Шәһри Казан

Сәлахетдин бай эзләре

Балык Бистәсе районының Күки авылында Сәлахетдин бай йортына 100 ел тулды. 1912 елда салынган әлеге ике катлы йорт диварлары шактый гыйбрәтле хатирәләр саклый.

Әтием Равил белгән-ишеткәннәргә караганда, Сәлахи бай заманында шушы төбәктәге иң зур мал-мөлкәтле, атаклы кешеләрнең берсе саналган. Күкидә аның кирпечтән төзелгән йорты, авылда һәм Балык Бистәсендә икешәр кибете, Чулман (Кама) буенда причалы, Чистай шәһәрендә сабын заводы һәм кибете, Пермь пароходчылыгында ике пароходы булган.
Әминә әбием яшьлек хатирәләренә бирелгән вакытларында: «Безнең төп нигез урамның икенче ягында, Сәлахи байлар йорты каршында иде. Шулай 5 яшьләр чагымда өстемә киенергә теләмичә, әниемнән кача-кача, урамга йөгереп чыкканмын һәм Сәлахи байларның әле осталар төзеп кенә ятучы капкаларыннан ишегалларына узганмын. Сәлахи байның әтисе Хөснетдин бабай: «И, Ходаем, капкадан беренче булып шәрә хатын-кыз керде. Бу нигезнең бәхетләре булмаячак икән», - дип, авыр көрсенеп, әйтеп куйган», - дип сөйли иде. Юраган юш килә дигәндәй, 1917 елдагы Октябрь революциясеннән соң Хөснетдин карт нәселе өчен кара көннәр башлана. Сәлахетдин байның мал-мөлкәте тартып алына, ә 1937 елда Сталин репрессиясенә эләгәләр. Мул тормышларына карамастан, Сәлахи бай гаиләсе гади һәм халыкка ярдәмчел булган. Шунлыктан, НКВД кешеләре беренче килгәнендә, авыл халкы дәррәү кубып, гаиләне кулга алырга ирек бирмәгән. Ләкин икенчесендә, атларга атланып, мылтыклы чекистлар килгән. Инде нык картайган һәм авыру хәлдәге Хөснетдин бабайны, «барыбер үлә» дип, авылда калдырганнар. Бичара карт башта инеш буендагы иске мунчада җан асраган, кышка таба авыл кешеләре аны үз өйләренә алып менгән. Сәлахетдин байның үсмер улы Габдулла: «Зинһар, алып калыгызчы! Көтүләрегезне бушлай көтәр идем», - дип, җирләргә тәгәрәп елаган. Аңа кушылып авыл халкы күз яше түккән, тик алып кала алмаганнар. Сәлахетдин байның Камилә исемле кызы белән әбием Әминә бергә уйный торган булганнар. «Өйләрендә җиһазлар күп түгел иде. Беренче каттагы бүлмәләрдә сәкеләр тезелеп киткән. Икенче каттагы зур бүлмәләрендә шкафлары белән сырлап ясалган өстәлләре бик матур иде», - дип сөйләгәне булды әбиемнең. Гаиләне кулга алган вакытта Камилә урманга таба йөгерә. Тик атлы чекистлар аны инеш буендагы әрәмәлектә куып тоталар һәм явызларча көчлиләр. Пароходта башта Пермьгә озатылганда Камилә: «Шушы канлы күлмәгемне өстемнән умырыплар ыргытыр идем», - дип өзгәләнеп елаган. Әмма чекистлар алмаш киемнәр алырга да рөхсәт бирмәгән. Сәлахетдин бай Хабаровск якларында җирләнгән. Улы Габдулла репрессия җәбер-золымнарыннан исән калган.
Сәлахетдин бай йортының як-ягында баганалары һәм өсте көянтәләп, кызыл кирпечтән эшләнгән капкалар әле 1970 елларда да тора иде, хәзер инде юк. Ә менә йортлары төзек. Аңа төрле елларда мәктәп сыйныфлары, китапханә, тегү цехы, медпункт, районның өлкәннәр йорты да сыенды. Бүген кабат китапханә сыйфатында файдаланыла.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: