбәкләрендә диярлек бар алар. Чит илләрдә - Франция белән Испания, Андорада да модага кергән.
- Казаннан барып җир алучылар Краснодарда тагын бармы?
- Эльмир Ихсанов дигән бер эшмәкәр егетне беләм. Аның 30-40 гектар җире бар. Ул кавын-карбыз үстереп сату белән дә шөгыльләнә.
- Өегезне нинди материалдан төзисез?
- Каркас өй итеп салам. Алты почмаклы итеп баганалар утыртам да ике яктан сирәк кенә такталар кагып, уртасына салам, үлән һәм кызыл балчыктан измә изеп тутырам. Җиңел саман дип атала. Анда шакылдап ката торган кызыл балчык, бетон кебек нык була. Аннары штукатурлап куясы гына кала. Түбәсен профнастилдан яптым инде. Мондый өйдә яшәве бик рәхәт, жылы да, арзан да, экологиягә дә зыян килми.
Мөдәрис Җаббаров кызыклы әңгәмәдәш, үзенчәлекле кеше булып чыкты. Ул вегетариан, ит ризыкларын ашамый. Медицина белгечлегенә ия. Кешеләргә массаж ясап дәвалау белән дә шөгыльләнә. Һәрвакыт хәрәкәттә, йога белән дә дус. «Бу кадәр хәрәкәтләнеп тә ит ашамагач, энергиягезнең кимүен сизмисезме соң?» - дигән соравыма: «Мин үземдә энергия, көч-куәт кенә сизәм, азрак ашап, күбрәк хәрәкәтләнсәк, җирне яратсак, барыбыз да көчле, сау-сәламәт булыр идек», - диде ул, елмаеп.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: