Шәһри Казан

«Шәһри Казан»ны укып ләззәтләнәм

Менә инде 21 ел «ШК» газетасына даими рәвештә язылабыз һәм укып барабыз. Уку чорында кайбер язмалардагы фикерләр белән килешмәгән очраклар да булгалый, укучыларга үз фикеремне җиткерү теләге дә туып куя.

1995 елдан башлап газета битләрендә минем язмалар да урын алды, тәнкыйтьче дә булып киттем. Ул елларда баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкарган Равил Вәлиевнең: «Гөлфәния апа, сезнең фикерләрегез көчле», - дигән сүзләре дә канатландырды. Газетаны даими рәвештә укып бару азмы-күпме тел байлыгын да арттырды. Таныш булмаган сүзләр очраса, аларның мәгънәсенә төшенергә тырышам. Журналистлар төрле төбәктән булганлыктан, аларның язмаларын укып, шул төбәккә генә хас булган сүзләр белән танышам.
Балалык еллары сугыш чорында узган авыл балаларында китап кайгысы юк иде шул. Мин 1943 елда 1 нче сыйныфка укырга кердем, 39га кадәр саный белә идем. Укытучыларга килгәндә, күпчелек 7, 10 еллык мәктәп тәмамлаган кызлар иде. 1947 елны безнең Адай авылыннан 6 чакрым ераклыкта урнашкан Зур Сәрдеккә (Кукмара районы) 5 нче сыйныфка укырга киттек. Уннан артык бала идек, урта мәктәпне берүзем тәмамладым. Китаплар укымасам да, диктант һәм иншаларны хатасыз яза идем. 5 нче сыйныфта укыганда татар теленнән диктантта Индус дигән эт кушаматын кечкенә хәреф белән язганмын. Өйгә кайтканда юл буе: «И Ходаем, Асыл апа бу хатамны күрмәсә генә ярар иде», - дип теләп кайттым. Икенче көнне, дәфтәрләрне өләшкәч, ачып карасам, «5»ле билгесе куелган. Минем өчен «4»ле билгесе фаҗигагә тиң иде. Ә татар теле укытучысы Асыл апа Мостафинаның дәресләре бүген дә күз алдымда.
Телне белер-белмәс институтта укуның беренче ике елы бик авырга туры килде. Аны уңышлы гына тәмамлап, физика укытырга керештем. Укыту исә гел рус телендә алып барылды. Кайда инде ул елларда әдәби әсәрләр укырга? Физика укытучысы буларак, күбрәк фәнни хезмәтләр белән кызыксындым. Лаеклы ялга чыккач, милләтемә кагылышлы тарихи китаплар укырга керештем. Тик аларны укып ләззәт алып булмый, аларда халкымның фаҗигасе чагылдырыла шул.
Авыр кичерешләрдән бушаныр, рухи азык табар өчен «ШК» газетасының пәнҗешәмбе санын укыйм. Сишәмбе санында шәһәр тормышы, икътисадка кагылышлы язмалар белән танышам. Бу газетада милләтемә кагылышлы проблемалы мәкаләләр урын таба. Иң кыйммәтлесе - «ШК» миңа заман сулышын тоеп яшәргә, милләтемә тагын да якынаерга, ана телемнең матурлыгына инанырга, телебездән ләззәт алырга мөмкинлек бирде. Телне баету өчен, «ШК» газетасындагы язмаларны укырга да укырга. Байлыкның чиге юк бит аның... Шул вакытта мин кулыма «Шәһри Казан» газетасын алам...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: