Шәһри Казан

Соңгы юлга озатканда

Икенче дәү әниемне дә җирләдек. Мин аны, яратып: «Кечкенә әби», - дип йөртә идем, буе кыска булгангамы, кечкенәдән шулай күнегелгән. Әбиләрем дә, бабайларым да калмады. Әтием, әнием дә ятим калдылар.

Авыл зуррак булган саен, хәбәр акрынрак тарала, ахры. Бердәмлек, ярдәмләшү, хәл белешү җитеп бетмиме шунда... Күпләр әбиебезнең үлгәнен аны җирләп кайтканның икенче көнендә дә ишетмәгән иде әле. Тәхлил әйтергә килгән кешеләрнең еш кына дөнья хәлләрен сөйләшеп, гайбәт таратып, имеш-мимешләр хакында сүз куертып утырганнарын ишеткәнем бар. Бу бик нык ачуны китерсә дә, өйдә үле булганда, кисәтергә тел әйләнми. Әбиемне сакларга килгән күрше-күлән, шөкер, мөнәҗәтләр әйтеп, тәсбих тартып, догалар кылып, дини китаплар укып утырды. Әбиемне соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында берәү алдагы көнне генә Казанда танышын җирләп кайткан булып чыкты. Мәетне юу, күмү йолалары һәр авылда үзгә. Казанда да аерыла икән ул. «Краннан алынган 20 комган су белән кулына калын резин бияләйләр киеп юды мәетне абыстай дигән кеше. Җитмәсә, килеп керүгә, юган өчен 1000 сум акча, дип кисәтеп куйды. Казанда үлеп китә калсаң, харап икән. Ниндидер бер бик шәп зиратлары бар ди, анда танылган адәмнәрне генә күмәләр, ди бугай, менә шунда урын алу өчен, 100 мең сорыйлар, имеш, танышымны гадәти зиратка 8 мең биреп кенә җирләп кайттык», - дип сөйләде шул хатын. Эчтән генә, әбием бәхетле икән, шартын китереп, кадерләп, соңгы юлга озатабыз, Ходай кабул итсен. Берүк, кала җирендә үләргә язмасын, дип уйлап куйдым.
Әбием арабыздан 85яшендә китте. Яше олы булса да, югалтасы килми иде әле аны. Матур гына яшәгән кеше кинәт юк булсын инде. Үзе намазда, бик чиста, пөхтә, тәртип ярата иде әбием. Бакчасында бер чүп үләне күрмәссең, идәнендә тузан бөртеге дә юк, барысы да тасланган, үз урынында.
Үлемтекләрен дә үзе әзерләп, язып калдырган: монысы кабер казучыларга, бусы - гүргә төшергәннәргә, салкын тәнемне тоткан юучыга; кәфенлеге дә әзер, чатыры да тегелгән... Бабаем штаттан тыш хәбәрче булганга да, аннары әбием үзе дә озак еллар типографиядә эшләгәнгә, журналистика, матбугат белән бик кызыксына иде ул. Күзләре начар күрә башласа да, соңгы көненә кадәр газета укыды.
Бала дөньяга килә, юындыралар, киендерәләр, хастаханәдән алып чыгалар. Сабый, акрынлап, якты дөньяны танып белергә өйрәнә башлый, күзләрен чик сез офыкка төби, кояш нурларында иркәләнә, йөри башлый. Вакыт уза... Кеше картая, офыклар тарая, аяклар авырта, сабый акылы керә, көннәрдән бер көнне кабат Ходай хозурына барыр көн килеп җитә. Аны тагын юындырып, киендереп, мәңгелеккә озаталар, бу юлы артыңнан гамәл дәфтәрең дә иярә. Фанилыкта кылган эшләрең өчен бакыйлыкта җавап тотасы бар...
Мулла дога укый... Ир-атлар, кечкенә әбиемне күтәреп, зиратка таба атлыйлар. Иң авыр чак. Якын кешең белән бәйләп торган соңгы җепләр дә өзелә. Үлгән булса да, янда булганда ничектер исән кебек әле ул, янәшәсендә утырасың, сөйләшәсең. Әнине югалту көчле ир-атларны да елата. Хәер, эчкә җыйганчы, елау файдалырак, диләр, бары күз яше мәет өстенә генә төшмәсен, алайса, тәһарәте бозылуы бар.
Әбием китте. Озатырга килгән кешеләр йолаларны үти. Өйдән җылыны алып китмәсен, дип, чыра яндыра, дога укый, сәдака өләшә, сабыр булырга теләп таралыша. Керләр һәм идәннәр юыла, иртәгә - яңа көн, ул әбисез үтәчәк, ләкин яшәргә кирәк, авыр булса да...
Яшибез, ашыгабыз, дөнья куабыз, яшәргә өйрәнәбез, өйрәнеп кенә җитеп булмый, ялгышлар кылына, хаталар китә. Ә гомер, сәгать укларына ияреп, алга чаба. Йөрәк тибеше секундларны саный. Мәңгелеккә китәчәгебезне уйларга вакыт та юк. Югыйсә, фанилыкта гыйбадәт кылып калырга, изгелекләр эшләп өлгерергә кирәк түгелме?! Мәет озатканда үлем турында ирексездән уйланасың. Мине дә шундый көн көтә бит, шулай кадерләп озатучы булырмы? Мине нәрсә дип искә алырлар? Искә алырлармы?! Исән чакта якты эз калдырып, дөрес яшәп каласы иде...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: