Шәһри Казан

Шыгырдан «Рублевка»сында яңа мәчет төзелә

Чувашстанның Шыгырдан авылында җиденче мәчет төзелә. Әлеге мәчет авылның яңа бистәләренең берсендә урнашкан. Монда 160 хуҗалыкның әле 50ләбе генә яши. Хан сарайлары кебек яңа йортлар янында татарның авыл архитектурасына хас булган, агачтан төзелә торган мәчет исә быел ук ачылыр дип көтелә.

Агач мәчет
Шыгырданда бүгенге көндә берничә яңа бистә бар. Моңардан тыш, былтыр 500дән артык хуҗалыкка исәпләнгән яңа бистәдән җир кишәрлекләре бирелә башлады. Ә яңа, агачтан төзелә торган мәчет исә шыгырданнар телендә «Рублевка» дип аталган, рәсми төстә көнбатыш микрорайоны дип йөртелгән җирдә, юл кырында төзелә.

Чувашстандагы кайбер татар авылларында яңа бистәләргә шундый атамалар бирү гадәте бар. Мәсәлән, Урмай авылында бер яңа бистә «Париж» дип атала. Мондый атамалар ялан кырда хан сарайлары кебек яңа йортлар калкып чыгу белән бәйле. Өстәвенә, Шыгырдан «рублевка»сында халык әле бик күп яшәмәсә дә, көннән-көн яңа йортлар барлыкка килә тора. Бистәнең 4 чакрымнан артык урамнарына асфальт җәелгән, җәяүлеләр өчен дә сукмаклар салынган, су һәм газ торбалары тартылган. Монда буш җир кишәрлеген сатып алу кимендә 700 мең сумга төшә. Яңа калкып чыккан йортлар нигездә ике катлы һәм алар кирпечтән.

Мәхәлләнең яңа мәчете, XX гасыр башына караган авыл мәчетләре өлгесендә, агачтан төзелә. Дөрес, аның беренче каты таш блоклардан, калган барысы да - Чувашстан урманнарында үскән нарат һәм имәннән.

Әлеге мәчет урыны бистәдә җир кишәрлекләре бирелгән вакытта ук билгеләнеп калдырылган иде. Ул яңа төзелгән рәсми мәхәллә милке булып тора. Дөрес, ярты чакрым ераклыкта гына тагын бер мәчет тә бар. Әмма, татар гадәтендә, яңа бистә үз мәчет-мәхәлләсе белән яшәргә тиеш. Өстәвенә, ике мәхәлләне олы юл да аерып тора.

Реклама

Яңа мәчетне Шыгырдан эшмәкәре Минсәит Күпкәнов шәхси акчасына төзетә. Авыл халкы да хәленнән килгәнчә ярдәм итеп тора. Мәчет Минсәит әфәнденең вакытсыз вафат булган хатыны Мөслимә ханым истәлегенә ядкарь булып, аның исемен йөртәчәк.

Музей да, кунак йорты да булачак
«Мөслимә» мәчете тулы бер комплексны тәшкил итәчәк. Мәчет янында имам йорты да, аерым бинада тәһарәтханә дә, музей да булачак. Музей бинасы бар инде. Бу - 1906 елда Шыгырдандагы Кызыл мәчет дип аталган иман йортының бер өлеше. Әлеге бина советлар чорында авыл идарәсе булып тора. Аннары колхоз аны башка урынга күчерә һәм үз кирәк-яракларына куллана. 1903 елда бинаны колхоздан авылның икенче мәхәлләсе үзенә ала һәм, сипләп, кечерәйтеп, мәчет янына мәктәбә итеп күтәреп куя. Ике дистә ел буе мәхәллә мәктәбәсе булып хезмәт иткән йөзъяшәр мәчет бинасы хәзер яңа мәхәлләдә, ташпулатлар янында яңадан сипләнеп, төзекләндерелеп куелачак. Анда авыл мәхәллә-мәчетләре тарихына кагылышлы музей эшләячәкләр.

Мәчет төзүче химаяче Минсәит Күпкәнов сүзләренчә, музейдан тыш, быел биредә кунак йортына нигез салып калдырачаклар. Монда теләгән һәркем дини мәҗлес-мәрасимнәр, никах, бәби чәйләре уздыра алачак һәм ул бушка булачак.

«Рублевка» бистәсенең проектына караганда, мәчет янында зур спорт мәйданчыгы, бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү үзәге төзү дә каралган. Шулай ук янәшәдә балалар мәйданчыгы да булыр дип көтелә.

Бу соңгысы булмас
Шыгырданда 1930 елларга кадәр сигез мәчет эшләп килә, тугызынчысы төзелеп ята торган була. Совет чорында аларны дәүләт тартып ала. Бары тик 1946 елда, сугыштан кайткан солдатлар үтенече белән, авылның ерак бер читендә урнашкан мәчет бинасын мөселманнарга бирәләр. Шул елда манара күтәрелә һәм ул мәчет 1989 елга кадәр республикадагы ике мәчетнең берсе булып тора. Мәчет бинасы 1996 елда яна. Бүген аның урынында таштан төзелгән мәчет эшли. Авылдагы башка мәчетләр дә 1990 еллардан соң төзелгәннәр. Шыгырданда әлеге агач мәчет соңгысы булмаска охшаган. Авылдагы әле җир кишәрлекләреннән генә торган өр-яңа бистәдә дә мәчеткә дип урын планлаштырылган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: