Шәһри Казан

Соңга калганга колакчын «гаепле»

Хуҗа Насретдин яраткан ишәген янында йөрткән сыман, без колакчыннардан (наушник) аерыла алмыйбыз. Автобуска керүгә, билетка акча капшыйсы урында, шул буталып беткән колакчыннарны чыгарып, сүтә башлыйбыз. Имеш, кондуктор көтеп торыр әле, эше шул ич! Килеп, аркаңа какканчы музыка тавышын тыңлый бирәсең. Аны кая ишетү ди?!

Реклама

Элек этендә дә, бетендә дә кәрәзле телефон дип шакката идек. Хәзер нәрсә? Транспорт эченә кергән әзмәвердәй абыйларның да колакларында шул колакчыннар ялтырый. Аның зарарын күптән оныттык инде. Без мәктәптә белем алганда, укучылар колакларын аның ише белән «тутырмый» иде әле. Әмма 11 нче сыйныфта укыганда, тормыш иминлеге нигезләре укытучысының сыйныфташыма әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә. «Колакчыннар аркылы музыканы бик кычкыртып тыңласаң, колагың зәгыйфьләнеп калуы бар», - дигән иде ул. Бу сүзләр онытылмаса да, заманнан артта калып булмый шул. Без дә тыңлыйбыз аны. Тик кайбер битарафлар яки үз-үзләрен кайгыртучылар кебек түгел инде. Алайса, бөтен автобусны дер селкетеп торган рок музыкасын арып-талып эштән яисә укудан кайтып килүче һәр кеше тыңларга мәҗбүр.
Шул колакчыннар «гаебе» аркасында, әле сәер очракларга да юлыгасың икән! Мин бер әйберне күз алдына китерә алмыйм. Ничек инде ул сине бөтен дөнья эзләп йөргәндә, син аннан качасың? Хәзер барысын да тәфсилләп аңлатам.
Автовокзал каршына килеп туктаган автобуска энем белән «ялт» кына кереп утырдык. Кузгалырга ашыкмый гына бит транспорт дигәне! Ә без тизрәк өйгә юл тоту ягын чамалыйбыз. Шулчак микрофоннан Балык Бистәсе ягына кайтучы бер кызның исем-фамилиясен бертуктаусыз атый башладылар. Теге кыз килми генә бит! Вәт, мин әйтәм, әллә онытылып, йоклап ята инде бу?! Автобус тора, шофер кузгалырга уйламый да. Хәер, озакламый, автобустагы бер пассажир теге кешене исеменнән таныды. «Әнә, шушы кыз түгелме?» - дип, шоферга бер кызны төртеп күрсәтте. Астындагын алты ай эзләгән, дигәндәй, нәкъ безгә кирәкле кыз булып чыкты тагын. Колакчыннарындагы музыкасын шулкадәр акыртып тыңлаган ул, хәтта каршысында торган автобусын да күрмәгән. Бөтен кеше аның исем-фамилиясен ишетсә дә, ул бөтенләй ишетмәгән! Ә кыз оялмады да. Берни дә булмагандай, балкып, автобуска килеп керде ул. Аны эзләмәгәннәр, диярсең! Әле ярый калдырып китмәделәр үзен. Ул көннең соңгы маршрутыннан да колак какса, колакчыннарын, ай-һай, озак тыңлар идеме икән?!
Автобуска утырырга берничә минут калганда, музыканы ничек шулай каты куеп була инде ул?! Ирексездән: «Менә автобус килер, менә килер», - дип көтеп торасың бит. Кая инде анда колакчыннарны актара башлау?!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: