Шәһри Казан

Сугыш китергән газаплар

Матур апам хаҗдан кайтып төште. Бик сагынылган үзен. Аэропорттан аны каршы алдык та өйгә кайтып, бергә утырып чәй эчтек, сорау арты сорау яудырдык. Апам безгә дип алып кайткан хаҗ бүләкләрен чыгарды һәм үзенең балачагы турында сөйләп китте: «Кызганыч, без үскәндә мондый матур күлмәкләр, тәмле ризыклар юк иде шул, безнең балачак...

Реклама

Меңләгән хатыннар имчәк балалары белән калалар. Ирләр башкарган бөтен эш хатын-кыз өстенә төшә. Көне-төне тир түгеп эшләгән әниләренә, әлбәттә, балалар да булыша. Яшькә дә карамыйлар: олысы да, кечесе дә - барысы да эшли, яшәү, җиңү өчен көрәшә.
Сугышка китүчеләр арасында минем бабам (дәү әтиемнең әтисе) - 35 яшьлек Габделгазиз дә була. 6 яшьлек дәү абыем (дәү әтиемнең абыйсы, исеме - Шаһит), 3 яшьлек дәү әтием (Равил исемле) һәм 2 айлык матур апам (дәү әтинең сеңлесе, исеме - Гүзәл) белән калган. Әбиемә җиңелләрдән туры килмәгән инде: колхоз эше, 3 бала карау, ашарга пешерү, өй җыю һәм башка шундый хатын-кыз хезмәте өстенә, маллар карау, печән җыю, утын кисү кебек ир-ат эшләре дә өстәлгән. 1941елны бәрәңге чәчәк атканда, боз явып, игеннәр начар, бәрәңгеләр вак һәм бик аз була. Ачлык башлана. Халыкка икмәкне талон буенча көненә яртышар кисәк кенә бирәләр. Әле анысы да эләксә эләгә, эләкмәсә эләкми...
«Әнкәй, балаларым ачтан үлмәсен, дип, кырга барып аннан черек бәрәңгеләр табып, авыл хатыннары белән колхоз кырыннан җыйганнан калган бодай бөртекләре, рәшәткә кырыйларыннан кычытканнар җыеп кайта иде», - дип искә ала матур апам. Дәү әтиемнең кычыткан турында язган шигыре дә бар:
Каклыйсың да шундый усал итеп,
Дәвалыйсың төрле авырудан.
Ашасак та сине ләззәтләнеп,
Көч өстисең арып-талудан.
Яз җитүгә бар да сине эзли,
Сине чукый чеби-бибиләр.
Кулларына бияләйләр киеп,
Сине җыя барча әбиләр.
Гаҗәпләнмәс, бәлки, бер кеше дә,
Җырласак та аның турында,
Ачлык елларында һәрбер өйнең
Син утырдың өстәл түрендә.
Сугыш чоры...
Сине ашап үстек
Бар кеше дә сине үз иткән;
Шул елларның хатирәсе итеп,
Алып кайттым өйгә кычыткан.

Шулай итеп, балалар әкренләп үсәләр. Әбекәйнең уң кулы булып дәү абыем тора. Дәү әтиемә - 6, ә аңа 9 яшь була бу вакытта. Дәү абый урманга утын кисәргә йөри, шул утынны арбага төяп алып кайта, дәү әтием белән аны яндыралар һәм шул янган агач күмерен арбага төяп, базарга алып барып саталар. Кыш көне икәүләп агачтан чаналар, ә җәй көне арбалар ясыйлар. 5-6 яшьләренә җиткәч, матур апам да аларга кушылып эшли башлый. Җәй көне урманга барып җыйган җиләкләрен, чикләвекләрен, тырышып-тырышып ясаган себеркеләрен сата ул базарда. «Бервакыт шулай абый белән чикләвек җыйдык та, шуны сатарга базарга киттек, - дип сөйләп китте матур апам. - Безнең авылда базар юк. Күрше Каратун базары сигез чакрым ераклыкта урнашкан. Салкын көз иде. Әнкәй, мин туңмасын өчен, үзенең шәлен бөркәндереп җибәрде. Чикләвекләрне сатып бетереп кайттык инде. Берзаман, карасам, шәл юк, онытканмын базарда. «Шәл кайда?» - дип сорыйлар миннән барысын да аңлаган әнкәйләр. «Онытып калдырдым», - дим. Әрләделәр инде мине. Равил абыем гына, яныма килеп: «Борчылма, сеңлем, без синең белән күп итеп чикләвек җыеп сатарбыз да, әнкәйгә яңа шәл алып бирербез», - диде. Бәхетебезгә, икенче базарда мин безнең янда утырган сатучыны эзләп табып, шәл турында сорадым. Ә ул: «Әйе шул, сеңлем, онытып калдырган идең шәлеңне, мин - Морзаларныкы, киттек миңа, алып китәрсең шәлеңне», - дип, мине өенә алып барып, әнкәйнең шәлен кайтарды».
Матур апам (шул 6 яшьләре булгандыр) чиләк төбенә генә бәрәңге табып салырмын, дип, колхозга йөргән. Андагы хатыннар: «Безгә хезмәт көне кирәк, син ник монда интегеп йөрисең соң?» - дип аптыраганнар. Колхозда эшләгән өчен хезмәт көне генә язганнар шул, бер грамм да ашлык бирмәгәннәр. Хуҗалыкта терлек-туар, кош-корт булмаса да, дәүләткә 50 килограмм ит, 300 литр сөт яисә 15 килограмм май, 200 данә йомырка тапшырырга кирәк булган. Матур апамның: «Май бәйрәмендә генә әнкәй ике йомырка пешереп ашата иде, болай аны күргән дә юк иде безнең. Ипи дә безнең өчен олы бер бәхет иде инде. Без абый белән кузгалак ашап үстек. Кара-каршы утырып шуны ашаганыбыз әле дә хәтеремдә», - дигән сүзләре хәзерге чор балаларын шаккаттырырга мөмкин. Әйе шул, хәзер һәрберебезнең дә өй түрендә торган ипи һәм һәркөн төрле ризык әзерләү өчен кулланыла торган йомырка ашау элек бәйрәм көннәрендә генә булган.
Дәү әниемнең әтисе дә 1941 елны сугышка китә. Олы дәү әнием өстендә 3 бала кала. Аларның да тормышлары бик ачы була: олы дәү әни черек бәрәңгедән пешергән кәтерләр ашап үсә алар. Олы дәү әтидән бер дә хәбәр килми, бераз вакыт үткәч, кара хәбәр (извещение) килеп төшә: «Сезнең ирегез сугышта батырларча һәлак булды». Олы дәү әни бу хатка ышанмый, сугыш беткәнчегә кадәр иренең кайтуын көтә...Соңрак дәү әниемнәр Себергә куылалар. Анда яшәүнең авырлыгын сүз белән генә аңлатып бетереп булмас инде...
Сугыш чоры балаларының яшәве бер дә татлы булмаган... Без аны кеше сөйләвеннән генә ишетеп күз алдына китерә алмыйбыз, ләкин нинди булса да нәтиҗәгә килеп була. Булган әйбереңнең кадерен белеп, илне саклап калып, ипи тәмен тоеп, мул тормыш биргән ветераннарны онытмый яшик!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: