Шәһри Казан

Симерәсең киләмени, кызым?

«Замана балалары хәзер унынчы сыйныфны бетереп туа», диләр. Мөгаен, дөрестер. Юкса балалар бакчасына йөргән баланың башына югары уку йортларында өйрәнелергә тиешле әйберләр ничек сыйсын?!

Затлы киемнәргә төренгән әни белән кызның ипи киоскы янындагы әңгәмәсенә шаһит булдым. Гадәти генә сөйләшү булса, аптырамас та идем. Витринага куелган тәмле-татлы ризыкларны күргәч, 5-6 яшьләрендәге тал чыбыгыдай кызчыкның пирожный ашыйсы килеп китте булса кирәк. Аның: «Алыйк әле», - дигән үтенеченә, әнисенең: «Бу артык калория, кадерлем», - дип җаваплавы аяктан ега язды мине. Аннан соң үзе: «Ярар, тик яртысын гына ашыйсың. Калганы иртәгә», - диде диюен.
Бакча баласына хәзердән үк калорияләр санату шулкадәр мөһимме икәнни?! Саный башласаң, ач та калырга мөмкиндер, болай булса. Баллыда - калория, майлыда - холестерин, тоз - ак үлем, ысланган ризыклар яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин...
Әйе, симезлек матур күренеш түгел анысы. Яшь кызларның баш бәласе ул. Зифа, матур булыр өчен, нинди генә диеталар тотмыйлар, нинди генә корбаннарга бармыйлар алар. Диеталары гына да мең төрле бит әле аның: карабодайныкы дисеңме, Кремльныкы, кефирныкы һәм башкаларныкы. Статистика мәгълүматларына караганда, дөнья халкының өчтән ике өлеше үз гомерләрендә бер булса да ниндидер бер диетага утырып ала икән. Ә менә артык авырлыктан котылырга теләүчеләрнең 34 процентының диетадан соң тагын да тазаруы, 19 процентының ябыгуы һәм теләгән авырлыкта бары бер ел гына торуы, 47 процентының шул ук артык авырлыкта калуы билгеле. Сүз уңаеннан, Америка галимнәре һәр диетаның да организмга начар йогынтысы булмый калмавын исбатлаганнар. Төрлесенең зарары төрле дәрәҗәдә, билгеле. Әлеге кыенлык белән очрашмаган кешеләр аларны ахыргача аңлап та бетерә алмыйдыр, бәлки. Бу яшь ана да кызының артык калорияләр турында кечкенәдән белеп үсүен, соңыннан симезлектән иза чикмәвен теләгәндер, күрәсең.
Чәй эчкәндә, авызына конфет арты конфет шудырган улыма карадым да, «бу да артык калория була торгандыр бит инде», дип уйлап куйдым. Алай да: «Күп ашама, тешең кортлар!» - диюдән ары узмадым инде, билгеле. Үзебезгә охшаса, калория дип кенә тәмле әйбердән баш тартачак бала түгел барыбер.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: