Шәһри Казан

Сингапурың бер якта торсын

Канаштагы техникумны үз күзләре белән күргәч, журналист шундый фикергә килгән Тәмәке тартканыңны күрсәләр, бер айлык стипендиядән колак кагасың, ә инде хәмер исе килсә, уку йорты белән үк саубуллашасың. Бирегә укырга керү өчен уртача өлгереш кенә җитми, көндәлегеңдә «4»ле һәм «5»леләр булсын. Мондый югары тәртип белән хәрби уку йортлары гына мактана...

Реклама

Канаштагы техникумны үз күзләре белән күргәч,
журналист шундый фикергә килгән

Тәмәке тартканыңны күрсәләр, бер айлык стипендиядән колак кагасың, ә инде хәмер исе килсә, уку йорты белән үк саубуллашасың. Бирегә укырга керү өчен уртача өлгереш кенә җитми, көндәлегеңдә «4»ле һәм «5»леләр булсын. Мондый югары тәртип белән хәрби уку йортлары гына мактана аладыр, ә сүз гап-гади бер техникум турында бара. Хәер, гади дигән сүзне бу урында куллану дөрес тә түгелдер. Без бит техникумнарда, көллиятләрдә тәртибе бик ялтырамаган, белеме белән мактана алмаган яшьләрне күрергә күнеккәнбез, бигрәк тә эшче һөнәр ияләрен әзерли торган уку йортларында. Югарыда әйтелгән техникумда миңа да булырга туры килде. Юлламаны исә Арчада үткән август киңәшмәсеннән алдым дисәң дә була.
Быелгы киңәшмәдә гадәти булмаган ике чыгыш яңгыраган иде. Аның берсе Сингапурның EDUCARE компаниясе директоры Майк Тируманныкы. Сингапурлылар мөгаллимнәребезне белем бирүнең алдынгы алымнарына өйрәтә башлаганнар. Безнең белем бирү системасы тамырдан дөрес түгел дияселәре килә аларның, ләкин бу яңалыкка шикләнеп караучылар аз түгел. Ник дигәндә, без әле аның нәтиҗәсен күрмәгән, һәр илнең үз үзенчәлекләре. Гадәти булмаган дип тамгаланган икенче чыгыш «Транснефть» компаниясенең «Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдар Шәмгуновныкы булды. Киңәшмәнең көн тәртибен кулга тоттыргач та, производственник-җитештерүче укытучылар арасында нишләп йөри икән дигән кызыксыну уянган иде, юкка булмаган. Бүген белемсез дипломнар, булдыксыз белгечләр, һөнәрен үз итмәгәннәр буа буарлык. Таныш-белешләребез арасыннан гына барласак та, азмы югары уку йортын тәмамлап, кибет кассасы артына басканнар, бәрелеп-сугылып йөрүчеләр. Бу хәл әти-әниләрнең дә, дәүләтнең дә кесәсенә суга. Илдар Шәмгуновның чыгышы әлеге катлаулы мәсьәләдән чыгу юлын күрсәтте дияргә була. Дөресрәге, аларның эш тәҗрибәсе, монда инде нәтиҗәсе ничек булыр, дип баш ватасы юк. Бар да күз алдында.
- Безгә әзер, булдыклы белгечләр кирәк. Беренче көннән эш урынына киләсең дә бөтен таләпләргә туры килерлек итеп эшли башлыйсың, эшли-эшли өйрәнер әле дигән сүз безнең очракка бармый. «Транснефть» тармагында эшләү бик җаваплы. Булдыксыз бер эретеп-ябыштыручы аркасында гына әллә ни чаклы зыян килергә мөмкин. Кайбер оешмалар, без теләсә кайсы уку йортыннан иң-иңнәрне сайлап алабыз, дип аңлатырга тырышалар. Мин бу фикер белән килешмим. Мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алып, укыганда ук корпоратив таләпләргә күнектереп, кая барасыңны, нинди эш башкарасыңны энәсеннән җебенә хәтле төшендерүгә ни җитә?
Нәкъ менә шушы теләк 2006 елда «Транснефть» җитәкчелеген үзләренең уку базасын булдыру турында уйландыра башлый. Һәм менә Россиянең иң яхшы техникумы бүген бездә түгел, Канашта. Биналарның төзеклеге, остаханәләрнең, матди-техник базаның байлыгы белән тиңләшергә, ай-һай, бездәге кайсы көллият яки техникум гына алыныр икән. Бер мөмкинлек кулдан ычкынган, хәзер инде һич югы аларның тәҗрибәсен өйрәнеп, үзебездә кулланырга иде. 2007 елда «Транснефть» училище белән килешү төзегәннән соң, аны бик кыска вакытта, алты ай эчендә сүтеп кора. Шул көннән башлап, компания ниндидер матди ярдәм күрсәтүне генә бурыч итеп куймыйча, уку йорты белән бер булып, көндәлек мәшәкатьләрен кайгыртып яшиләр. Туклану, тулай торак, укыту, студентларның ялы, ремонт эшләре. Кайчандыр училище булган бу уку йорты узган елдан техникум статусында һәм монда 20-30 төбәктән килеп белем алалар. Сүз мәктәпне тәмамлаучылар турында гына бармый. Узган ел, мәсәлән, ел дәвамында 33 төбәктән килгән 4500 кеше курслар үткән. «Транснефть» компаниясенең барлык төбәктәге бөтен эшче хезмәт ияләре белемнәрен, квалификацияләрен күтәрергә бирегә килә. Укытуның сыйфаты да, яшәү шартлары да югары дәрәҗәдә булырга тиеш, чөнки моның өчен компанияләр акча түли. Эше белән ашы бергә. Моңа бәйле рәвештә техникумга өстәмә керем дә килә дигән сүз. «Теләгәндә уку йортларының һәркайсы диярлек акча эшли ала. Акча - җирдә, бөгел дә ал», - дигән фикердә Илдар Наилевич. Канаш техникумының бүген эшче һөнәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча 22 юнәлештәге лицензиясе бар. Болар бар да «Транснефть» ярдәме белән ирешелгән. Җитештерүче компания белән бергәләп эшләү, эш бирүченең таләпләрен белергә, алар белән бер дулкында булырга мөмкинлек бирә.
- Иң элек кадрлар бүлеге хезмәте кайда, нинди һөнәр ияләре кирәклеген билгели, - ди Илдар Наилевич, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып. Армиядә булган, медицина тикшерүе үткән, компания таләпләренә туры килгән яшьләрне сайлап алып, алар белән килешү төзелә, ун ай уку дәверендә 4000нән алып 6000 сумга хәтле стипендия түләнә. Бу гадәти уку йортында түли торганга өстәп. Димәк, иң өлгер, булдыклы студент 6600 сум акча алачак. Тулай торакта бушка торалар, бушка тукланалар.
Тулай торак дигәннән, анысын үзем дә күреп кайттым. Һәр бүлмәдә суыткыч, телевизор, өстәл-урындыклар. Хәтта автомат кер юу машиналары да бар. Кичләрен кафе, тренажер залы эшли. Кайгыртучанлык укып чыккач та дәвам итә. Яшь белгеч уку чорында ук үзенең эш урынын, кайда нинди коллективка барасын тәгаен белеп тора, монысы бер, әле эшли башлагач та, өч елга хәтле аның уңышлары, сәләте, проблемалары белән даими кызыксынып торалар, анкета алып баралар. Аннан соң билгеле вакыт үткәч, һәр һөнәр иясе кабат укулар үтә. Әлеге тәҗрибә һәр як өчен дә отышлы. Беренчедән, уку өчен тотылган акча җилгә очмый. Икенчедән, яшь кеше укыганда ук үзен кирәкле санап, кайгыртучанлыкны тоеп тора. Бу кешенең бәясен күтәрә, бу очракта нәкъ менә гап-гади эшче кешенең. «Алар безгә ят түгел», - ди Илдар Шәмгунов техникумда укучылар турында сөйләгәндә. Яшь белгечләрнең һәркайсына шушындый язмыш насыйп булсын иде дә соң. Монысы өчен инде Сингапур да кирәкми...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: