Шәһри Казан

«Шәһри Казан» – якын дустым

«Шәһри Казан» газетасы белән мин 1990 елдан бирле таныш. Ул - Татарстаныбыз башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы. Мин инде өлкән яшьтәге кеше. Тумышым-чыгышым һәм тәрбиям белән авыл малае. Татарстанның элеккеге Красный Бор (хәзер Әгерҗе) районыннан. Без үскәндә авылларда малайлар, кызлар күп була иде, аларның күбесе белән дус булып, бергә...

Реклама

Миңа туган-үскән ягымнан читтә дә озак яшәргә туры килде. 26 ел ярым Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәттә булдым. 1986 елның языннан Казанда яшим. Биредә дә якын дуслар таптым, күңелем үсте... Озак еллар читтә йөреп, рус телен кулланып эш иткәнлектән, урыслашып бетә язган идем инде. Татар телен онытмадым анысы, әмма әдәби телне, бигрәк тә дөрес язуны нык шомартасы бар иде. Бу өлкәдә таянычым, ярдәмчем итеп татарча чыгучы «Шәһри Казан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарын сайладым. Ә инде баш мөхәррире итеп Мансур Мортазин билгеләнгәч, «Шәһри Казан» иң якын дустыма әйләнде. Мин аны Казан шәһәре хакимиятендә эшләгән еллардан ук беләм. Мансур Татарстан радиосының җаваплы хезмәткәре - «Яңалыклар бүлеге» башлыгы иде. Ул оештырган һәм алып барган радиотапшыруларда һәрчак темага кагылышлы сорау, фикерләр белән катнашырга тырыштым. Аның тапшырулары мәгънәле һәм көн кадагында була иде. Бүлек егетләре Айнур, Марсель дә ышанычлы, матур һәм халыкка файдалы тапшырулар оештырдылар, чөнки аларның «башы» - Мансур Мортазин иде.
Кем соң ул Мансур Мортазин дип кызыксынуларым шуннан башланды да инде. Дуслашуның да «чишмә башы» шуннан. Мансур Мортазин - авыл җирендә туып үскән, авылча дөрес тәрбия алган егет. Югары, төпле белемле, зур ихтирамлы, сабыр холыклы һәм тормыш-яшәеш авырлыкларына түзем кеше. Гади татар баласы. Тәртипле гаилә башлыгы. Тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә күптөрле хезмәт башкарып, күп җирләрдә булып та татыган. Кайда гына, нинди хезмәттә генә булса да, үз бурычын намус белән, тырышып башкаручы ул. Мансур Газизҗановичны Татарстан радиосыннан «Ватаным Татарстан» газетасына баш мөхәррир урынбасары итеп күчерделәр. Анда да тырышып эшләде. Аннан «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләделәр үзен. Бу хезмәтен дә зур намус белән башкара. Менә «ШК»ның эшчәнлегенә дә 23 ел булды. Газетаның Татарстан башкаласының яратып укыла торган көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы булуында баш мөхәррир Мансур Мортазинның да намуслы хезмәте ачык чагыла. Олы рәхмәт, Мансур егетем, хезмәтең өчен! Исән-сау яшә һәм эшлә! Хезмәтеңдә югары уңышларга ирешүеңне теләп, Казаннан Зыятдин абыең.

Өегезгә Казан нуры керсен!
Чит өлкәләргә чыккач, Казаннан икәнеңне белсәләр, милләттәшләребезнең күз карашларына кадәр үзгәрә. Уратып алалар да: «Бөтен татарларның уртак башкаласы һавасын алып килгәнсез икән!» - дип, шәһәр һәм республика яңалыкларын сораша башлыйлар. Аларча итеп әйтсәк, «Казан кадәр Казаннан килүчеләр» белән сөйләшеп калырга ашыгалар.
«Шәһри Казан» газетасының максаты да шул - һәр өйгә Казан сулышын алып керү. Телевидение-радио биргән мәгълүматның гомере кыска аның, карыйсың-тыңлыйсың да шуның белән онытыла. Ә басма матбугатта язылган хәбәр хәтер төпкелендә озаграк саклана, газета битенә кабат-кабат әйләнеп кайту мөмкинлеге дә бар. Россиянең кайсы гына почмагында яшәсәк тә, татарлыгыбызны онытмас өчен, Казан белән элемтәне югалтмаска, Татарстан башкаласына аркаланып яшәргә кирәк. Ә моның өчен «Шәһри Казан» газетасына язылу да бик җитә.
Чит өлкәләрдә язылу индексы - 25259 (Россия каталогының төп нөсхәсенең 33 нче битендә). Ярты елга язылу бәясе 280 сумнан артмый. Татарстанда яшәүчеләр исә 54126 (атнага 3 тапкыр чыга торганы 457 сум 02 тиен) һәм 16076 (пәнҗешәмбе саны 238 сум 98 тиен) индекслары буенча языла ала. Йортыгызга Казанны кертергә ашыгыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: