Шәһри Казан

Сохари киптерергә кирәкми, тик каешны буу комачауламас

«Сектораль санкцияләр» дигән сүзтезмәне күпләр хәтта ишетеп тә белми иде әле. Хәзер аларны үз җилкәбездә татып карарга туры киләчәк. Россиянең Украинадагы сәясәтенә каршылык йөзеннән АКШ һәм Евросоюз сектораль санкцияләр кабул итте. Санкция латинчадан «кырыс карар» дип тәрҗемә ителә, тәртип бозучыга карата кулланылган җәза, ягъни мәсәлән. Аерым өлкәләрне - секторларны үз...

Реклама

Нинди санкцияләр?
Санкцияләр өч тармакка кагыла. Беренчесе - банклар. Россия банкларының чит ил кредиторлары алдында бурычлары 600 миллиард доллар. Кырым Россиягә кушылганнан соң, «Россия», «Собинбанк», «Инвесткапиталбанк», СМП банк, «Финсервис» кебек татарстанлыларга исемнәре бик таныш булмаган банклар санкцияләр исемлегенә эләккән иде. 1 августтан дәүләтнеке саналган, ягъни акцияләренең 50 проценттан артыграгы дәүләт кулында булган банкларга карата санкцияләр кертелә. ВТБ, «Газпромбанк», «Банк Москвы», «Россельхозбанк», «Внешэкономбанк» һәм Россиянең төп банкы - «Сбербанк»ка Европа илләрендәге һәм АКШтагы финанс базарлары ябыла. Бик нык гадиләштереп әйткәндә болай: бу банклар чит илләрдән арзанлы кредитлар ала һәм аны безнең илдә кыйбатракка кредит итеп безнең халыкка бирә. Санкцияләр шушы банкларны көчсезләндерү өчен эшләнгән, ягъни бу банкларның арзанлы акчаларны куллану мөмкинлеге бетә.
Икенче юнәлеш - корал сатуны чикләү. Россия ел саен Европага 3,2 миллиард евролык корал сата. Европа бу коралларны сатып алудан туктый, димәк, чит илгә корал сатуга юнәлгән заводлар заказларсыз кала. Санкцияләрдә «ике максатка кулланып була торган» җиһазлар хакында да әйтелгән. Аерым җиһазлар тыныч техника җитештерү өчен дә, корал җитештерү өчен дә кулланыла ала. Мәсәлән, шул ук «КамАЗ» йөк машинасы да, «КамАЗ-Тайфун» дип аталган броневиклар да җитештерә. Евросоюз махсус комиссияләр оештырып, конкрет кайсы җиһазларның хәрби, кайсының тыныч техника җитештерү өчен ачыклап нәтиҗә чыгарачагын әйтә.
Өченче юнәлеш - Көнбатыш нефть җитештерүче оешмаларга яңа җиһазлар, аерым алганда, шельфтан - диңгез яки океан төбендәге ятмалардан нефть чыгару өчен кулланылучы техника һәм технологияләрне чикли.
- Санкцияләр хәлсез Россия икътисадын тагын да хәлсезләндерәчәк, - дип куанычын белдерде АКШ Президенты Барак Обама.
Моңа җавап итеп, Россия Үзәк банкы җәзага дучар ителгән банкларга кредитлар алырга ярдәм итәчәген белдерде. Нинди запаслардан алып, ничек ярдәм итәрләр - анысы әлегә тәгаен билгеле түгел. Премьер-министр Дмитрий Медведев салымнарны арттыру кирәклеге хакында чыгыш ясады инде, кем белә, бәлки тагын эшмәкәрләрне бераз чишендерү исәбенә банкларның чит илләрдә алмый калган керемнәрен Россия халкы җыеп бирер. Россиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин санкцияләрдән килгән зыянны 700 миллиард сум дип бәяли. «Өченче Рим» инвестиция компаниясенең җитәкчеләренең берсе, финанс аналитигы Андрей Мовчанның бәяләмәсе мондый:
- Бернинди катастрофалы санкцияләр булмаячак. Сохари киптерергә, долларларны мендәр астына яшерергә, фатирны сатып качарга кирәк түгел. Быел алай эшләргә кирәкми. Иң яхшысы - өч-дүрт елдан нәрсә эшләячәгегезне планлаштырыгыз.

Безгә нәрсә яный
Санкцияләр безне дә читләтеп үтмәс, мөгаен. Татарстан икътисадын «экспортка ориентлашкан» дип горурланып яшәдек, безнең оешмалар җитештергән продукциянең 50 проценты чит илләргә китәргә юнәлтелгән. Нефтехимия оешмаларының кайбер төр продукциясе тулаем диярлек чит илләргә китә. Оборона өлкәсендә эшләүче заводлар да бихисап. Корал дигәч, телгә беренче булып Казан дары заводы килә. Ә чынлыкта Россиянең корал җитештерүче корпорацияләренә комплект материаллары җитештерүче оешмалар бездә бихисап һәм аларның барысы да диярлек уңышлы эшләүчеләр исемлегендә иде. Корал ул бит автомат белән артиллерия снаряды гына түгел, шул ук «Элекон»да җитештерелгән электроника, Яшел Үзәндәге кораблар, КМПОдагы моторлар да...
Корал җитештерүче оешмаларның эштән туктавының нәрсәгә китерүен без инде 90 нчы елларда күргәнебез бар. Хезмәт хакында тоткарлыклар унберәр айга җиткән иде ул чакларда, чарасызлыктан эш урынында үзенә кул салган кешеләр булды...
Бу санкцияләрнең өченче пункты гына безгә кагылмас дип әйтеп була. Татарстандагы нефть оешмалары шельфта нефть чыгару юнәлешендә эшләми, бу санкцияләр башлыча Арктикада нефть чыгару планнары булган «Роснефть»кә кагыла.
Санкцияләрне тирәнтен өйрәнмичә дә шуны әйтергә була - бу санкцияләрне кисәтү дип әйтеп була. Әйе, аерым банкларга чикләүләр кертелә, әмма бит Россиядә калган банклар да җитәрлек. Әйе, нефть компанияләренә технологияләр сатылмаячак, әмма сүз иң заманча технологияләр турында гына бара...

«Элемтә» инвестицион компаниясе генераль
директоры Зәкия Шәфыйкова:

- Әлбәттә, санкцияләрнең тәэсире яхшы булмаячак. Якындагы өч айда банклар үзләрендә булган акчалар исәбенә кредит бирә алачак. Әгәр санкцияләр тукталмаса, бик авырга киләчәк. Һәм бу Татарстан икътисадында да чагылыш табачак. Рубльнең девальвациясе һәм инфляция булачак. Без соңгы елларда арзанлы бурычлар алырга ияләндек, Көнбатышта акча арзан булачак икәнен беләбез. Хәзер бу акчалар булмаячак! Хезмәт хакын алганчы акчаң җитмәсә кеше нишли? Башка чыганаклар эзли һәм каешын ныграк кысып буа.
Әлбәттә, бәяләр артачак. Барыбызга да күбрәк эшләргә әзер булырга кирәк. Россиянең бүтән финанс чыганаклары юк. Башка финанс базарларына чыгачакбыз дигән сүз сафсата. Безне беркем дә беркайда да көтеп тормый. Санкцияләр аркасында Европа 100 миллиард доллар зыян күрәчәк, әмма алар барыбер шушы адымга бара. Шул хакта уйланырга кирәк.
Санкцияләр уңай нәтиҗәләргә китерәчәк дип уйламыйм! Ничә еллар буена кече бизнеска акча кертмәдек, Россиянең тулаем эчке продуктында кече бизнес 20 процент та алып тормый. Аны үстерергә акчаны каян алырга? Бездәге система шундый итеп корылган - кече бизнеска акчасы булса да яшәве кыен. Эшмәкәр дип аталган катлау юк. Минем фаразлар тискәре һәм мондый аяныч фараз чынга ашмасын һәм санкцияләр өч айдан артмасын дип телим.


Яков Геллер, Татарстан Республикасының Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры:
- Сәясәт максатларында икътисади чаралар куллану бик кызганыч хәл. Икенче яктан караганда, үзеңә җитештерүгә караганда чит илдән арзанга сатып алу принцибы белән яшәү нәтиҗәсендә күп өлкәләрдә үсеш тукталды. Көнкүрештә кулланыла торган югары технологияле товарлар юк. Совет заманында да без ракеталар ясый, Енисейны буа идек, ә джинсы тегә белмәдек. Айфон турында әйтәсе дә юк. Әгәр ракета ясый беләбез икән, ул безнең технология дәрәҗәсе югары булу турында сөйли. Безгә булган технологияләрне көнкүреш товарларын җитештерү максатларында кулланырга кирәк.
Бертөрле тормыш күпмедер вакыттан соң калыпларга әйләнә. Эшкә барабыз, хезмәт хакы алабыз, кайтышлый «Бәхетле»гә керәбез, ашарга алабыз, иртәгесен тагын шул ук. Күз алдыгызга китерегез, әгәр беркөн «Бәхетле» юкка чыкты ди? Ничек тавык, чөгендер, кыяр үстерергә икәнен уйлый башлыйсың. Без бит инде моны баштан кичергән идек. Начармы, яхшымы, без андый шартларда яшәдек. Безнең һәркайсыбызның идән астында азык-төлек иде, без Америка тавыкларыннан башка яшәдек. Минем фикеремчә, бу санкцияләр безне уйлануга этәрәчәк, безнең акыллы «баш миләренең» чит илгә агылуын туктатачак. Барак Обамага мондый этәргеч биргәне өчен рәхмәт. Россия халкы кебек батыр, зирәк халык дөньяда юк.


Икътисад фәннәре кандидаты Карен Григорян:
- Санкцияләрдән ниндидер яхшылык көтәргә кирәкми, билгеле. Әлегә санкцияләр Россиянең төп экспорт товарларына - нефть һәм газга кагылмый. Дәүләтнеке булмаган банкларның да әлегә Европада кредит алу мөмкинлеге бар. Катастрофа дип әйтеп булмый. Санкцияләр бер елга кертелгән, өч айдан соң аларны кабат караячаклар. Чөнки өч айдан Европада ягып җылыту сезоны башлана, аларга Россия газы кирәк. Кыш алдыннан Европа белән килешү җиңелрәк булачак.
Банклар биргән кредитларның процентлары артырга мөмкин. Күпмегә артачак, кайчан - анысы хакында соңрак, санкцияләрнең күпме дәвам итәчәге билгеле булгач, фаразларга мөмкин. Әмма шунысы ачык - банкларның арзанлы кредитлар алу мөмкинлеге юк икән, бу процент ставкалары артуга китерәчәк. Якындагы бер ел, ел ярымда бу санкцияләрнең тәэсире бик сизелмәячәк, чөнки банкларның эчке резервлары бар.
Европадан алып булмаган кредитларны Азия базарларыннан алып булачакмы? Азия финанс базары Европага караганда электән үк кыйбатлы санала иде. ВТБ Европадан һәм Кытайдан кредитлар ала иде, Кытайдагы кредитлар 1,5 процентка кыйммәтрәк. Аннары анда ныклы евро түгел, юань, шуңа күрә рисклар югарырак. Ерак перспективадан чыгып караганда, Европа финанс базарын алыштырырлык альтернатива юк. Үзәк Банкның рубль курсын көчсезләнүдән сакларлык мөмкинлеге әлегә бар. Шуңа күрә якындагы арада халык өчен ниндидер югалтулар булыр дип уйларга кирәкми.
Нефть өлкәсендәге санкцияләр башлыча перспективадагы проектларга кагыла. Оборона комплексын алсак, Татарстанны Россия корал җитештерү корпорациясеннән аерып карап булмый. Минемчә, бу өлкәдәге санкцияләрнең кайтавазы Татарстан өчен иң тәэсирлесе булачак. Безнең берәр завод заказларсыз кала икән, анда эшләүче кешеләр моны сизәчәкме? Әлбәттә. Оборона оешмаларының күргән зыяны чылбыр буенча башка оешмаларга да күчәчәк. Санкцияләр бер ел, ел ярымнан озакка сузылса, аларның нәтиҗәләрен барыбыз да күрәчәк.
Бүген иң мөһиме - Россия хөкүмәтенең позициясе. Мәсәлән, импорт товарларны үзебезнең товарларга алыштыру проектларына карата хөкүмәт ныклы сүзен әйтергә тиеш. Инвесторлар импорт товарларны үзебезнекенә алыштыру проектларына тотынырга мөмкин. Ә бер елдан соң санкцияләр тукталып, арзанлы импорт товарлар кабат кире базарга әйләнеп кайта башласа ул инвесторларга нишләргә? Шуңа күрә ныклы дәүләт гарантияләре кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: