Шәһри Казан

Сочи. Җиңүче кем?

Бүген дөньякүләм җәмәгатьчелекнең игътибары Сочига төбәлгән. Россия ХХII кышкы Олимпия уеннарын уздыру хокукына ия булганнан бирле җиде ел дәвамында бу турыда күп сөйләнде, әле уеннар тәмамлангач та, аның кайтавазы озак барачак. Тәнкыйтьләүчеләр дә аз булмады, үзең берни дә эшләмичә, рәхәтләнеп башкаларның эшен тикшереп, белдеклеләнеп утыру рәхәт бит ул. Журналистлардан башлап,...

Бүген дөньякүләм җәмәгатьчелекнең игътибары Сочига төбәлгән. Россия ХХII кышкы Олимпия уеннарын уздыру хокукына ия булганнан бирле җиде ел дәвамында бу турыда күп сөйләнде, әле уеннар тәмамлангач та, аның кайтавазы озак барачак. Тәнкыйтьләүчеләр дә аз булмады, үзең берни дә эшләмичә, рәхәтләнеп башкаларның эшен тикшереп, белдеклеләнеп утыру рәхәт бит ул. Журналистлардан башлап, Көнбатышның эреле-ваклы сәясәтчеләренә хәтле тәнкыйть утына тотып карады. Литва милләтчеләре «Россиянең Сочины оккупацияләвенә» каршы пикетта белдергәнчә, Сочи - Россия тарафыннан басып алынган черкес-адыгей җирләре. «Биредән куылган халыкларның язмышы Россия һәм Советлар оккупациясендә булган литвалыларга яхшы таныш», - ди алар. Литва милләтчеләре җәмәгатьчелеккә «Литва - урыслардан башка», «Яһүдләрне үтер» дигән лозунглар аша таныш.
Сочига хәтле Кышкы Олимпия уеннарын төрле дәүләтләр егерме бер тапкыр уздырган, ә алар гомер бакый ата-бабалары яшәгән җирләрдә урнашканмы? АКШта ул берничә тапкыр булды, ә анда Атабыз Адәм белән Анабыз Һәва чорыннан бирле полосалы-йолдызлы байрак җилфердәгәнмени? Биредә гасырлар буена гомер кичергән җирле халык үзеннән-үзе юкка чыкканмы, әллә инглиз һәм испанлылар тарафыннан кырылып-себерелеп беткәнме? Литва милләтчеләре Россия тарихының караңгы якларында казынганда, башкаларныкын ни сәбәпледер «күрми» генә уза, чөнки шулай кулайрак. Нишләптер аларны Әфганстан, Сирия, Гыйрак, Вьетнам һәм Корея халыкларының язмышы борчымый.
«Россия олы юлга кайтты»
Литва милләтчеләре тарих битләрен актару белән мавыгып китеп, «оккупация»нең нәрсәне аңлатканын белмәгән (бәлки белергә теләмәгән. - Ф.М.) бер заманда, АКШның үзәк басмалары Сочидагы уеннарның ачылу тантанасыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. «Уеннарны күз явын алырлык итеп һәм горурлык белән башлап җибәргән Россия олы юлга кайтты», - дип яза «Нью-Йорк Таймс» газетасы.
«Россиянең үзе кебек үк гүзәл һәм серле» - Канада басмалары Уеннар ачылу тантанасын әнә шулай бәяли. CBC телекомпаниясе билгеләгәнчә, «Тантана бай һәм катлаулы тарихлы, мәшәкатьле соңгы ике дистә елдан соң кабат күтәрелеп баручы Россияне танытуны максат итеп куйган». «Россия үз-үзен күрсәтте - космоста, мәдәнияттә һәм фәндәге казанышлары, революция, урак белән чүкеч, патшалар һәм большевиклар, боксчылар һәм биючеләр. Болар барысы да - Россия», - дип үзенең кичерешләре белән уртаклаша «The Ottawa Citizen» газетасы.
Швейцариянең «Тан» газетасы ачылу тантанасын тасвирлаганда сәясәтне дә читләтеп узмый. Аның фикеренчә, Сочида АКШның дәүләт вәкилләре булмавына төп сәбәпче - Сүрия, Украина һәм Сноуденга кагылышлы мәсьәләләрдә уртак фикергә килә алмау. «Россиянең әлеге уеннарда берүзе калу ихтималы бар иде, әмма барысы да киресенчә килеп чыкты - АКШ һәм аның тарафдарлары ялгызлыкта калды», - дип яза «Тан». Газета шулай ук: «Аларның килешә алмаулары тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», - дигән фикерне дә алга сөрә.
Спорт мөнәсәбәтләрне ныгыта
Билгеле булганча, Сочи уеннарында 88 илдән спортчылар көч сынаша - бу Кышкы Олимпиадалар рекорды. Моннан дүрт ел элек Ванкуверда узган уеннарда 82 генә иде. Ачылу тантанасында 44 илнең башлыгы катнашты. Сербия Президенты Т.Николич белдергәнчә, шуның хәтле күп илнең башлыклары җыелу - алар арасында күп сорауларның хәл ителешен аңлата: «Спорт рухы спортчыларны гына түгел, ә халыклар һәм дәүләтләрне дә дуслаштырырга, мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә», - ди ул.
Уеннарга хәтле төрлечә тәнкыйтьләп, ачылу тантанасыннан соң күпләрнең фикере үзгәрүдә берничә сәгатьлек тарихи сәяхәтнең роле аз түгел. Россия - ракеталар, Калашников автоматлары гына түгел, ул әле беренче чиратта югары мәдәният һәм фән казанышлары иле. Күпләр бу көнне Россиянең даны Жуков белән Суворов, Петр I белән Екатерина патшабикә, Пушкин белән Достоевский гына түгел, ә күпләгән композиторлар, фән эшлеклеләре, рәссамнар, шагыйрьләр, спортчылар, һәм биредә гомер кичергән ике йөзгә якын милләт вәкиле икәнен белә алды. Медальләр саны буенча кем генә җиңүче булса да, Россия бу уеннарда күптән отты инде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: