Шәһри Казан

Син нинди кар бөртеге?

Мин дә белми идем шул - соңгы ике миллиард елда яуган кар бөртекләре арасында ике бер үк төслесе юк икән. Һәр яуган кар бөртеге - бердәнбер! Һәм бу яңалыкны мин балалар теленнән ишеттем - Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына кунакка барган җирдән инде дүрт айга якын уздырылган дуслык дәресләренә туры килдем...

Сәер тоелды башта: дус булыйк, дус яшик, дип, инде дуслык кадерен белгәннәр, тормыш күргәннәр генә сөйләшә кебек. Ә монда мәктәп балалары - Казан мәктәпләренең җиденче сыйныфларында белем эстәп йөрүчеләр үзара фикер алышырга килгән. Башта биш катлы Дуслык йортында урнашкан 35 милли оешма бүлмәләре буйлап йөри алар, аннан Халыклар дуслыгы Ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бүлмәсенә кереп, ул утырган урындыкка утырып карый. Ә андагы хис-кичерешләр!.. Берсе башына киеп караган папахасын тиз генә салырга теләми, икенчесенә уйгыр киемнәренең тегелеше үтә кызык тоела, тагын бер мутын Мөхәммәтшин бүлмәсеннән алып чыгып китәм димә...
Ә концертлары! Теләсә нәрсә әйтсеннәр, әмма сәхнәдә балалар чыгышыннан да матуррак күренеш була алмый. Концертта катнашкан бәләкәчләрнең һәммәсе монда - Дуслык йортына йөреп әзерләнүчеләр икән. Дуслык йорты җитәкчесе Ирек абый Шәрипов әйтүенә караганда, милли оешма вәкилләренең балалары гына түгел, теләгән һәркем мондагы түгәрәккә язылып, баласын бирегә йөртә ала икән. (Менә, мин әйтәм, чын Дуслык йорты: эшләмәгән эше, тотынмаган башлангычы юк!) Татарстанда җәмгысе 173 милләт вәкиле яшәсә, шуларның 35енең монда үз оешмасы эшли, үзләренең җитәкчелеге, эш планнары, дигәндәй... Әнә, балалары да монда килеп шөгыльләнә икән, сәхнә костюмнарын исә Дуслык йорты үзе тектереп бирә.
Мин монда кабат 4 яшьлек Хамиса Магомаева исемле кызның овар, биш яшьлек Зәринә Мөхәммәтшинаның көнчыгыш биюе башкаруын карар өчен генә дә килер идем. Алар янына дүрт милләт вәкиле - әзәрбайҗанлы, грузин, башкорт, әрмән кызларының бернинди акцентсыз татар телендә «Казан - минем Ватаным» дип җырлавы да сокландырды. Казанның мюзикл мәктәбе башкаруындагы «Кар бөртекләре» дип аталган мюзикл исә алда телгә алган яңалыкны да ачты - кар бөртекләре дә төрле-төрле икән! Милләтләр һәм кешеләр төсле үк! Ирле-хатынлы Карина һәм Дмитрий Булычевларның әлеге мюзиклын шулай ук мәктәп яшендәге балалар сәхнәләштерде. Кар бөртекләре кебек, милләтләр дә эреп юкка чыкмаска, кеше үз йөзен, үз төсен югалтмаска тиеш. Без һәрберебез үзебезчә матур!
Сәхнәдән балаларны сәламләргә менгән Дуслык йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов та шул ук сүзне әйтте: «Без һәрберебез кабатланмас, һәрберебез төрле-төрле, әмма үзара дус яшәү кирәк. Кемдер кыска буйлы булуы белән матур, кемдер шәп дус була белүе белән генә дә алыштыргысыз - үзара охшашлык та юк, әмма һәркем үз урынында кадерле».
Мин башта шәһәр яшүсмерләрен - җиденче сыйныфта укучы егет-кызларны күргәч, бераз шикләнеп тә калган идем. Ай-һай, димен, боларга нәрсәдер җиткерү дә, бер очрашу белән аңнарына ни дә булса сеңдерү дә, Мәһдиев әйтмешли, «едва ли». Әмма концерт-очрашу соңында барыбер тойдым: тулаем һәр әйтергә теләгән фикергә колак салып, сеңдереп утырмасалар да, аларның һәрберсендә оеткы, күңелләрендә эз калды. Башта телефон, планшетларыннан аерылмыйча гына сәхнәгә күз салгалаган кайберәүләр дә мюзикл барышында ул техникаларын сумка-букчаларына шудырды, башта чыш-пыштан гына торган аудитория бераздан сәхнәгә беректе. Бәлки, сәхнәдән яшьтәшләре сөйләмәсә, реакция башка төрле булыр иде. Әмма монда һәр фикерне иҗади яктан талантлы яшьтиең әйтсен дә тыңламый кара...
Сентябрь аеннан башлап, Дуслык йорты әнә шундый өч меңгә якын баланы үзендә кабул иткән икән инде. Декабрь аена кадәр эксперимент рәвешендә барган әлеге дәресләрне Казан мэриясе башкарма комитеты да хуплап чыккан. Хәзер әлеге очрашуларга, концерт-мюзиклга мәктәп укучыларын җыйнау дәвамлы эш булачак - Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да Казан укучыларына, бирегә килеп, аралашу мөмкинлеге тудырылачак.
- Без гомер-гомергә бер тирәдә эшләгән, фикер алышкан абзыйлар, үзара җыйнаулашып, безгә дус яшәргә, толерантлыкны саклауда менә шушындыйрак эшләр башкарырга кирәк, дип сөйләшергә күнеккән, - ди Ирек абый, соңыннан фикер алышканда. - Ә без бит инде аны фикер алышмасак та беләбез, ул тармакта, кушмасалар да, эшлибез. Бу тармакка төрле катлау кешеләрен дә җәлеп итәргә кирәк. Мәктәп яшендәге - нәкъ менә аңлы, әмма әле борыннарына мәхәббәт исе кермәгән җиденче сыйныфтагыларны бирегә җыеп, сөйләшергә карар кылу да юктан тумады. Әлеге дуслык төшенчәсе, күп милләтле республикада үзара дус-тату яшәү нигезләре яшьтән төшендерелергә тиеш. Ничек килеп чыгар - анысын вакыт күрсәтер, әмма мин үзебезнең дөрес юлдан барганыбызны беләм. Бик күп төшенчәләр ана сөте белән керергә тиеш, тана сөте, һәрвакыттагыча көчсез булачак...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: