Шәһри Казан

Сугыш чоры балалары

Сугыш башланган елны миңа бишенче яшь бара иде. Бу чактагы хәтсез вакыйгалар хәтергә сеңеп калган. Без - малай-шалай, авыл уртасында, клуб белән мәктәп арасындагы мәйданда зурларны сугышка әзерлеккә өйрәткәннәрен карап торырга ярата идек. Арада командирлары гына хәрби киемдә, чын коралы бар, ә калганнары агач мылтык тотканнар. Менә аларны сафка тезәләр,...

Сугыш башланган елны миңа бишенче яшь бара иде. Бу чактагы хәтсез вакыйгалар хәтергә сеңеп калган. Без - малай-шалай, авыл уртасында, клуб белән мәктәп арасындагы мәйданда зурларны сугышка әзерлеккә өйрәткәннәрен карап торырга ярата идек. Арада командирлары гына хәрби киемдә, чын коралы бар, ә калганнары агач мылтык тотканнар. Менә аларны сафка тезәләр, төрле-төрле командалар бирәләр, йөгертәләр, җиргә яткырып шуыштыралар, бер-берсе белән көрәштерәләр. Сугыш алды елларындагы «всеобуч» дигәннәре шул булгандыр инде.
Бездән дүрт-биш яшькә зуррак Рисәләт исемле малай, ни сәбәпледер, үз тиңнәре белән уйнамыйча, безнең белән уйнарга ярата иде. Менә ул олыларга карап безне дә стройга тезә, командаларны үтәргә өйрәтә, үзе үк безгә агачтан мылтык һәм кылыч ясашып бирә. Олылар ни эшләгәнне күреп, без дә аларча кыланган булабыз.
Зурларның өйрәнеп йөрүләре уен гына түгел икәнен, «сугыш башланган» дигән хәбәр ишетелгәч, без - сабыйлар да сиздек. Елаш, кайгырыш. Һәркөнне ничәмә кешене фронтка озаталар. Күрше-тирәнең, кардәш-ыруларның безнең өйгә кереп хушлашып чыгулары, үгет-нәсыйхәт бирүләре һаман истә. Ул җәйне һәм көзне кешеләрне генә түгел, атларны да сугышка озаттылар. Авыл бушап, үгисенеп калгандай булды. Безнең урамдагы һәр өйдән кемдер, хәтта кайбер гаиләләрдән икешәр кеше сугышка китте.
...Мин моннан ничәмә дистә ел элек туган җәйге иртәне күз алдыма китерергә тырышам. Стансага илтүче озын арбаларга пар атлар җигелгән. Безнең авыл ир-егетләре шул арбаларга аякларын салындырып утырганнар да, яңа гына елап калган балалары, ата-аналары һәм хатыннары турында уйлап, сагыш тулы йөзләре белән, туган авылларына каерылып-каерылып карап алалар, юл буендагы үзләре печән чапкан болыннарны, утын кискән урманнарны, балык тоткан елга һәм күлләрне күзәтеп баралар. Әллә кайталар, әллә юк. Нинди сагышлы минутлар. Нинди авыр аерылышу...
Җәй үтте, көз җитте, бер-бер артлы «похоронкалар» килә башлады. Хатыннарның, зуррак балаларның бер-берсенә кереп елашканнары хәтердә калган. Минем бергә уйнап үскән Мәгъсүм һәм Хәмидулла Җәләевләрнең, Әхнәф һәм Әлим Шәрифуллиннарның, Энгель Нәбиуллин, Вәкил Басыйров, Ринат һәм Зәбир Әхмәтҗановларның әтисез калуларына бергәләп кайгырышуны һич онытасым юк. Кайгы безнең өйгә дә килде - әнинең бертуган энесе Сәетгали абый Мәскәү янындагы сугышта һәлак булды.
Тик балалык балалык инде. Илгә зур афәт килү сәбәпле тормыш ничек кенә авыр булмасын, никадәр генә кайгы-хәсрәт китермәсен, без - малайлар, үз дөньябыз белән, ваемсыз яшибез. Авыл баласына тормыш камытын бик иртә кидерсәләр дә, безгә әле бу чират җитмәгән - бик кечкенәбез, 5-6 яшьлек балалардан нәрсә эшләтәсең... Тик көз җитеп, көннәр салкынайткач, бигрәк тә кар ятып, чын кыш башлангач, безнең хәлләр авырая. Тышка чыгып уйнарга җылы кием юк, кечкенә авыл өендә шаярышырга әллә ни мөмкинчелек бирмиләр.
Сугыш һаман бара: аның авырлыкларын без сабыйлар да көннән-көн ныграк сизәбез. Олыларның фронтка озату өчен үзләреннән өзеп азык-төлек әзерләүләре, мичтә бәрәңге киптерүләре, оек-бияләй бәйләүләре хәтергә сеңеп калган. Хатын-кызларның, апа-җиңгәләрнең озын кичләрдә, бергә җыелып, кич утырганнарын, анда сугыш хәлләрен сөйләгәннәрен, фронттан килгән хатларны укыганнарын ничек онытасың. Елашып та, җырлашып та ала торганнар иде.
Минем иң олы апам Фатыйма исемле булып, сугыш чыкканда, аңа 17 яшь иде, аны тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. 1942 елның ялында ул авылга курс тәмамлап кайтты һәм сугыш беткәнче, хәтта аннан соң да тракторчы булып эшләде. Апамның эштән майланып беткән кием белән кайтканын, кулларын юу өчен җылы су салып торганым хәтердә. Аның тракторда эшләве безнең гаилә өчен дә зур ярдәм иде, чөнки механизаторларга МТСлар аша ниндидер микъдарда паек бүленә, ә калган колхозчылар ул чагында бушка эшләделәр, тик шәхси хуҗалыклары нигезендә генә җан асрадылар.
1944 елның башында унҗидесе тулган Гыйзетдин абыемны да сугышка алдылар һәм мин өйдә иң зур ир заты булып калдым (әтине 1941 елны ук хезмәт фронтына алганнар иде), энем Әмиргә 4 яшь иде. Миңа ул чакта җиде яшь тулып, инде кул астына кергән идем, утын кисү, мал карау кебек эшләр миңа тапшырылды. Ике апам - Хәтимә һәм Кәмәрия (ул чакта аларга 16 һәм 14 яшь булган) - өйдәге төп мәшәкатьләрне үз өсләренә алдылар, мәктәптә җыештыручы булып эшләгән әнигә утын кисәргә, идән юарга ярдәм итәләр. Ул чорда күрше-тирә үсмерләр, бергәләшеп, бәләкәй чана белән утынга баралар иде. Ара шактый ерак - 4-5 чакрым тирәсе, ярдәмгә иптәшкә мине дә алалар. Аякта чабата, өстә дә иске-москы кием, җылы тотмый, шуңа да күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Әз генә тик торсаң да өши башлыйсың. Безнең кебек малай-шалай апаларга тау менгәндә чананы тартышырга ярдәм итә, ә инде түбән төшә торган урын туры килдеме, утын башына менеп утырабыз. Чабата дигәннән, ул сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда авылда төп аяк киеме булды, хәтта чабата базары була торган иде. Мин бик иртә - 7 яшьтән үк чабата ясарга өйрәндем һәм шул елларда бөтен гаиләне бу «уникаль» аяк киеме белән тәэмин итеп тордым.
Шул ук 1944 елның сентябрендә беренче класска укырга кердем һәм шуннан соңгы вакытларымны инде яхшы хәтерлим. Хәтердә иң нык калганы - үтә нык фәкыйрьлек, ашарга җитмәү.
Кыш чыгу, бигрәк тә язга таба авыр иде. Запас азык бетә, кирәк әйбереңне кибеттән барып ала алмыйсың, чөнки кибетләр буш, әйбере булса да, акчасы юк. Тик үзеңә генә ышанырга кала. Җәйге-көзге айларда үзеңә азык запасы, малларга печән, салам, өй җылытырга утын әзерләп куймасаң, кыш чыга алмыйсың дигән сүз.
Безнең өчен җәйге «сезон» апрель азакларында ук башлана. Кар эрегәч тә, Каршы тауга тау юасына барабыз. Юа бетүгә, балтырганга күчәбез. Аңардан өйдә аш пешерәләр, хәтта көлчәсен дә ясый торганнар иде. Балтырган ашын мин әле дә май-июнь айларында берничә тапкыр пешерергә яратам, ул файдалы да, балачак хатирәләрен дә яңарта. Ашарга ярый торган үсемлекләрдән тагын какы, көпшә, җыя идек. Июнь азакларында безнең иң яраткан вакыт - җиләк өсте башлана.
Җир җиләгеннән, карлыганнан, баланнан әниләребез, апаларыбыз как коялар, шул ук җиләкне һәм шомыртны киптерәләр дә, ә инде баланнан бүкәннәр ясап, кыекка эләләр. Озын кыш буена аларның һәммәсе бик ярап куячак, чөнки ул вакытта сатуда шикәр-кәнфит, варенье ясау да юк иде. Кеше организмы өчен бик кирәкле татлы азык ролен әнә шул җәйге җиләк-җимеш һәм алардан кышка әзерләгән запас үтәгән инде.
Хәзер мин шулар турында уйлыйм да, без борынгы бабаларыбызныкы кебек үк тормыш белән яшәгәнбез, дип нәтиҗә ясыйм.
Ул чорда властьларның гади халыкны шул тиклем талавына әле дә хәйран каласың. Һәр колхозчы йорты, колхозда бушлай диярлек эшләүдән тыш, салым түләргә, дәүләт заемына мәҗбүри язылырга, натуралата ит, сөт, йомырка, йон, бәрәңге тапшырырга тиеш иде. Боларны тапшыра алмасаң, каты җәза көтә: совет властена каршы, дип, ябып куярга да күп сорамыйлар иде. Шуңа да гаиләң ач калса кала, әмма дәүләт салган йөкләмәне түләргә тиеш идең.
Ярый, сугыш чорында мондый миһербансызлыкларны беркадәр аклап та булсын ди. Ә бит авыл халкын шулай талау сугыштан соң да дәвам итте, тик 1953 елда, Сталин үлгәннән соң гына, Хрущев властька килгәч, колхозчылар күпчелек түләүләрдән азат ителде, тормыш җиңеләя төште.
Без үскән чорларда елга һәм күлләрдә балык ифрат күп һәм аларның нинди төре генә юк иде. Хәмидулла белән берчак тегермән буасы астында үзебез ясаган бәләкәй генә прәтник белән балык сөзәбез. Прәтник ниндидер авыр нәрсәгә эләкте: төпсәме, ташмы дип шикләнеп карый башласак, теге нәрсә кузгала башлады. «Зур балык», - дип, тизрәк ярга ашыктык. Тартып чыгарсак, исебез китте - зур җәен эләктергәнбез. Без җәеннең саңагыннан бау үткәреп, аркага алмаш-тилмәш асып, озын авыл урамы буйлап өйгә кайтып киләбез. Шатлыктан авызлар колакка кадәр ерылган. Көтү кайткан чак, бөтен халык урамда: «Вәт малайлар булдырган, үзләре буе җәен тотканнар», - дип мактап калалар. Чынлап та, аркага аскач, җәеннең койрыгы җиргә тиеп бара иде. Кайткач, өйдәгеләр үлчәп карадылар, җәен тугыз килодан артык булып чыкты. Ачыктан-ачык әйтим инде: миңа үз гомеремдә башкача шул җәеннән зуррак балык тотарга туры килмәде.
Үзебезнең гаиләгә дә тукталып үтим әле. Без җиде бала үстек. Баштарак өч апам һәм абыем турында искә алып үткән идем инде. Миннән бәләкәйләр икәү - энем Әмир һәм сеңлем Сәвия. Һәркемнең дә әнисе иң якын, иң кадерле кешесе була. Безнең әни кебек түземле, тырыш, ярдәмчел кешене табуы кыендыр, мөгаен. Гади генә, бик авыр эштә - мәктәп карый, ә укытучылар арасында да, авыл халкында да аңа карата ихтирам зур иде.
Әтиебез физик яктан ныклы кеше буларак хәтердә калган. Гомерендә бер хастаханәгә дә бармады, авызына бер дару да капмады, укол кадатуны белмәде, авыр тормыш юлы үтсә дә (1914-1917 елларда патша армиясе солдаты була, герман сугышында катнаша, 1916 елда каты яралана), ул 90 яшькә җитеп вафат булды.
Сүз уңаеннан безнең гаиләгә кагылышлы, мин туганчы булган хәл турында сөйләп китүне кирәк таптым. Минем әти ярлы крестьян гаиләсеннән чыккан. Егерменче елларда, НЭП заманында олаучы булып эшләп, хәлләнеп калган. 1930 елда безнең гаиләнең ике аты, ике сыеры булган. «Көтү кайткач, бөтен ишегалды мал белән тула иде», - дип, хәтеренә төшерә торган иде әни.
Инде адәмчә яши башладык дигәндә генә, колхозлашу шаукымы чыга. Безнең әти 1932 елга тиклем колхозга кермичә йөри. Тагын әнинең сөйләгәнен китерәм: «Безгә салым артыннан салым сала башладылар, берсен түләп бетерә алмыйсың, икенчесен салалар. Ә берчак авыл Советында эшләгән кардәшебез төнлә килде дә: «Мөхәммәтҗан абзый, сезнең гаиләне, раскулачить итеп, Себергә җибәрергә булдылар, котыласың килсә, иртәгә иртүк атларыңны инвентаре белән, бер сыерыңны колхоз дворына илтеп куй, аннан колхозга керергә гариза язып китер», - диде. Иртә таңнан атагыз бер атын арбага җикте, икенчесен мичәүләде, сабан-тырмаларын арбага төяде, бер сыерны арба артына мөгезеннән бәйләде. Атагыз алдан атларын җитәкләп бара, мин арттан чыбык белән сыерны куа киләм. Икебезнең дә күзләрдән яшь ага...»
Ахыры бар

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: