Шәһри Казан

Сихри дөньяга алып керде

Р.Ваһапов исемендәге фестивальне гел күзәтеп барам. Яңа тавышлар, яңа исемнәр танытуда аның, һичшиксез, роле зур. Шулай да, татар музыка сәнгатенең үсеш тарихын да, хәзерге торышын да күзалларга мөмкинлек бирүче әлеге зур чарага бу юлы бераз икеләнебрәк бардым. Залга узгач, беренче аккордларны ишеткәннән соң да фикерем әллә ни үзгәрмәде. Әмма берничә...

Реклама

Концерт дәвамында мин аның иҗаты белән бөтенләй таныш булмаганлыгымны аңладым. Моңарчы А.Гайнуллинны виртуоз баянчы, Финляндиядә яшәп иҗат итүче татар кызы Җәмилә белән берничә җыр башкаручы буларак кына белә идем. Ул миңа бөтенләй икенче яктан - олы сәнгать әсәрләре иҗат итүче, аларны төрле илләрдә яшәүче музыка сөючеләргә югары дәрәҗәдә җиткерүче, чын мәгънәсендә күпкырлы музыкант буларак ачылды.
Айдар Гайнуллин, баянда, аккордеонда бик оста уйнау өстенә (ул бик күп халыкара конкурслар лауреаты), инструменталь әсәрләр, хәтта билгеле фильмнарга көй язган композитор да икән. Кино өлкәсендәге дәрәҗәле «Ника», «Кинотавр» премияләре иясе. Дөньякүләм танылган музыкантлар М.Ростропович, А.Нетребко, Д.Мацуев белән уртак чыгышлар ясавы гына да ни тора! Бүген аның әсәрләре Берлин филармониясендә, Парижда, Лондонда, Вашингтонда һәм дөньяның тагын бик күп почмакларында башкарыла икән. Ә Казан тамашачысы А.Гайнуллинны яңа гына ачты: аның шәһәребездә беренче тапкыр зур концерт бирүе икән. Ул бу турыда үзе дә сәхнәдән бик дулкынланып, шул ук вакытта горурланып әйтте. Залда әти-әнисенең, якташларының, авылдашларының булуы җаваплылыкны тагын да арттыргандыр, мөгаен. Кичәдә үзе иҗат иткән бик күп әсәрләр, дөньякүләм танылган композицияләр башкарылды. Ә инде татар егетенең үз ана телендә сөйләшүе, матур итеп җырлавы тамашачыга бигрәк тә җылы тәэсир итте: зал аны, басып, алкышларга күмде, концерт тәмам булганнан соң да таралышырга ашыкмады. Айдар да ялындырмады, үзен яратып өлгергән тамашачысына кабат көйләрен тәкъдим итте.
Концертта А.Гайнуллинның иҗатташ дусты - җырчы Мәликә дә катнашты. Чын мәгънәсендә зур тәэсирләр алып, рухи яктан баеп кайттык бу тамашадан. Тагын да очрашуларны көтеп яшибез. Шундый талантлы татар егетен Казан тамашачысына таныткан Р.Ваһапов исемендәге фестивальне оештыручыларга аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: