Шәһри Казан

«Сорама да, төшмим фотога»

Социаль ипотека программасы турында язма әзерләгәч, шул мәкаләгә фото кирәк булды. «Йорт фонында берәр бала йә яшь гаилә сурәте булмасмы», - диде редакциядәгеләр. Фотоаппаратымны тотып, ишегалдына чыгып киттем. Тиз генә фотога төшереп керермен дисәм, бу бер дә җиңел эш түгел икән.

Дөресрәге, кешене фотога төшерергә күндерү авыр булып чыкты. Әнә таганда атынучы әни белән бала. Ни өчен фотога төшерәчәгемне аңлатып, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп, фотога төшерергә рөхсәт сорыйм.

- Юк, астына әллә ниләр язып куярсыз тагын, кирәк түгел, төшмибез, - ди бу. Ярар мин әйтәм, төшмәсәң, ялынмыйм. Икенче бала янына атлыйм.

- Бик төшәр идек тә, мин бит баланың дәү әнисе генә, әнисе газетада баласын күрсә, мине орышыр, - диде авылдан оныгын карарга килгән әби.

- Әллә сез фатирларның сыйфатыннан зарланып язасыздыр?! Бу сүзләрне без әйтте дип уйларлар да фатирларны тартып алсалар? Болай да өч ел көтте балалар аны, - ди. Фотомның геройларын эзләп, икенче ишегалдына киттем. Озак үгетли торгач, бер гаиләне фотога төшәргә күндердем. Тик фотоаппаратның төймәсенә генә басам дигәндә, кош чыкканны көтеп торган бала кычкырып еларга тотынды. Әнисеннән башка фотога төшәргә теләми, әнисе дә, газета өчен төшмим, ди, чөнки чәче таралмаган икән!

Бәби булмаса, әбине төшерим ичмаса, дип, сөт машинасы килгәнне көтеп утыручы әби белән бабайны төшермәкче булдым. Алар исә:

- Кара, террорист бит бу, фотога төшереп йөри, - дип, миннән шикләнә үк башладылар.

- Әнә елмая да әле, шулай алдалый ди алар халыкны, башта ышанычны яулыйлар, аннары төшерәләр, аннары шартлаталар...

Күрше йорттан икәнемне аңлаткач, «Ярый без картлар, берни эшли алмыйбыз, тик син болай төшереп йөрмә, кызым, кыйнарлар, террористлар гына фотога төшереп йөри», - дип кисәтеп куйдылар.

Юньле фото төшереп булмады, ә менә уйланырга бер сәбәп - Казан халкы юк кына нәрсәләрдән дә шүрли икән бит, нәрсә шулай куркытып бетерде икән безне, ә?

Реклама

Фото: zaholovok.com.ua

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: