Шәһри Казан

Сугыш елы балаларына игътибар юк

Табигатьнең көзенә тәңгәл китереп бездә - Россиядә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү гадәткә кереп китте бит әле. Кемнәр соң алар бүгенге көннең өлкәннәре? Аларның күбесе сугыш еллары балалары.

Хикмәт шунда ки, бүген Россиянең күп кенә өлкәләрендә (алар 30дан артык) 1927-1945 елларда туган кешеләрне дитя войны дип атап, аларга ай саен акчалата ярдәм итә башлаганнар. Бу акча шушы елларда туучыларның балалык елларында, дөресрәге, гомерләре буена күргән михнәтләре өчен компенсация була инде. Әлеге ярдәмне алу бәхетенә ирешкән сугыш елы балалары карт-корылар инде. Мәсәлән, 1927 елда туучыларга быел - 85, 1945 елда туганнарга исә 67 яшь. Бу яшькә җитүчеләр - үз гомерләренең көзендә яшәүчеләр. Болар көнләп түгел, сәгатьләп үлә торалар, берсе дә кабат терелеп, пенсия, фатир даулап йөрми. Үлгән икән, эше бетте, хөкүмәт социаль ярдәм күрсәтү оешмасы аша күмү мәшәкатьләренә дигән сәдакасын бирә дә, әлеге гражданин гамәлдән төшерелә. Тик менә шул сәдака бигрәк тә аз бит инде, җәмәгать. Ә чыгымнар искиткеч зур бит хәзер. Мәсәлән, Тынычлык бистәсендәге зиратка бер мәрхүмәне җирләгәндә аның туганнарыннан 70 мең сум каердылар, ә Архангельск зиратына, туганнары янына күмдерер өчен, 90 мең сум чыгарып салыгыз, дигәннәр. Менә шушы зур чыгымнардан шүрләгәнгә күрә, ничек кенә итеп булса да тагын берәр көн, булдыра алса, табиблар булышсалар, тагын берәр ел яшәргә тырмаша адәм балалары.
Бераз читкә тайпылдым бугай. Татарстанның абруен, дәрәҗәсен кайгыртып яза башлаган идем бит бу мәкаләмне. Сугыш елы балаларына кайбер ташламалар ясауда республикабыз артык соңга калып, аның абруена зыян килмәгәе, дим инде. Соң булса да, уң булсын, дип, җәһәт кенә эшкә тотынасы - бераз гына булса да кешеләргә ярдәм кулы сузасы, ай саен һич югында меңәр сум гына булса да акча өләшә башлыйсы иде.
Уйлап карасаң, көлке бит бу, җәмәгать. Заманында 100 млн тонна, ә хәзер 35 млн тонна нефть табучы Татарстан үзенең берничә йөз мең сугыш елы балаларын оныткан ләбаса. Ә хәерче хәлендәге төбәкләр-күршеләр кайдандыр тапканнар бит акчаны...
Минемчә, эш акчада түгелдер кебек. Уңайлы һәм затлы кәнәфиләрдә утыручылар, чит ил-җир курортларында елына 2-3 тапкыр кәеф-сафа коручылар суверен Татарстанның һәр кешесе шулай яшидер дип уйлыйлардыр, күрәсең. «Куллану кәрҗине», «яшәү минимумы» дигән төшенчәләр фәнни нигезләргә таянып эшләнсәләр дә, шул «минимум»да яшәп карарга җөрьәт иткән бер генә түрәне дә, комиссия әгъзасын да күргән-ишеткәнебез юк әле. Мин үзем шул чор кешесе. (1936 елда туганмын.) Сугыш башланганда, мин 5 яшьлек малай идем, колхоз эшендә 7 яшьтән чыныктым. Авылыбыз кырларының, ындыр табагы, тегермән һәм амбар-келәтләрнең, конюшня һәм фермаларның, бәрәңге базларының кай тарафларда булганнарын бәйләнгән күзләрем белән дә рәсемгә төшереп бирә алам.
Сез бала-чага, хәлсез-көчсез малайлар һәм кызлар ни эш майтара алдыгыз инде, дияр хәзерге заманның 15-18 яшьтәгеләре, әниләре чәйнәп биргәнне дә еламыйча ашый алмаганнар.
Ә мин ант итеп әйтә алам, колхозның 85-90 процент эшен без башкардык. 6 нчы сыйныфка укырга барасы елның җәендә өлкән абыйлар белән Мари урманнарыннан (55-60 км) бүрәнә тарттыру, МТСка (12 км), 200 литрлы тимер мичкәләр төяп, керосин һәм соляркага йөрүләр, кышларын кырда кар тотулар, язын склад, амбар, конюшня, ферма һәм бәрәңге базлары яннарында кар суларыннан саклану өчен бик тирән канаулар казулар...
Бу юлларны язам һәм үзем дә шаккатам, күпме эш, күпме хезмәт бала-чага көче белән башкарылган бит, ә? Ә хезмәт өчен нәрсә бирәләр иде соң? Эшләгән эшләр өчен «таяк» белән хисапланып, хезмәт көннәре языла. Уңдырышсыз елларда бу таякларга берни дә бирмиләр, ә һава шартлары уңай килсә, бер таякка 150-200 гр арыш, бодай эләгә.
1941 елның кышыннан башлап диярлек без чын арыш ипие ашамадык инде. Колхоз амбарларын кырып-себереп бар икмәкне алып бетерделәр, хәтта чәчүлеккә дигәннәрен дә калдырмадылар амбарларда.
Иген булмагач, ипи дә юк бит инде. Бәрәңге - икенче икмәк, анысы да йә була, йә юк. Без шулай 1942 елдан 1950 елларга кадәр ачлы-туклы яшәдек. Өстебездә ямаулы күлмәк, ертык чалбар, аякта чабата-башмак иде. Безнең авыл Арчага 30 чакрымда урнашкан. Арчага бер барып кайтырга гына җитә иде бер пар чабата. Киез итекләрне астына сала-сала кигәндә, 2 елга бер пар киез итек туза иде.
1942-50 елларда авылда яшәп: «Без бетнең нәрсә икәнен белмәдек, без бик чиста идек», - диючеләр - ялганчылар.
Бүген җаваплы югары урыннарда утыручы хуҗаларыбыз, депутатларыбыз, социаль яклау системасында эшләүче хезмәткәрләребез, сугыш елы балалары турында закон кабул итеп, алар үлеп беткәнче, әлегә исәннәрнең хәленә керсеннәр иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: