Шәһри Казан

Үсми тор, күршекәем...

Балачакта табигатьтән барлык сыйфатлар салынса да, чын ир-атлар кими бара.

Авылга кайтып, ишегалдына чыгуга, капка астындагы нәни аякларны күреп, ишек ачарга ашыгам, күршедәге биш яшьлек кечкенә дустым кергән ләбаса. Күренмәсә, капка төбенә чыгып, берничә тапкыр барлыйм. Үзе әйтмешли, «рәхәтләнеп эшлибез, сөйләшәбез» без аның белән. Әллә үзем кыз балалар гына тәрбияләгәнгә, бу нәни «егет»нең сүзләрен һәм гамәлләрен бик игътибар белән күзәтәм. Күршем әрсез дә түгел, ярый белән ярамыйның чиген дә бик төгәл билгели. Кайбер балалар кебек, бераз ияләнеп киткәч, баш түбәсенә дә үрмәләми. Ә инде теле... «Телисезме, мин сезне корабльгә утыртып, айга хәтле алып менәм. Машинагыз ватылса да борчылмагыз, үзем ясап бирермен. Бандитлардан да курыкмагыз, мин - «әйбәт бандит» сезне саклармын». Кайсы ир-егеттән генә ишетерсең әле мондый сүзләрне. Балалар әкият тыңлагандай, аны тыңлыйм, үзем уйлыйм: күр бу баланы, чын ир-егетләр кебек ләбаса. Якларга да, сакларга да әзер. Биш яшьлек балада ир-атларда булырга тиешле барлык сыйфатлар да бар, димәк, алар табигатьтән салынган. Ә каян килә соң тормыштагы ир-ат булмаган ирләр? Җәмәгать транспортына керсәң, алгы урыннарда киерелеп бара бирәләр, ник шунда авырлы хатын корсагын терәп бармый. Руль артына утырган туташ һәм ханымнарыбыз да ирләр телендә йә «корова»га, йә «коза»га әвереләләр дә куялар. Ир-атлар табигатьтән килгән сыйфатларын кайчан югалта башлыйлар икән соң? Җәмгыяте шундыймы, әллә ирләр йомшак белән җылыны тиз тоеп аламы? Сүз дә юк, гаеп хатын-кызларның үзләрендә дә бардыр анысы. Күп кенә кызларның телефоннарында егетләренең исемнәре «пескәем» яки «песнәккәем». Хәтта кайбер тормыштагы ханымнар да ирләрен «малыш» исеме астына теркиләр. Яннарында «арысланнар», «солтаннар» булуын теләмиләр, ахры.
«Апа, мин тиз генә зур булам да, бияләй киеп, сиңа булышырга керермен», - дип тыкылдый күршем. Юк инде, дустым, вакытны ашыктырып, мине дә картайтма, үзең дә шушы нәни килеш кенә торып тор. Кем әйтә әле зур булгач үзгәрми калырсың дип. Булышуны күңел өмет итми анысы, сәлам дә бирми китсәң, бик авыр булыр. Ә эшне ничек тә эшлибез инде аны, бигрәк тә колакка шулай, май сөртеп торучы булганда... Тукта, мин үзем үк сине боза башладым түгелме соң?! «Әйдә, үскәнем, тот әле менә бу көрәкне».

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: