Шәһри Казан

Соңгы урында кеше...

Россия радиосы хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт тарафыннан тиешсез булмаган урыннарда табигый хаҗәтеңне йомышлаган өчен катгый җәза чаралары куллану турында карар әзерләнә икән. Анда әлеге төр тәртип бозу өчен меңләгән сумлык штраф салу гына түгел, хәтта кулга алу да каралган.

Реклама

Бер яктан караганда, бу бик әйбәт тә кебек, хакимият, ниһаять, тәртип урнаштырмакчы.
Әмма әлеге яңалыкның икенче ягы да бар бит әле. Горбачев башлап җибәргән үзгәртеп коруның һәм Ельцин реформаларының беренче көннәреннән үк, зур шәһәрләрдә кешеләр күп тупланган урыннарда иҗтимагый бәдрәфләрне яба һәм бу объектларны шәхси кулларга тапшыра башладылар. Горбачев, «акчаның исе булмый» принцибын кулланып, бәдрәфләрдән файдаланган өчен шактый гына түләүләр кертте. Булган бәдрәфләр совет кешеләренең физиологик таләпләрен канәгатьләндерүдә җитәрлек дәрәҗәдә кулланылдылар. Шулай итеп, Горбачев җитәкчелегендә, Россия, әле ул вакытларда СССР капитализмга беренче адымнарын ясады.
Уйлап карасаң, бу мәсьәләнең бик четерекле яклары да бар бит, олы яшьтәге кешеләр өчен исә бигрәк тә. Безнең зур илебезнең бер генә почмагында да кеше өчен үтә дә әһәмиятле әлеге мәсьәлә хәл ителмәгән бит. Бәдрәфләр юк дәрәҗәдә. Шундый авырулар бар ки, хаҗәт кинәттән генә килеп төшә, ә барыр урын юк. Бу очракта нишләргә?! Димәк, бу авырулар һәрдаим штрафка тартылачак, бигрәк тә кайбер тәртип саклаучыларның акча яратуларын исәпкә алсаң.
Шунысы кызык, әлеге мәсьәлә ни өчендер башка җан ияләренә кагылмый, мәсәлән, этләргә. Һәрберебез белә, халык ял иткән урыннарда, балалар мәйданчыкларында, скверларда, урамнарыбызның теләсә кайсы җирләрендә алар үзләренең «эз»ләрен калдырып китәләр. Подъездлардан котырынып килеп чыккан хуҗалы этләр беренче чиратта хаҗәтләрен үти башлыйлар.
Игътибар иткәнегез бардыр: хуҗалар әлеге процессны нинди зур канәгатьлек белән карап торалар.
Әйе шул, бездә кеше кадере шуның кадәр генә хәзер. Башта машина, аннан эт, иң соңгы урында кеше. Без кешеләр ни өчен шуңа риза булып яшибез соң, элек бик горур халык идек бит, югыйсә. Шулай булмаса, бөтен планетабызны фашизм чумасыннан чистарта алган булыр идекме икән?!.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: