Шәһри Казан

Сүрия – икенче Гыйрак?!.

Израильнең узган атнада Сүрияне бомбага тотуы турындагы хәбәрнең дөресме-түгелме икәнлеге ачыкланып бетмәде, ә ул инде икенче тапкыр шундый адымга барды. Бу юлы Дамаск шәһәре белән янәшә Джамараидагы фәнни-тикшерү үзәге Израильнең хәрби-һава көчләренең мишене булды. Узган шимбәдә «New York Times» газетасы Сүрия дәүләте территориясендә Fateh-110s ракеталары тупланган кайбер объектларның Израиль хәрби...

Реклама

Сүриядә барган сугыш гомумән аңлашылып бетмәгән кебек, монда тышкы көчләрнең, шул исәптән Израильнең тыкшынуы, шуның өстенә төрле чыганакларда төрлечә аңлатма бирүләре исә бөтенләй аңлашылмый. Беренче авиаһөҗүмнән соң, оборона министры А.Гилад бу мәгълүмат бары тик Израильнең Оборона армиясе матбугат хезмәтенә генә билгеле булуын әйтеп, аның җәмәгатьчелеккә таралуына гаҗәпләнгән. «Сүрия зур күләмдә химик коралга ия, әмма ул тулысынча контрольдә. «Хезболла»да химик корал юк, ул аны кулга төшерергә дә ашыкмый. Аның кул астында 60 мең ракета бар һәм алар барысы да Израильгә юнәлтелгән», - дип аңлатма биргән А.Гилад.
Израиль чит ил территорияләрендә мондый операцияләрне элек тә үткәрде: 2007 елда ул Сүриянең Дейр-эз-Зор провинциясендә атом-төш реакторын бомбага тотса, 1981 елда Гыйракның «Осирак» атом-төш үзәгенә авиаһөҗүм ясаган иде.
Уйлап эшләнгән эш
Израильнең мондый адымга баруының максаты - Сүриянең стратегик мөмкинлеген какшату. Соңгы берничә көндә ясалган ике һөҗүм - берничә разведка хезмәтенең бергәләп башкарган эшнең нәтиҗәсе. Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, моңа берничә атна буе әзерлек барган.
Сүриягә ясалган авиаһөҗүмне Израиль төрлечә аңлата ала: Асада режимын юк итү, террорчылардан саклану, аларга Иран тарафыннан җибәрелгән ракеталарны юк итеп, куркынычсызлык тәэмин итү һ.б. Әмма төптәнрәк уйлап карасаң, бу - Сүрияне акрынлап юкка чыгаруның башлангыч адымнары. Израиль ачыктан-ачык Сүриягә карата агрессиясен күрсәтеп, аны сугышка этәрә, нәтиҗәдә әлеге проблеманы хәл итәргә АКШ һәм Көнбатышның катнашуы ихтимал.
Көнбатышны куркыткан тагын бер әйбер - бүген Европа илләреннән Сүриягә яшьләрнең агылуы. Британиянең мәгълүмат чаралары белдергәнчә, аларның, Сүриядә әзерлек үтеп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнан соң, Европада үз эшләрен дәвам итүләре бар. Бүген Сүриягә Бөекбритания, Ирландия, Франция һәм Бельгиядән фанатлар агыла. Евросоюз Якын Көнчыгышка һәм Төньяк Африкага баручы-кайтучыларны җентекләп тикшерү эшен нык контрольдә тота.
БМОның Сүриядәге хәл турында дәшмәве һәм бернинди адымга бармавы АКШ һәм Көнбатышка үз максатларына ирешергә мөмкинлекләр ача. Агрессия булган очракта, союздаш буларак, Иран Сүриягә ярдәмгә килә ала, шулай ук Россия белән Кытай да. Әмма Кытай әлегә дәшми. Сүриягә каршы ясалган һөҗүмгә ун көн кала Израиль хәрби разведкасы җитәкчесе А.Кохавиның Пекинга баруы һәм биредә Иран проблемасы һәм Сүриядәге хәлнең торышы турында Кытай коллегалары белән сөйләшүе мәгълүм.
Таныш сценарий
Россия белән АКШ апрель азагында Сүрия проблемасын тыныч юл белән хәл итү турында килеште, әмма шуннан соң берничә көн үтүгә, Вашингтон белән Лондон Сүрияне химик корал куллануда гаепләде. Элегрәк НАТО илләре, химик корал кулланылган очракта, Сүриядә сугыш хәрәкәтләре башлап җибәрәчәкләре турында белдергән иде. Бу уңайдан Сүрия хөкүмәте химик корал Асада режимына каршы көчләр тарафыннан кулланылган дип аңлатма бирә.
БМОның куркынычсызлык хезмәтенең кайбер көнбатыш әгъзалары Сүрия хөкүмәтеннән теләсә кайсы объектка үтеп кереп, аны тикшерергә һәм гражданнардан сорашулар үткәрергә рөхсәт итүне таләп итә. Хәтерләсәгез, үз вакытында шундый ук таләпләр Гыйракка да куелган иде. Гыйракта ниләр булып беткәне безгә мәгълүм, Сүрия белән дә шул ук сценарий кабатланмас дип кистереп әйтүе кыен. Әмма ул бүген нәкъ шундый төсмер ала бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: