Шәһри Казан

Сорамагач, бирмисең инде

Ришвәтне бирмәсәң, алучысы да булмас иде, мөгаен. Әллә сораучылары булганга, бирүчеләре табыламы икән?! Ничек кенә булмасын, бу мәсьәләдә күп нәрсә кешенең ни дәрәҗәдә намуслы, үз һөнәренә тугры булуына да бәйледер, минемчә.

Ришвәткә каршы булсам да, моның законны бозу икәнен белсәм дә, медицина өлкәсендә «кесәгә салмыйча» гына теге яки бу хезмәтне тиешенчә күрсәтүләренә шикләнә идем. Бигрәк тә бала тудыру йортларында ришвәтсез мөмкин түгел дип уйлый идем. Әнә бер танышымның баласы, имеш, табиблар гаебе белән гарип калган, икенчесенә тулгак вакытында янына да килеп карамаганнар, чөнки түләмәгәннәр... Дөрес, барысы да Ходай кулында, шулай да шикләндерә. Сакланганны саклармын, дигән бит. Кыскасы, бала табар вакыт якынлашкач, хастаханәдә танышлар эзли башладым. Ни хикмәт, кесәгә акча алырга теләүчеләрне табуы авыр икән. Баксаң, хәзер күпләр ришвәт белән пычранырга теләмиләр, касса аша эш йөртергә кушалар. Махсус килешү нигезендә үзең теләгән бала тудыру йортын, табибны сайларга мөмкин. Бәяләр медицина учреждениеләрендә төрлечә: 9 меңнән 20-30 меңгә кадәр тирбәлә. Хастаханә сайларга да өлгермәдем, тулгаклар башланып, ашыгыч ярдәм машинасы Казанның 1нче бала тудыру йортына илтте. Беркем белән дә сөйләшенмәгән, түләүле хезмәт күрсәтүгә килешү төзелмәгән, Аллага тапшырдым. Үзенә күрә бер тәҗрибә дә булыр: «гади» пациентларга биредә нинди мөнәсәбәт икән?!
Коридорда бер яшь кенә кыз арлы-бирле йөри. Күрәм, тулгактан гына газапланмый бу, башка борчуы да бар. Кулында телефон, бертуктамый кемгәдер шалтырата. Кинәт елап ук җибәрде. Баксаң, килешү нигезендә сөйләшенгән табибы бүген килә алмый икән. Үзе урынына башка хезмәткәрне билгеләгән. Телефон аша булышып торырмын, дип вәгъдә иткән. Кыз: «Миңа нәкъ ул кирәк, аны сайлаган идек бит без, уналты мең акча да түләдек», - дип өзгәләнде.
Икенче бер хатын акушерны сайлаган өчен унбер мең түләгән. «Нигә бер ярдәм юк, үләм бит»,- дип тулгак газапларына түзә алмый кычкыра. Акушер исә, кызның биленнән сыйпап, җаным, балаңны синең өчен таба алмыйм шул инде, сабыр бул, дип тынычландыра. Килешү төзеп, акча түләп кенә тулгак газапларыннан котылып булса икән ул...
Башкаларында ничектер, ә 1нче бала тудыру йортында бөтен пациентларга да тигез мөнәсәбәт сизелде. Бер мәрхәмәтле табиб (хәтта исемен дә белмим) мине һәм янәшәдәге хатынны, бала тапканнан соң, өеннән алып килгән иртәнге ашы белән дә сыйлады әле.
Менә шулай Ходайның рәхмәте белән бер ришвәтсез исән-сау бала таптым, шөкер. Табиблардан да канәгать, шартлар да зарланырлык түгел. Күпләр миңа ышанмадылар да, янәсе, очраклы рәвештә шундый яхшы табиблар туры килгәндер, диделәр. Күрәсең, үз эшен яратып башкарган намуслы, кешелекле белгечләр өчен ришвәт сорау түбәнчелектер. Ә сорамагач, бирмисең инде...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим