Шәһри Казан

Спорт ул – үзе бер дөнья

Спорт дөньясы - бик гүзәл дөнья. Спорт белән шөгыльләнүче кеше сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Аның бер дә буш вакыты юк. Ул һәрчак тренировкада, ярышларда, бәйгеләрдә...

Реклама

Безнең Норлат районында спортка зур игътибар бирелә. Норлат шәһәрендә балалар өчен төзелгән мәһабәт биналар бик күп. Ул «Боз сарае», «Спорт мәктәбе», «Ракета» стадионы, «Олимпиец» спорт комплексы, «Олимп» стадионы һ.б. Мәктәпләрдә волейбол, баскетбол, өстәл теннисы һәм милли көрәш түгәрәкләре эшли. Спорт һәм яшьләр эшләре җитәкчесе Әнәс Әмир улы Набиуллин үзенең хезмәткәрләренә юнәлеш бирә белә. Алар, даими рәвештә төрле авылларга чыгып, ярышлар оештырып торалар. Укучылар шундый җитәкче булганда бик теләп спортка тартыла. Спорт белән шөгыльләнгән бала гына сәламәт, җитез һәм куркусыз була. Егетләребез, армия сафларына киткәч сынатмыйлар, авырлыклардан курыкмыйлар, чөнки башлангыч нигез мәктәпләрдә салына.
Безнең Күлбай-Мораса мәктәбендә дә, гуманитар фәннәр белән беррәттән, физкультура дәресе дә алгы планда тора. Физкультура укытучыбыз Фәрит Наил улы Борһанов - үз эшенең остасы. Районда оештырылган спорт ярышларыннан укучылар дистәләгән җиңүләр белән кайталар. Мин үзем дә милли көрәш, армрестлинг кебек спорт төрләре белән шөгыльләнәм һәм җиңүләр яулыйм. Исәбем - республикакүләм бәйгеләргә дә чыгу. Спортны яраткан кеше генә үз-үзенә ышанучан һәм җитез була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: