Шәһри Казан

«Шәһри Казан»ны әти 102 яшькә кадәр укыды»

Кеше гомерендә өч афәт бар, диләр. Шуларның берсе - үлем, икенчесе - картлык, өченчесе - балалар. Шулай да мин картлыкны һәрчакта да афәтләр рәтенә куймас идем. Ел фасылларында көзләрнең төрлесе булган кебек, гомерләрнең дә төрлесе була. Уңдырышлы, аяз, кояшлы көзләрдәй бәхетле картлыкны афәт дип ничек әйтмәк кирәк. Озак яшәүче зирәк...

Пенсиягә чыккач, республика газеталарына да язгалады ул. «Татарстан яшьләре» газетасының хатлар бүлеге мөхәррире, журналист Рина Зарипова: «...Аның белән беренче танышуым телефон аша булды. Элегрәк ул безгә язгалап тора иде. Редакциягә үзенең килгәне булмады. Тавышы ягымлы, сөйләшүе матур. Редакциягә җибәргән язмалары һәрчак пөхтә, төгәл, һәр тыныш билгесе үз урынында, тексты машинкада басылган була.
Тавыш иясенең 95 яшьтә булуын да ишеткәч, хәйран калдым. Аны күрәсем килү теләге көчәйде. Әмма көндәлек ыгы-зыгыдан арына алмыйча, тагын дүрт ел үтеп китте. Хаҗи абзый 100не тутырып килә икән. Ниһаять, мин аның янында. Менә ул каршымда утыра. Өстендә гади, әмма, бик пөхтә костюм-чалбар. Мөлаем йөз, нурлы караш. Ә сөйләшүе! Тукайлар, Фатыйх Әмирханнар, Галимжан Ибраһимовлар, мөгаен, шулай сөйләшкәннәрдер. Хаҗи абзый бит аларны үзе күреп, белеп, тыңлап үскән. Тоемлавым алдамаган. Каршымда утыручы 100 яшьлек аксакал - зур тормыш кичкән зыялы кеше, кызыклы әңгәмәдәш.
Үзем аны тыңлыйм, ә күңелдә менә бу юллар: «Бабай - бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе. Яңак, маңгай җыерылмаган, тешләр дә сау. Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе». Шушындый бабайлар Тукай заманында да булган дип куанам...» - дип искә ала аны.
Безнең әти газета-журналлар алдырырга яратты. 1990 елларда «Шәһри Казан» газетасы чыга башлагач, бик шатланган иде. «Башкалабызның үз газетасы бар - бу уңай хәл», дип бәяләде. Ул аны 102 яшькә кадәр укыды. 105не тутырып, бу якты дөньядан бакыйлыкка күчте әти. Урыны җәннәттә булсын!

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: