Шәһри Казан

Әссәләмегаләйкүм, татар баласы!

Күтәрелеш елларында, шагыйрьләр арасында беренчеләрдән булып, ул балаларга шулай эндәште һәм татар балалар дөньясы Коръән-Кәрим аһәңе белән сугарылган бу моң-оранны күтәреп тә алды.

«Әссәләмегаләйкүм!»нең (Резидә Ахиярова көе) җыр булып яңгыравы олуг өметләрне байрак итеп күтәрү, җаннарга ташкын булып бөялгән милли хис-өметләргә юл да ярып җибәрү иде. Шагыйрь җанында ничә баллы өмет дулкыны шаулавын үзе иҗат дәрьясына ташланмаган затларга аңлап бетерү дә авырдыр, әмма шагыйрь Госман Садә җанындагы дулкын көче киләчәк җанындагы дулкын көченә тиң булгандыр. Йөгермәкче булып укталганда, аякларыңда - богау, очмакчы булып талпынганда, канат җәяр киңлек булмаудан да авыр хәл юктыр шагыйрь өчен. Йөрәге... шартлау дәрәҗәсенә җиткәч, ямау салып карадылар да бит... Шагыйрь җаны... былбыл җаны ямау тотамыни! Хисләре тагы йөрәген ярып чыкты да шагыйрьне бакыйлыкка ук алып китте.
23 февральдә «Мәхәббәт елы», «Җиләкле тәрәзәләр», «Тайфун күзе», «Ярату ява» дигән китаплар авторы, шагыйрь, «Шәһри Казан» газетасында дистә елга якын эшләгән әдәби хезмәткәр Госман Садәгә 65 яшь тулган булыр иде. Ни аяныч, булыр иде генә... Ул - минем якташым да. Шуңа күрә, аның җан халәтен күпләрдән тирәнрәк аңлыймдыр кебек. Туган җире белән торган җир дигән рухи ярлар киерелгән саен, күңел кыллары өзелә иде аның. Бу шигырем шул хакта.

Уфаларны сагынам, дисең
Госман Садәгә
Уфаларны сагынам, дисең,
Казанда яшәсәм дә.
Шул сагыштан арыналмыйм,
Казанда яшьнәсәм дә.

Уфа юкәләре шавы
Сарыла, дисең, җанга.
Шагыйрь, диеп, җырчы, диеп,
Күмсә дә Казан данга.

Нечкә билле, кара күзле
Сылулар сагындыра.
Юкса беләм, анда калган
Яшьлегем табындыра.

Юкәле урамнарга да,
Бөркетле Уралга да,
Казанныкыннан да салкын
Кайнар бураннарга да.

Юкса беләм, татлы булып
Тамган тәүге шигырьне
Саклап тоткан сукмаклар да
Шундый изге, сихерле...

Толымына тасма таккан
Кызны озаткан караш,
Иңнәренә эленеп калган
Таллар толымын тараш...

Эх , шул кызны хет улыма
Ярәшер идем бүген.
Сезнең юк шул күргәнегез
Безнең якларның күген...

Уфаларда, уф, аларда
Җанымның яртысы шул!
Җан тектоник сынылышта -
Җаным харитәсе* шул...

*Харитә - карта

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: