Шәһри Казан

Стратегия әлегә чиле-пешле

«Барысы да татулык һәм аңлашу стратегиясенә корыла, әмма милли мәдәниятләр һәм тел үзенчәлеген саклау мәсьәләләре түбәндәрәк кала», - дип билгеләп узды Римма Ратникова, ТР Халыклар дуслыгы йортында фикер алышу объектына әйләнгән документның әлегә чиле-пешле булуын ассызыклап.

«РФ милли сәясәтенең дәүләт стратегиясе проекты» дип аталган документ 27 сентябрьдә РФ Президенты каршындагы эшче төркем Советы җыелышында төзелгән һәм гомумҗәмәгатьчелек белән киңәшеп, төзәтмәләр кертелсен өчен, Россиянең барлык өлкәләренә дә җибәрелгән булган.
ТР Премьер-министрының урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Александр Терентьев, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлар, галимнәр, Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, ТР муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашында узган бу киңәшмәгә җыелучыларның төп игътибары милли телләрнең дәүләт статусы мәсьәләсенә юнәлдерелде. Стратегиянең мәгариф блогы аеруча кискен тәнкыйтьләнде. Мәсәлән, рус әдәбиятын гына башка халыклар теленә тәрҗемә итәргә түгел, ә Россиянең башка халыклары әдәбиятын да рус телендә нәшер итәргә кирәк; мәгариф турындагы бүлекне аңлаешлырак итәргә; дәүләт теле берничә була алганын исәпкә алып, РФ телләренә карата «аралашу теле» дигән билгеләмә кулланмаска һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.
ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты рәисе Марат Галеев исә: «Документ күпчелек белән түгел, ә килешү принцибы буенча төзелергә тиеш», - дип белдерде. Ә Александр Терентьев фикеренчә, бу стратегиядә халыкара дуслыкка, милләтләр үсешенә басым ясарга кирәк, позитив мизгелләр күбрәк булырга тиеш. Республикабызда соңгы елларда гамәлгә ашырылган иң уңышлы эшләр дә исәпкә алынса, әйбәт булыр иде.
22 октябрьдә Татарстанда әлеге проектка кертелгән өстәмәләр янә анализланачак һәм 25 октябрьдә Мәскәүгә җибәреләчәк. Ел азагына бу документ ахырына җиткереп әзерләнеп бетәр һәм 2025 ел азагына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: