Шәһри Казан

Спорт белән шөгыльлән, телевизордан карама. Башың яшь.

Беренче сентябрьдән «Балаларны аларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерүче мәгълүматтан саклау турында»гы федераль закон үз көченә кергәч, мәгълүм бер татар әкиятендәге: «Киенеп тә килмә, шәрә килеш тә йөрмә», - дигән сүзләр искә төште. Бездә гел шулай: «Тора-бара камилләштерербез, иң әүвәл эшләтеп җибәрү мәслихәт», - дип фикер йөртәбез.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бу законны тормышка ашыру үзенчәлекләренә багышланган видеоконференция узды. Роскомнадзорның Татарстандагы идарәсе бүлек башлыгы Р.Мурзакова, SERGIS инвестицияле проектлар һәм корпоратив практика департаменты җитәкчесе К.Корнилова, гаилә психологы А.Петров катнашында узган фикер алышуда әлеге законның, эшләнеп бетмәгәнлеге һәм төгәлсезлекләре аркасында, күп кенә сораулар уятуы хакында сүз барды. Р.Мурзакова билгеләп үткәнчә, массакүләм мәгълүмат чаралары аны тормышка ашырырга әзер булып чыкмаган. Закон гамәлгә кереп 2 атна үткәннән соң да кәгазьдә басылучы ММЧлар закон таләпләрен үтәмәгән. К.Корнилованың аңлатуынча, әлеге закон телевидение каналларына кагылышлы мәсьәләләрне бик нечкәләп регламентлый, ә кәгазьдә басылучы ММЧлар читтә кала. Гаилә психологы А. Петров белдергәнчә, әлеге законның уңай ягы шунда - ул балалар аңына начар йогынты ясаучы шаукымнарны чикләргә мөмкинлек бирә. Әмма закон шундый итеп корылган ки, җаваплылыкның төп өлеше массакүләм мәгълүмат чараларына төшә. Ә ата-аналар балаларның ни каравын контрольдә тотарга тиеш. Әмма бу беркайда да күрсәтелмәгән. Ата-аналарның күбесе әлеге закон турында ишетмәгән дә булырга мөмкин. Шуңа күрә алар арасында аңлату эшләре алып бару зарур.
Телеканаллар әлеге законны гамәлгә ашыруда аеруча зур тырышлык күрсәтә. Әмма яшь буенча чикләүне генә төгәл белүче юк бугай. Әйтик, спорт тапшыруларына 12+ куела, димәк, закон буенча 12 яшькәчә балалар аларны карарга тиеш түгел. Шул ук вакытта спорт секцияләренә 5 яшьтән җыялар. Бу очракта нишләргә? Җиде ел тырышып-тырмашып, һәркөнне шул спорт казанында кайнаган баланың өйрәнүләрдән соң өенә кайтып, телевизордан үзе шөгыльләнгән спорт төрен карарга хокукы юкмы? Әгәр уен барышында килеп чыккан үзара бәргәләшү-эләгешүләрне агрессив күренеш дип санап, баланы шулардан саклыйбыз икән, ул очракта аңа бөтенләй спорт турында онытырга кала, чөнки өйрәнүләрдә бу күренешләр белән һәркөнне диярлек очрашып, аларда катнашып тора.
Экраннарда әлеге тамгалар тапшыру башланганда һәм рекламадан соң 8 секундка пәйда була, шул вакыт эчендә ата-аналар балаларын, әгәр яше туры килмәсә, телевизор алдыннан алып китәргә тиеш. Телевизорны кабызганда тапшыру барган очракта, яшьне чикләү тамгасы күренгәнче, балага, күзен йомып, колакларын томалап торырга кушаргамы? Хәтта кичә генә яратып караган «мультик» булса да - хәзер алар да төрле төркемнәргә бүленә.
Сугыш турындагы фильмнар кайсы 12+, кайсы 16+ тамгасы белән чыга. Хәзерге буынның күбесендә Бөек Ватан сугышы турында бер мәгълүмат та юк, шуның өстенә, тагын сугыш турындагы кинофильмнарга да чикләүләр кертелә. Бу очракта дәреслекләргә дә үзгәрешләр кертү кирәк буламы? Унике яшен тутырмаган балага: «СССР белән фашистлар Германиясе бер-берсен үртәшеп кенә йөргәннәр», - ә бер елдан соң: «Чынлыкта исә үртәшү генә булмаган, алар бит сугышканнар, былтыр әйтмәгән генә идек. Ә менә сез югары сыйныфларга җиткәч, алар бик нык сугышачаклар», - дип аңлатырга, күрәсең.
Бездә күп нәрсә чит илләргә карап эшләнелә, аларда хәлләр ничегрәк икән соң? Бөекбританиядә 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен тапшырулар кичке сигездән, 18дән өлкәнрәкләр өчен төнге унбердән соң гына башлана. Аларда бу кагыйдәләр рекламага да кагыла, ә бездә, нишләптер, потенциядән иң яхшы препаратлар, хатын-кызларның «проблемалы» көннәрендә аклы киемнәрен саклау чаралары көндез дә рекламалана. АКШ белән Канадада 2000 елдан бирле телевизион тапшыруларны кодлаштыру җайланмасы булмаган телевизорларны сату тыелган. Узган ел Молдова Россиянең берничә каналын тапшырудан баш тарткан - алар Европа Конвенциясен боза дип табылган.
Интернетта тәртип урнаштырмый торып, телевизор почмагындагы саннарның гына нәтиҗәсе күренмәс шикелле. Яңа закон электрон массакүләм мәгълүмат чараларына да кагыла, тик ул сайтларга бик сирәге генә керә, бүген яше-карты социаль челтәрләрдә утыра. Ә социаль челтәрләрдә, җаның ни тели - шул бар. Карап кына өлгер. Үзегез таба алмаганны балалар табып бирә ала.

Реклама

 

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: