Шәһри Казан

"Шәһри Казан" журналисты Әсгать Галимҗанов турындагы хатирәләрен барлады

3 гыйнвар көнне танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов бакыйлыкка китеп барды. Әлеге хәбәрне ишетүгә Әсгать абый белән очрашу мизгелләрен кабат хәтердә яңартты.

Бар тапкан акчасын ятим балаларга, Чернобыль һәлакәтеннән зыян күрүчеләргә, башка мохтаҗ кешеләргә тоткан Әсгать абый белән мин моннан ике еллар элек танышкан идем. Балалар йортларына 80 автобус бүләк иткән, бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле фатирын бөтенләй чит кешеләргә яшәргә биреп торган әлеге игелекле зат Колхоз базары тирәсендәге бер иске генә баракта яшәде. Аның өен табу авыр булмады, базар тирәсендә эшләүчеләр аны бик яхшы беләләр. Баракка җитәрәк, безне бер өер эт каршы алды. Йорт тирәле өрә-өрә чабып йөриләр. Аларның тавышын ишетеп, Әсгать абый тәрәзәсен ачты. Башта бик озаклап кем булуыбызны сорашты, аннары соң гына керергә рөхсәт бирде. Соңыннан фатир сорап килүчеләрнең күбәюен, шуңа да чит кешеләр белән аралашмаска тырышуын әйтте ул.
Йорт ишеге төбендә язгы судан күлләвек җыелган. Су тамып торган урыннарга чиләк, таслар куелган. Менә-менә ишелеп төшәм дип торган баскыч буйлап икенче катка күтәрелдек. Кухня сымак бүлмәсендә көйгән ис чыккан иде. Ашарга пешерергә куйган да ятып торган җиреннән йокыга киткән. Кәстрүлендәге су кайнап бетеп, ярмасы көйгән булып чыкты. Ә үзе берни булмагандай елмая, жәлләмәсеннәр диптер инде, суыткычын ачып күрсәтә. Ашарыма күп, "колхоз"да сатучы егетләр гел күчтәнәч бирә, дип, идәндә торган әрҗәдәге сокларны күрсәтә.
- Бөтен әйберем дә бар. Барысына да канәгать булып яшим, - дип тә өстәп куя ул.
- Фатирыгыз була торып, нишләп шушы иске караңгы йортта яшисез? - дибез.
- Миңа бары җиткән, фатирны читтән килгән кешеләргә бирдем. Аларга да яшәргә урын кирәк бит, - ди. Шунда ук гармунын алып уйнап та җибәрә. Гармунда ул кечкенәдән уйный икән. Бердәнбер юанычым шушы гармун, - ди ул.
Әсгать абыйның үзе яши торган бүлмәсенең диварлары грамота, диплом, рәхмәт хатлары белән тулган. Ул аларны зур бер горурлык белән һәрберсен күрсәтә, аның тарихын сөйли. Эленеп торган костюмындагы медальләрнең дә һәркайсының үз "тарихы". Соңрак тормышы, гаиләсе турында сөйләп алды.

Ул 1936 елның 2 мартында Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Яшьтән үк эшләп үскән егет, армиядән кайткач, Казанга килә. Төрле урыннарда эшләп караганнан соң, Колхоз базарына олаучы булып урнаша. Шунда ук бер сарайда терлекләр асрый башлый. Аларны дәүләткә тапшырып, акчасын балалар йортларына тапшыра, автобус, башка кирәк-яраклар ала.
- Әти безне кечкенәдән урлашмаска, хәләл көч белән эшләп тапканны гына ашарга өйрәтте. Ярдәмчел булыгыз, диде. Аның киңәш-үгетләре күңелгә сеңеп калган. Әти үзе дә авылдашларга карата бик ярдәмчел иде, бушка диярлек эшләп йөрде. Акча бит ул җирдә ята, аны күтәреп алырга гына кирәк. Иренмәсәң, башыңны эшләтсәң, акчаны эшләп була. Менә мин терлекләр үстереп саттым, базарда сатудан калган, бозыла башлаган продуктларны җыеп терлекләргә ашаттым. Үгезләр саны өч йөзгә кадәр җитте. Хатыным белән улым да мине аңлады, ярдәм итте. Әмма алар озын гомерле булмады, иртә киттеләр, - ди ул.
Олыгая башлагач, Әсгать абый үзе яши торган баракның ишегалдын машиналар куеп тору урыны итә. Базарга килә торган зур йөк машиналарын шушында калдыра торган булалар.

- Иң беренче башкарган игелекле эшегезне хәтерлисеме? - дип сорыйбыз Әсгать абыйдан.
- Әлбәттә. Бер ат арбасы тутырып, балалар йортына алмалар алып бардым. Җиләк-җимешне ул вакытта тулы гаиләдә яшәүче балалар да ашый алмый иде әле. Сабыйларны шул арбага утыртып йөргәнемне дә хәтерлим. Шунда ук минем күз алдыма Әсгать абыйга куелган һәйкәл килә. Үзе исән чакта куелган Хәйрияче һәйкәле аның үзенә дә бик ошаган.

- Минтимер Шәймиевнең үзенә дә һәйкәл куйдырасым килә, - дигән иде ул вакытта безгә Әсгать абый.
Хәйрияче Әсгать абый Галимҗанов белән хушлашу чарасыннан соң журналистлар белән сөйләшкәндә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә шул турыда искә алды.

Реклама

- Хәйрияче һәйкәленең идеясе каян чыкканын беләсезме? Бервакыт Әсгать минем яныма килде дә каршыма утырды. Аз гына утырып торгач, минем сиңа һәйкәл куясым килә, шуны әйтергә килдем әле, диде. Аны озаткач, минем үземә дә аңа һәйкәл куйдыру идеясе килде. Һәйкәлне күргәч, мин бит киресенчә эшләргә уйлаган идем, диде ул, - ди Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Әсгать Галимҗанов тормышын игелек кылуга багышлаган изге җан.
- Әсгать Галимҗановның тормыш юлы - ул бер кеше калдырган шундый мирас, байлык! Әмма ул бу хакта уйламаган, күңеле кушканча эшләгән дә эшләгән. Безнең арада шундый кеше яшәгән булуы белән горурланабыз. Арабыздан иң яхшы кеше китте. Аның кебек булып булмый, моның өчен Әсгать булырга кирәк, - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Меценатны Татарстанда гына түгел, Башкортстан, Чувашия һәм башка күрше төбәкләрдә дә беләләр. Шулай ук Чернобыль афәте, Армәнстанда җир тетрәү, Грузиядә кар ташкыны, "Курск" су асты көймәсе бату, Көньяк Осетиядә хәрби чуалышлар кебек фаҗигаләрне кичергән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән. Ул актив хәйрия эшчәнлеге өчен югары дәүләт бүләкләре - "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденнары, Лев Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеш өчен" алтын медале белән бүләкләнгән, "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелгән. 2007 ел ахырында Мәскәүдә аңа Андрей Первозванныйның «За Веру и Верность» халыкара премиясе тапшырылды.

Сүз уңаеннан: Казанның бер урамын Әсгать Галимҗанов исеме белән атарга җыеналар. Әлеге тәкъдим белән шәһәр активистлары Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: