Шәһри Казан

«Син бит, улым, алты яшьтә олы идең инде»

Бар нәрсәгә битараф, сыңар теләге дә булмаган тулы бер буын үсеп килә дип исәпли кайберәүләр. Аларча бүгенге яшьләрнең күбесенә берни дә кирәкми: акча да, карьера да, мәхәббәт тә, чит илләргә йөрү дә һ.б. Алар көне-төне компью­тер янында утыралар һәм башка берни эшләргә теләмиләр. Урыс әйткәндәй, моңа кем гаепле һәм нишләргә?

Реклама

Минзәләгә кайтуыбызга кече улыбыз мунча ягып куйган. Сүз дә юк, булдырган, әлбәттә, тик хәзер мунча ягуны олы эшкә санасаң, тавык­лар көләр. Нәрсәсе бар инде аның? Коега шланг тоташтырып, казанга су агызасың да, миченә утын тутырып, ут төртеп җибәрәсең. Менә мин кечкенә чакта ягып та куя идем әле ул мунчаларны...

Беренче сыйныфта укыганымны төгәл хәтерлим (ә мин алты яшьтән укырга кердем), көянтә-чиләк белән ташый торган идем суны мунчага. Аяк­та биш-алты размерга зуррак резин итекләр (бездә бутый дип йөртәләр), әмма аларны кигәч тә, язын-көзен урамның каршы ягында урнашкан колонкага чыгам димә, чөнки 80нче еллар башында безнең авыл урамнарында К-700 тракторларына кадәр буксовать итеп ята иде.
Ике өй аркылы урнашкан күрше колонкага кадәр барырга кирәк. Туры гына бара алмыйсың, урамны техника актарып бетергән, берәр тирәнрәк сулы чокырга ялгыш бассаң, билдән батасыңны көт тә тор! Шуңа күрә, аркаңны коймага терәп диярлек, кырыең белән атлыйсың. Ике капка узгач, урамның теге ягына колонкага чыгып була. Яртышар чиләк су тутырып аласың да кирегә юл тотасың. Бер «рейс­ка» 10 литр чамасы су алып кайтыла. Ә мунчаның казаны зур иде, 40 литр­лы өч фляганың суы кереп бетә дип истә калган, димәк, кимендә 120 литрлы булган ул. Вәт үзегез исәпләп карагыз: аны тутырыр өчен, алты яшьлек малай саз ерып ничә рейс ясарга тиеш булган? Әле бит салкын су да ташып куярга кирәк...

Мичкә ягу үзе бер газап иде. Иске иде мунчасы да, миче дә, бер дә юньләп тартмый иде, төтене эчкә чыгып, бөтен мунчаны тутырыр иде, ул күзгә кереп әчеттерә, елата торган иде. Кайбер вакытларда утыны да чи була бит әле аның. Ә бер язда чәүкәләр интектерде мич морҗасына оя корып. Мичнең иң өстәге кечкенә ишеген ачып тәлинкәләрен алып куймакчы гына буласың, ә морҗа эченә ботак-чатак тутырып куелган. Чистартыйм дип тартып чыгара башласаң, чыкмый әле ул тиз генә! Ботак-чатаклар бер-берсенә чалыш-чолыш үреп куелган, хәтта алюминий чыбык белән урап ныгытылган.

Ә берсендә шул чүпләрне чистартканда, мунча идәненә төшеп, ике чәүкә йомыркасы чатнап ярылды. И кызгануларым, и сүгүләрем шул аңгыра чәүкәләрне! Минәйтәм, сезгә агач беткәнме инде оя ясарга?! Аннан соң, башым эшләп, морҗаны өстән тимер сетка белән каплап куйдым: төтен чыга, чәүкә керә алмый...

Хәзерге алты яшьлек малайларга карап торам да, мин чыннан да болар кебек чакта үзем сулар ташып мунчалар яктым микән, дип уйлап куям. «Син ул чакта олы идең инде», - ди әни. Ә, юк, төгәлрәге, болай булды ул. Энекәшем Ренат алтынчыны бетергән иде, ягъни аңа 13 яшь булган. Җәйге каникул вакыты бу, ишегалдында нидер эшләп йөрибез. Шунда мин энекәшкә: «Мунчага төртерсең әле, пычранып беттек, чайканып чыкмый булмас эш беткәч», - дидем. Вәт пешерде әни мине шуның өчен!

- Син нәрсә?! Бала-чагага шундый эш кушалар димени?! Мунчага ут капса?! Алла сакласын!
- Ул бит инде алты классны бетерде, ә мин алты яшьтә мунча яга идем. Нишләп бәләкәй булсын инде Ренат? - дим әнигә.
- Бәләкәй булмыйча! Син бит, улым, алты яшьтә олы идең инде, - диде әни.
Менә шундый «железная логика».
Әнинең тагын бер сүзе искә төште: «И улым, сезгә эләкте инде таякның авыр башы, - ди беркөнне. - Бә­ләкәй чактан акырсагыз да, бакырсагыз да, өйдә калдырып эшкә йөгерә торган идек, әзрәк үсә төшкәч, йорттагы эшләрнең күбесе сезгә булды. Хәзерге бала-чаганы карыйм да мин, бигрәк нык көйлиләр аларны, артыгын кыланалар кайчагында».

Катерина Демина исемле психолог та шул турыда мәкалә язган. Аның фикеренчә, ата-аналарның артык кайгыртуы аркасында бар нәрсәгә битараф, сыңар теләге дә булмаган тулы бер буын үсеп килә. Аларга берни дә кирәкми: акча да, карьера да, мәхәббәт тә, чит илләргә йөрү дә һ.б.
Саша исемле шундый бер малайны әнисе шушы психолог янына алып килгән. «Мин аның өчен барысын да эшлим, ә аның бармакка бармак сугасы да килми, - дип елаган ана. - Уф, үләм! Кая бара бу ­дөнья?!» - дип тә өстәгән инде, әлбәттә.

Хуш, сөйләшә башлаганнар, килеп чыккан вазгыятьне анализлап караганнар. Нәтиҗә нинди соң? Психолог фикеренчә, бу ана баласын арбага җигеп куйган ат шикелле катгый чикләр арасына ябып куйган, авызлыклаган. Менә шушы лицейда укыйсың, менә бу түгәрәкләргә йөрисең, менә мондый кием киясең, менә бу малай белән дуслашырга ярый, монысы белән ярамый һ.б. һ.б. Бу Сашаның ни турында булса да хыялланырга яки ни дә булса теләргә мөмкинлеге дә юк, чөнки теләсә дә, теләмәсә дә, барыбер ул дигәнчә түгел, әнисе әйткәнчә булачак, аның өчен алдан барысы да хәл итеп куелган инде.

Катерина Демина бу ана белән бер кызыклы эксперимент ясап караган. Кәгазь битенә улына карата булган таләпләрне язып куярга кушкан. Менә мондый исемлек килеп чыккан:
1. Бар нәрсәне дә үзе белеп эшләсен.
2. Һәрбер әйткән сүзне бер карусыз тыңласын.
3. Инициативалы булсын.
4. Үзенә киләчәктә кирәк булачак һөнәрләргә өйрәткән түгәрәкләргә йөрсен.
5. Эгоист булмасын, миңа карата игътибарлы һәм кайгыртучан булсын.
6. Үз максатына үҗәтләнеп ирешә белсен.

Шушы урынга җиткәч, ана, башын күтәреп, психологка караган: «Мин мөмкин булмаганны таләп итәм, ахрысы?» «Әйе», - дип аң­латкан психолог, яки футбол, яки балет, улыгыз яки һәрбер әйткән сүзне карусыз тыңлау­чы, яки инициативалы, үз максатына үҗәтләнеп ирешә белүче кеше булачак. Ә икесе дә берьюлы булу һич тә мөмкин түгел.
Мин бер кешене беләм, дип яза Демина, ул 15 яшендә берни эшләми һәм берни теләми иде. Бүлмәсенә кереп ята да теннис тубын стенага бәреп уйный иде сәгатьләр буе. Хәзер аңа - 30 яшь, аның белеме дә, дәрәҗәле эше дә, гаиләсе дә, җәмгыять­тә тоткан урыны да бар, ягъни тормышында бар нәрсәсе дә тәртиптә.

Ә 15 яшьтә һәркемнең үз кабыгында булып аласы килә. Мин дә шул яшьләрдә бүлмәмдә сәгатьләр буе түшәмгә карап ятканымны хәтерлим. Чөнки кеше дөньяны танып белә башлый, аның никадәр катлаулы оешканын аңлый, шул хәвеф-хәтәр, төрле куркынычлар тулы дөньяда үз урынын билгеләргә тырыша, киләчәк турында хыяллана, план-максатлар төзи. Аңа бу вакытта «син нишләп берни эшләргә теләмисең?» дип комачауларга кирәкми.

Чыннан да, һәр чорның үз билгеләнеше бар. Балачакта, яшүсмер вакытларда уйнап, иптәшләрең белән аралашып, шатланышып, үпкәләшеп, хәтта сугышып калырга кирәк. Балалар турында артык кайгыртып (без интеккәннәр дә җиткән, янәсе) аларны тулы канлы тормыштан мәхрүм итәргә ярамый.

Икенче чиккә барып бә­релү, ягъни ни теләсә, шуны эшләсен дип, бала тормышына бөтенләй катнашмау да дөрес түгел. Киңәшле эш таркалмас, ди халык. Шуңа күрә бала белән никадәр күбрәк аралашсаң, киңәшләшсәң, аның сүзләренә колак салсаң, шулкадәр яхшырак. Һәм, әлбәттә инде, балаңа яхшы үрнәк күрсәтә белергә кирәк. Кем икәнен төгәл генә хәтерләмим, тик бик билгеле һәм уңышлы кешеләрнең берсе әйткән бит: «Мине әти кабинетының ишеге астыннан чыккан ут тәрбия­ләде», - дигән. Ягъни бу кеше кечкенәдән әтисенең көне-төне эшләгәнен күреп үскән һәм аннан үрнәк алган, аңа охшарга тырышкан.
Минем малайлар да, күрәсең, миңа охшарга тырышалардыр. Җәйге каникулга чыккач, бер-ике атна ял иттеләр дә, икесе дә эшкә керде. Белгәнебезчә, «иң мөкатдәс нәрсә - эш»...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 16 декабря 2017 в 07:33
    Ял көннәрендә көчле буран көтелә
    Бүген, 16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.
    81
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 10:00
    Герой әби Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.
    186
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:11
    Ялт-йолт килеп торсын өчен Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.
    149
    0
    0