Шәһри Казан

«Шурпа» ашап, «губадья» белән чәй эчтем

Чит илгә килгән һәр кеше илнең төрле матур урыннарыннан кала, шул милләтнең ризыклары белән дә танышырга омтыла. Ризык, җыр-биюләре, әкият-табышмаклары кебек, халыкның йөзен чагылдыра. Ә безнең кафе-рестораннар татар рухын күрсәтә аламы икән?! Шул максат белән Казан ашханәләрен татарча сөйләштереп карарга булдым.

Татар халкы өстәлен камыр ризыкларыннан башка күз алдына да китереп булмый, шуңа да юлымны Чистай урамында урнашкан «Катык» кибет-кафесыннан башларга булдым. Ишектән керүгә, мәктәптә беренче сыйныфларда өйрәткәнчә, елмаеп, «Исәнмесез», - дип, сүземне башладым. Минем белән дә сатучы мөлаем елмаеп татарча исәнләште. Мин, болай булгач, эш пеште, дип тагын да канатланып, сатучының әллә нинди эчлекле кабартмаларыннан да баллырак сүзләр белән, камыр ризыклары турында сораша башладым. Тик «татар апасы» гына, күңелемне төшереп, минем һәр биргән соравыма рус телендә җавап кайтара барды. Бу кыланмышын аңа шулай җайлырак булуы белән аңлатты. Шулай итеп, «татар апасы»ннан бер генә татар җөмләсен дә тартып чыгарып булмады. Аның каравы, киткәндә, шундый ук елмаю белән, мине: «Сау булыгыз» - дип озатып калды.

«Әкият» кафесы интерьерында да, менюсында да милли рух сизелми иде. Монда чигелгән сөлгеләр дә, сафьян читек кигән официантлар да юк. Аның каравы, кафеның ишек төбендә «Әкият» гаилә кафесы» дигән татарча язу эленеп тора. Эш вакыты да ике телдә бер хатасыз язылган. Түргә узгач та, кафе янә үзенең татарлыгын күрсәтте. Башта официантлар урысча эндәшсә дә, мин татарча исәнләшкәч, алар да тартынмыйча, татарча сөйләшә башлады. «Әкият»нең администраторы да татар булып чыкты. Миңа баланың туган көнен үткәрү мәҗлесе программасын да татарча төзеп бирде.

Кафеның менюсы гына урыс телендә. Татарча язылганнары да «Турылган ит белен кыстыбый» кебек урысчалы-татарчалы гибрид ризыклар булып чыкты.

«Чәй йорты»на килеп керүгә, борынга табадан яңа гына төшкән кабартмалар исе түгел, совет чоры ашханәләре рухы килеп бәрелде. Әйләнә-тирәмә карап, ишек төбендә басып калганымны да сизмәгәнмен. Бары: «У нас самообслуживание! Ида, давай!» - дигән сүзләр генә мине тизрәк күктән җиргә төшерде.

Мин «Катык»тагы кебек елмаеп, бар ашханәгә: «Исәнмесез!» - дип дәшсәм дә, аш салучыга бу тылсымлы сүзләр тәэсир итмәде. Йөзендә татар икәне язылса да, авызында урыс сүзләреннән ботка пешерүен дәвам итте ул. Кассада да минем белән урысча сөйләштеләр. Урысча аңламавымны, татарча гына сөйләшүемне белдергәч, алыш‑биреш татарча барды. Ашханәчедән бәдрәф кайда дип сорагач, әллә юри, әллә чыннан да аңламыйча, миңа озак кына кыстыбый тәкъдим итеп маташты.

«Чәй йорты» татар ризыклары ашханәсе дип саналса да, залда урыс радиосы акыра иде.

«Туган авылым» ресторан-күңел ачу үзәгенә юл тоттым. Анда «Камыр Батыр» балалар кафесына кердем. Кафе тыштан матур авыл өйләре кебек эшләнсә дә, эчтә милли рух бөтенләй юк иде. Администратор белән дә татарча сөйләшеп булмады. Туган телемдә эндәшсәм дә, ул бары урыс телендә генә сөйләде.

Соңыннан «Туган авылым»ның ресторанына кереп, меню белән таныштым. Монда да ризык исемнәре бары рус телендә генә язылган иде. Татар телендә берничә сүз кыстырганнар анысы, ләкин аны да татар телен «марҗалатмыйча» гына яза алмаганнар. Ресторан менюсында «Кызылык», «Губадья с кортом», «Элеш», «Эч почмак», «Биш бармак» кебек ризык исемнәрен очраттым. Ул мескен өчпочмакны ничек кенә язып карамаганнар инде: бер биттә генә дә «Эч-почмак» та булган, «Очпочмак» та... Урыслашып беткән татарлар өчен монда «Эбийка» торты белән дә авыз итеп була икән. Чын татар балалары беркайчан да әбиләренә «Эбийка» дими, ә матур итеп, яратып «әбием», «дәү әнием» дип эндәшә.

Бераз заманча рухта булса да, татар мохитен мин «Татар утарында» таптым. Килеп керүгә, мине Сабина исемле администратор каршы алды.

- Исәнмесез, сез татарча сөйләшәсезме? - дип сорадым мин.

- Бераз чамалыйм, ләкин миңа татарча сөйләшүе авыр, - диде кыз, елмаеп. Соңыннан ул да, вата-җимерә булса да, татарчага күчте. Кафеда татарча, русча, инглизчә сөйләшә торган официантлар бар икән. Меню да өч телдә төзелгән. Ризык исемлеге белән танышкач, артык бәйләнерлек әйбер күренмәде. Бары «Тавык шурпары» белән «Кияү пильмяне» генә «Татар утары»ның да «идеал» булмавын ассызыклады.

Мин кергәндә, кафеда классик музыка уйный иде. Татар көйләре булмаса да, классикага берничек тә каршы килә алмыйм. Ләкин кафеда үзебезнең Салих Сәйдәшевләр яңгыраса, тагын да күңеллерәк булыр иде кебек. Эленмә такталар да барлык таләпләрне туры китереп, өч телдә язылган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: