Шәһри Казан

Сәлам, язгы кояш!

Олы кешеләрнең сәламәтлеген читкә куеп, кабат балаларныкы турында сүзем. Иртән баласын уятып, бакчага илткән, мәктәпкә озаткан ата-аналар мине аңлар. Медведевның иң зур бүләге безгә иң зур бәлагә әйләнде ләса...

Реклама

«Бу иртәнме, кичме?» - дип уянган кызым бакчада төштән соң йокыдан торышына да шул ук сорауны бирергә мәҗбүр икән. Саташырсың да инде - иртән торуыбызга караңгы, кич эштән кайтуыбызга да шул ук хәл. Кайдан килсен дә ул кәеф, кайдан кешедә дәрт-дәрман ташып торсын ди?! Әвәләнеп торган кечкенә балаларыбыз икеләтә жәл. Караңгыда күзне ертып торасы килми шул кышын, һәркем кичен вакытында да ятмый. Без дә һәр иртәдә кадерле Медведевны «яратып» телгә алабыз - иллә дә мәгәр кызык итте ул безне. Әйбәтлеккә әйбәт итеп эшләргә теләде инде ул, ә килеп чыгышы, Черномырдин әйтмешли, һәрвакыттагыча булды. Һәр өйдәге иртәнге манзараны гына күрми Дмитрий Анатольевич - аның бит инде улы Илья күптән студент шулпасын чөмерә... Без исә иртәләрен күзләре ачылмаган баланың авызын ачтырып, теш чистартабыз, урындыкка терәп куеп, чәч үрәбез. Рәхәт!..
Кешенең табигатькә бәйлелеге шуның кадәр көчле инде. Юкка гына аны биологик сәгать буенча яши димиләр. Олы кешеләр дә бу җәйге-кышкы вакыт күчерү матавыгын үз җилкәләрендә татып белде. Кайвакыт эштә көндезен урамнан урап керергә вакыт тапмасаң, кичкә үзеңне тукмалган кеше кебек хис итәсеңне көт тә тор. Әле кайтышлый шәһәрнең бөкеләренә килеп кабасыңны да искә алсаң...
Кояш, кояш, кояш кирәк! Шуңа да эштәге тәрәзәдән күк йөзе аязып, якты, кояшлы көннәр килүгә кәефләргә кадәр үзгәрә башлады. Студент вакыттагы этлекләр дә искә төшә. Хәер, этлек дип инде, көн озаеп, кояш елмая башлауга калдырылган дәресләр саны инде ул...
Юк, эштән качарга җыенудан да түгел. Язны сагындык! Кояшны, аяз күк йөзен, җылы һава торышын. Чәчләрне тузгытып, изүләргә җил шуклыгы урап, бит очларын кызартып, язгы күлдәвекләр өстендә балачак хатирәләрен яңартасы килә...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: