Шәһри Казан

Совет атеизмы Кытайга күчкән

Изге Рамазан аеның беренче ун көне - «Аллаһның рәхмәтенә ирешү көннәре» үтеп тә китте. Шөкер, ураза тотучы мөселманнарга җиңеллек өстәп, көннәрнең эсселеге дә сүрелде.

Реклама

Ураза тотарга ниятләгән кеше өчен бар нәрсә дә бар: табыннарыбыз мул, җаның теләгән һәр ризыкны ашарга мөмкин. Ифтарга өенә кайтып җитә алмаган, акча ягы да кысан булган мөселман, һич югы, шәһәрнең берәр мәчетенә кереп кунак була ала. Мәсәлән, «Мәрҗани» мәчетендә ифтарларның Рамазан ае башланганнан бирле дә тукталып торганы юк. Студентлар җәйге каникулда булгангадырмы, кызганыч, быел тәравих намазларына йөрүчеләр саны гына әллә ни күп дип әйтеп булмый. Монысы, бәлки, узган елгы җәнҗалларның, тентүләрнең дә җимешедер...
Ә шулай да, әледән-әле пәйда булган яңа кануннарны, күрсәтмәләрне сүгеп, «мөселманнарны кысрыклыйлар», дип гел зарланырга гына өйрәнеп бетүебезгә карамастан, кайбер илләрдәге вазгыять турында ишеткәч, күргәч, үзебезнең ил җәннәт булып тоела башлый. Әнә күпме мөселман илләрендә тынычлык юк, сугышлар, чуалышлар бара. Израил Газзә секторы халкын Рамазан аенда да тынычлыкта калдырырга уйламый. Ә Төркиядә студентлар тулай торагы җитәкчесе, Рамазан аенда ураза тотканын сәбәп итеп, җыештыручыны эшеннән азат иткән. «Җитәкче кеше, хезмәткәре Айшә Гекмен ашау-эчүдән баш тарткач, көндез үзенә йөкләнгән бурычларны үти алмас, дигән фикергә килә», - дип яза бу хакта «Radikal» басмасы.
Кытайда яшәүче уйгыр кардәшләребезнең дә хәле мөшкел. Җирле атеистлар, мәктәпләрдә, уку йортларында җәйге яллар булуына карамастан, Синьцзянга кайтып киткән 18 яше тулмаган уйгыр студентларының, укучыларның ураза тоту-тотмавын, дини йолаларда катнашу-катнашмавын тикшереп, штрафлар сала икән. Швециядә гомер итүче Бөтендөнья уйгыр конгрессы вәкиле Дильксат Раксит: «Алар ата-анадан балаларының Рамазан аенда ураза тотмавы турында гарантия таләп итә», - ди «RadioFreeAsia» радиосына биргән интервьюда. Уйгырларны тирә-күршеләренең күзәтүе астында яшәтәләр. Җирле гаиләләрне, унар йорттан торган төркемнәргә бүлеп, бер-берсе өстеннән күзәтчелек итәргә һәм әләк җиткерергә күндергәннәр. Әгәр берәр яше тулмаган яшүсмернең ураза тотуы яки намаз укуы ачыкланса, ун хуҗалыкка да штрафлар сугыла.
Өлкәнең дин эшләре буенча бюро түрәсе Хотан Синцзяна бу мәгълүматны инкарь итми: «Укучылар һәм укытучылар хәтта каникул вакытында да үз уку йортлары каршында һәр җомга саен хисап тотарга тиеш», - дип җавап бирә ул. Дәлилләү өчен, укучыларны тикшерүчеләр күз алдында көчләп ашатачаклар икән. Моннан тыш, Кытайда ислам тарафдарларына дәүләт структураларында эшләү тыела, яулык бәйләүчеләрнең, сакал йөртүчеләрнең дәүләт оешмаларына хәтта керергә дә хокукы юк. Хәер, бу безнең әби-бабайларның да башыннан кичелгән хәлләр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: