Шәһри Казан

«Шәһри Казан» корректорлары «Без болай көне-төне эшләп кияүгә чыгалмый калабыз» дип борчылган

Сәгать кичке алтыны сукты. Халык эштән кайта. Без - «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшләүчеләр, аларга кызыгып карап торабыз. Бәхетле кешеләр. Вакытында өйләренә кайталар, рәхәтләнеп ял итәләр. Бүген эш бигрәк күп булды. Казанда Бөтендөнья татар конгрессы ачылды. Моңа кадәр Җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүче затлыдан-затлы милләттәшләребезнең шулай бергә җыелганы булмагандыр. Без...

Сәгать кичке алтыны сукты. Халык эштән кайта. Без - «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшләүчеләр, аларга кызыгып карап торабыз. Бәхетле кешеләр. Вакытында өйләренә кайталар, рәхәтләнеп ял итәләр. Бүген эш бигрәк күп булды. Казанда Бөтендөнья татар конгрессы ачылды. Моңа кадәр Җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүче затлыдан-затлы милләттәшләребезнең шулай бергә җыелганы булмагандыр. Без дә көн буена кунакларыбыз янында булдык, әңгәмәләр үткәрдек, репортажлар әзерләдек. Хәзер шуларның барысын да газетабызның иртәгә чыгачак санына урнаштырасы, шушы зур вакыйганы кайнар килеш яктыртасы, бәйрәмнең рухын укучыларыбызга тизрәк ирештерәсе килә.
Редакциядә исә эшнең иң кызуы кичке җиделәрдән соң башлана. Җәймә кадәр газетаның беренче бите буш. Аны югарыдан - Югары Советтан, хөкүмәттән телетайп аша җибәрелгән хәбәрләр белән тутырасы. Хәбәр килде дә газета битенә куйдың гына түгел бит әле. Мәгълүмат, нигездә, рус телендә килә. Аны тәрҗемә итәсе, машинкада җыясы, редакциялисе, макетка саласы, типографиягә җибәрәсе бар. Типографиядән корректура килә. Аны корректорлар, саф баш (редакциядә кизү торучыны шулай дип атап йөртәләр), баш мөхәррир урынбасарлары, баш мөхәррир укый. Эш сәгать уннарга, унберләргә кадәр сузыла. Иртән сәгать тугызга тагын киләсе. Яшь корректорларыбызның кайберләре эштән китте. «Без болай көне-төне эшләп кияүгә чыгалмый калабыз», - дип борчылдылар. Кайберләре китмәде. Китмәсә дә, насыйп ярын тапты. Газетаның бүлек мөдире, шагыйрь Гәрәй Рәхим өйләнергә дә өлгерде. Кәләш табарга «Шәһри Казан» ярдәм итте үзенә. Бер елны стенага ябыштырып куя торган зур календарь чыгардык. Аңа курайда уйнап торган бер чибәркәйнең фотосын куйдык. Гәрәй Рәхим календарьдагы шушы кызны күреп алды да «ах» итте. Шул кызны эзләп китте. Тапты. Өйләнде. Икенче елны календарьга дип тагын бер кызның фотосын сайлап алдык. Баш мөхәрриребез, юморга бай Хәлим Гайнуллин бу фотоны күргәч, болай диде:
- Нигә календарьга ел саен кызлар рәсемен куясыз. Башка сурәт беткәнмени! Сез кызларны куясыз, аннары Гәрәй Рәхим шуларга өйләнә.
- Хәлим Абдуллович, - диде бер почмакта елмаеп торган Гөргөри әфәнде, - ачуымны китерсәгез, кызыгызның монысына өйләнмәм дә әле, яме.
Беренче көннәрдән үк бу коллективта бер-берен ярты сүздән аңлый белә торган, киң күңелле, ихлас кешеләр эшләде. Зур хыяллар, кайнар омтылыш, ашкынулы дәрт белән яшәдек без ул елларда. Эш авыр булса да, зарланмадык. ...Бөтендөнья татар конгрессы ачылган көнне дә газетаны чыгару җиңел булмады. Бер түбә астына җыелган милләттәшләребезне газета битендә дә бер-берсеннән аерасы килмәде. Полосага сый­дырыр өчен язмаларны кат-кат кыскартырга туры килде. Эш белән мавыгып вакытның үткәнен сизмәгәнбез дә. Сәгатькә карасак, төнге бер. Бу санга сәгать икенче яртыда типографиядә кул куелды.
Без урамга чыкканда тәрә­зәләрдә утлар сүнгән иде инде. Кала татлы йокыда. Бәхетле кешеләр йоклый. Тукта әле, кем әйтә ала безне бәхетсез дип. Без бәхетле, чөнки газетаның яңа санын күңелебезгә ошарлык итеп чыгара алдык, ул укучыларыбызга да ошар, иншаллаһ. Без бәхетле, чөнки иртәгә дә сәгать 9га эшкә киләсебез бар, Алла боерса. Без бәхетле, чөнки безнең милли азатлык, дәүләтчелегебезне яңарту дулкынында, демократия рухында туган «Шәһри Казан»ыбыз бар!
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: