Шәһри Казан

Студентны эшкә аласызмы?

«Бәхет акчадамыни?» дигән гыйбарәнең асылы җуела бара бугай. Бәхетне генә түгел, сәламәтлекне дә акчалы түләү «тәлинкәсе» белән үлчи торган заманда яшибез. Тик менә ул акчаны ничек эшләргә? Без яшьләргә үз-үзебезне тәэмин итәрлек, әти-әни җилкәсеннән төшәрлек акчалы эшне кайдан табарга? Сүз дә юк, олылар әйтмешли, хәзерге буын аз-маз хезмәт хакына эшләргә...

Реклама

«Бәхет акчадамыни?» дигән гыйбарәнең асылы җуела бара бугай. Бәхетне генә түгел, сәламәтлекне дә акчалы түләү «тәлинкәсе» белән үлчи торган заманда яшибез. Тик менә ул акчаны ничек эшләргә? Без яшьләргә үз-үзебезне тәэмин итәрлек, әти-әни җилкәсеннән төшәрлек акчалы эшне кайдан табарга? Сүз дә юк, олылар әйтмешли, хәзерге буын аз-маз хезмәт хакына эшләргә риза түгел. Моның сәбәпләрен ерактан эзләргә дә кирәкми. Кесәсендә телефон, кулында ноутбук, өендә күпканаллы телевизоры һ.б. замана уңайлыкларын кулланучы кешегә 7-8 мең сум акча җитми дә җитми инде.
Яшьтәшләремнең көнкүрешен барлап утырам. Минем белән мәктәпне бетергән егетләрнең барысының да үз машиналары бар. Юк, аларның әти-әниләре бай түгел, бабаларыннан да зур мирас калмаган. Бары тик алга куелган максатка ирешүче егетләр генә алар. Мәктәптә укыганда ук җәйге каникулда, зурларга ияреп, төзелештә, фермерларга ялланып, басуда эшләп җыелган акчаларына алынган машинада җилдерә алар. Чит илнеке булмаса да, тәгәри. Җәяү йөрми ич әле! Аннары, үзең эшләп алган әйбер кадерле дә була бит ул.
Казанда машина юарга атлыгып торучы бала-чагаларны күреп, сәерсенеп карап торган идем. Хәзер авыллар да кимен куймыйлар тагын. Абыйның 7 нче сыйныфта укучы малае үзенә атап бозау алдырган. Бәләкәйдән үзе үстереп, сатып, скутер алырга хыяллана икән. «Көн саен үгезе янында инде, колагыннан тартып үстерә», - дип көлә абый. Ә нигә эшләмәскә ди?! Киләчәктә, бәлки, ит магнаты булып китәр. Тырай тибеп, санак алдында утыру түгел инде.
Яшьләргә «ялкау» ярлыгын тиз тагып куярга яраталар. Әмма моның белән килешеп бетеп булмый: үзем белгән иптәшләрем арасында уку белән эшне бергә алып барганнары шактый. Эш белән бергә, күңел ачу дигәнен дә онытмыйлар. Алар үз кесәләренә үзләре хуҗа бит.
Мин дә, эш эзләү авырлыкларын тату, әти-әни кесәсеннән ирекле булу теләге белән, интернет челтәренә «ябырылдым». Күзгә төрледән-төрле вакансияләр чалына. Шулар арасыннан күңел үзенә кирәкне - зуррак үрләрне эзли. Тиз һәм җиңел генә баеп китәсе килә бит. Яннарында күрсәтелгән хезмәт хакларыннан хәтта баш әйләнеп китә: 16000нән алып 27000гә кадәр... Шул саннарга кызыга-кызыга, телефон номерын җыярга тотындым. Сатучы-консультант булыр өчен әллә нинди сәләт кирәк түгел ич. Телефон чыбыгының теге башындагы хатын-кыз эшкә урнашуның нечкәлекләрен аңлатып китте: килешле кыяфәт, тавыш, аралаша белү осталыгы һ.б. Шуңа өстәп, 3 атна сынау вакытын да үтәргә кирәк. Үзеңне яхшы яктан күрсәтә алсаң, карьера баскычыннан югарыга таба тиз «очасың», имеш. Димәк, әлеге зур саннарны да шул «очу» вакытында гына күрәсең, аңа кадәр урыныңда тора алсаң, билгеле...
Ярый, башка эштә бетмәгән дип, эзләнүемне дәвам иттем. Студент кешегә, иң беренче чиратта, эш вакытының ирекле булуы мөһим. Шуңа басым ясап эзли торгач, «супервайзер» дигән вакансиягә юлыктым. Эше дә исеме кебек шәпме икән? Әһә, атнасына 1800 сум, 3 көн, 3әр сәгать. Тә-әк, 4 атнадан санасаң, аена 7200 сум чыга. Хезмәте дә авыр түгел кебек: без «яраткан» промоутерларны эш урыннарына бастырып, качмасыннар өчен артларыннан карап торырга. Кыскасы, шпионлык инде бу. Ярый, яз, көз һәм җәен карап та торырсың, ди, ә быелгы кебек кышкы салкында басып тора алырсыңмы?! Тегендә-монда промоутер артыннан «чабып» йөреп, автобуска да күпме акча китүе билгесез. Юк, бу да минем өчен түгел!
Чираттагысы - «мерчандайзер». Кызык, каян гына уйлап табалар икән бу исемнәрне. Гади генә иттереп, «товар белгече» дип атасаң, ярамый идеме икәнни? Бу һөнәрнең таләпләре дә катлаулырак икән шул: бер сату үзәгеннән - икенчесенә, икенчесеннән - өченчесенә һәм шул рәвешле барлык тиешле кибетләргә барып, үз продукцияңнең халәтен тикшерергә. Югары белем кирәк булмаса да, 1-3 ел тәҗрибә һәм үз автомобилең булу зарури (шунысы яхшы: юлга ягулыкны компания үзе бирә). Ләкин студентның нинди тәҗрибәсе турында сүз барырга мөмкин?! Әлбәттә, ул юк.
Шулай итеп, вакансияләр күз алдында диярлек кими башлады. Тагын берсенә шалтыратырга дип номер җыйган идем, кәрәзле телефон операторы: «шалтыратуны булдыру өчен, телефонга акча салыгыз», - дип, болай да беткән кәефне чәлперәмә китерде. Эш тә юк, акча да җил булып исте. Сиңа дигән эш тәкъдим итүчеләр юлда ялтырап ятмый икән шул!.. Тагын башны иеп, авылга - әти-әни янына кайтырга туры килә инде. Ярый, әле Казанда торасылар алда, табылыр миңа дигәне дә. Ахыр чиктә, җәйгә авылга кайтып, үрдәк-каз булса да үстереп, кү-үүп иттереп акча эшләрмен әле бер!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: