Шәһри Казан

Сугыш көндәлеге

Сугышсыз үткән алтмыш җиденче язны каршы алдык. 1945 елның җиңү таңы ераклашкан саен, кайберәүләр тарихны бозып күрсәтергә тырыша. Минем карт әтәем (бабам) Әгълә Гәрәев сугыш турындагы хәзерге киноларны карарга яратмый, чөнки анда чын тарих бозылып күрсәтелгән, ди ул. Карт әтәй бүген дә дәһшәтле сугыш еллары турында тыныч кына сөйли алмый,...

Реклама

Минем карт әтәй - уникаль шәхес. Аның тормышы авыр, шул ук вакытта төрле вакыйгаларга бай булган. Тарихка күз салсак, ул туган елдан алып ничә чор үткән: сталинизм, Хрущев «җепшеклеге», Брежнев чоры, Советлар Союзының таркалуы, 90 нчы еллардагы тотрыксызлык, инде Путин чоры. Язу системасы да әллә ничә тапкыр үзгәргән. Башта иске татар язуы, латин графикасы, кириллица. Ничә еллар үткән, буыннар алмашынган. Әмма карт әтәй гел шул чор, замана белән бергә атлаган, аңа яраклаша белгән. Бүгенге көндә дә ул тулы канлы тормыш алып бара, хәзерге заман техникасы белән «уртак тел» таба. Кәрәзле телефоннан иркен файдалана, ноутбуктан безгә скайп аркылы шалтырата, аның белән гел элемтәдә торабыз. Ә бит элеккеге заман телефоны белән бүгенге телефонны чагыштырырлык та түгел - бөтенләй икенче төрле система. Хәер, карт әтәй элек тә төрле яңалыкка хирыс булган. Сугыш вакытында иптәшләрен фотога төшерергә яраткан. Безнең арада карт әтәй төсле шәхесләр бармак белән генә санарлык.
Карт әтәйнең яшьлеге сугыш елларына туры килгән һәм аны Ватанын саклауга багышлаган. Сугыш... Бу 5 хәрефтән торган сүзгә күпме афәт, ачлык, фәкыйрьлек, күз яше, ятимлек, үлем яшеренгән. Шул афәткә карт әтәй бу дөньяда бер нәрсә белмәгән килеш килеп кергән. Дәһшәтле сугыш елларын, ул китергән кайгы-хәсрәт һәм яраларны халык бик яхшы хәтерли. Давыллы елларда илбасарлар алдына корыч кыя булып баскан батырлар һич тә онытылмый. Аларның үлгәннәре һәрчак ихтирам белән искә алына, исәннәре тирән хөрмәт ителә. Карт әтәйнең күңеленә авыр сугыш еллары мәңгегә уелып калган. Әйе, бу елларны ул бик онытырга теләсә дә, беркайчан да оныта алмаячак. Әлеге хәлне сугышта үзе булган кеше генә аңлыйдыр. Сугыш бит ул ерткыч кебек. Күпме гомерләрне «ашаган» ул. Шулай да минем карт әтәй бу сугышта җиңеп кайтуыбызга ышанган. Бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без бабаларыбызга бик рәхмәтле.
...Карт әтәйләр гаиләсендә җиде баланың өчесе генә исән кала. Аның шул вакытта да, сугыштан да исән-имин кайтуы очраклы түгелдер. Димәк, карт әтәйнең бу тормышта үз юлы, үз роле булган.
Өйгә ул көндәлек белән кайткан. Дөрес, ул сугыш елларында түгел, аннан соң Грузиядә хезмәт иткәндә язылган. Берничә дәфтәрдән торган бу язмалар еллар үтү белән инде саргайган да. Әмма аларны укыган саен, шул сугыш күренешләрен күргән кебек буласың. Карт әтәй аларны кайчан язып өлгергәндер дә, ничек итеп ул язмаларын саклап алып кайта алгандыр?!
Беренче тапкыр булган бер нәрсә дә онытылмый, диләр. Карт әтәйнең дә күңелендә сугышка кергән беренче көннәре, беренче сугыш хәрәкәтләре нык уелып калган.
«Кыш булуга карамастан, безгә һаман да кышкы кием бирмиләр. Түзә алмаслык суык. Чатнама салкында үзебез землянка казыйбыз. Кече командирлар курсына эләктем. Уникешәр сәгать сугыш алымына өйрәнәбез. Гыйнварның егермесенә кадәр вакыт сизелми дә үтте. Кышкы кием белән тәэмин ителгәч, фронтка озаттылар. Поезд белән ничә тәүлек барган хәтердә түгел. Юлда ашарга яраклы нәрсә очрый - барын да алабыз. Өшегән бәрәңге, яшелчә булса, тамаклар тук инде. Харьков шәһәренә җиткәч, вагоннардан төшеп, коралны әзерли башладык. Немец самолетларын беренче тапкыр шунда күрдек», - дип башлана көндәлекнең беренче битләре.
Карт әтәй өчен сугышта иң нык хәтерендә калган вакыйга - Кырымда Сивашны кичү вакыйгасы. Бу 1944 елның март аенда була. Дүртенче Украина фронты гаскәрләре көчле һөҗүмгә әзерләнер алдыннан карт әтәй хезмәт иткән частька коралны шушы күл аша икенче якка күчерү бурычы йөкләтелә. Мәскәү егете Саша белән икесенә катер тапшыралар. «Континенталь» дип аталган әлеге Америка йөзгече паром белән танк коралларын икенче ярга чыгара башлый. Совет гаскәрләренең контратака ясаячакларын сизеп калган дошман үз самолетларын Азов диңгезен (Сиваш күлен) бомбага тотарга юнәлтә. Беркөнне, җиденче очышын ясап, немец самолеты, карт әтәйләр катерына төбәп, утыздан артык бомба ташлый. Катер күл уртасына җитүгә, фашист очучылары, шуны гына көтеп торгандай, ут яудырырга тотына. Анда кая качып була соң? Берчак бомбаның берсе паром белән катер арасындагы корыч арканга туры төшеп, аны өзә. Танк салынган паром агып китә. Катер борынында утыручы карт әтәйне үлем урап үтә. Өсләренә пуля яңгыры белән килгән самолетлар әле һаман да аның төшләренә керә. Бу вакытта исән калу карт әтәйнең сугышта җиңеп кайтуына ышанычын арттыра.
Көндәлекне укуымны дәвам итәм. Тизрәк җиңү таңын алып килгән 9 май датасын эзлим. Болгария, Румыния, Австрия һәм Югославияне үтеп, сугыш тәмамлану хәбәрен бабам Альп тауларына җиткәч ишетә. «8 май көнне тагын сугышка әзерләнә башладык. Шәһәрдә тагын немецлар безнекеләрне «кыскан». Йокларга яттык. Сәгать төнге бердә бөтен төр коралдан аткан тавышлар килә башлады. Тиз генә тордык, автоматларны кулларга алдык. Ишегалдына чыгарга куркабыз. Пулеметлар нәкъ тәрәзәгә ата. Командир: «Складка барыгыз, корал бирегез», - дип кычкыра. Урамга йөгереп чыктык. Карыйбыз: бөтенесе һавага ата. «Нинди тревога булыр икән бу?» - дип уйлыйбыз. Һәм менә командир: «Сугыш бетте!» - ди. Без: «Ура, ура!!!» - дип кычкырабыз, үзебез дә һавага атабыз. Бөтен Австрия авылы шаулап торды. Әлеге хәл өч сәгать буена барды». Бу вакытта карт әтәй һәм меңнәрчә совет солдатлары, туган илдә калган хатын-кызлар, балалар, әби-бабайларның шатлыгы бөтен Совет иленә яңгырап торгандыр. Сугыш китергән афәтләрне күз алдына да китерүе кыен. Ул бит беркемне дә жәлләп тормады, кайгы һәрбер ишекне шакыды. Карт әтәй, сугыш бетсә дә, өенә тиз генә кайтып китә алмаган, 1946 елны аларны Иранга җибәрәләр. Шунда өч ай торганнан соң, Грузиягә кайтаралар. Тагын ике елга якын хәрби хезмәттә йөргән ул. Әмма инде Җиңү безнең кулда булу яшәүгә өметне арттырган, хезмәттә көч һәм дәрт биргән.
Әйе, җиңү җиңел бирелмәгән. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен, карт әтәй Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Ә аны алу тарихы болайрак булган: «1945 елның апреле. Вена шәһәрендә без. Рота командиры Синицын чакырып алды да немецлар кулында булган зонада безнең снаряд төялгән йөк машинасы ватылып калуын һәм аны алып кайтырга кирәклеген әйтте. Машина шоферы белән киттек икәүләп. Шәһәр дөрләп яна, аның яртысы һаман да дошман кулында иде. Машинаны ремонтлап, кайтыр юлга чыктык. Көтмәгәндә якындагы йорт түбәсеннән немец пулеметчысы ут ачты. Без тиз генә машина астына төшеп яттык. Хәлне күзәтәбез. Немец атып торса да, шуыша-шуыша, шул йорт ягына киләбез. Курку күптән качкан иде. Сугышка кергәндә генә үлемнән шикләнә идек. Шуннан, автоматтан икебез дә атарга тотындык. Мин бер граната да ташлап өлгергәнмендер. Немец үлгәндерме-юктырмы, әмма ату ноктасы тынып калды. Ләкин немец шул арада хәтсез кешене яралап өлгергән иде. Кайткач, хәлне сөйләп бирдек. Без алып кайткан машинада бик мөһим корал булган, диделәр. Шул рәвешле, орден белән бүләкләделәр».
Карт әтәй немецларның үзләре белән дә аралашкан кеше. Бик төгәл, пөхтә, пунктуаль кешеләр алар, ди ул. Үзенең аш сәгатендә атмый, кофе гына эчә. Карт әтәй хәтта сугышчылар арасында безнекеләр бәйрәм көннәрендә дә тынгы бирмәгәннәре өчен Гитлерның Совет сугышчыларын Халыкара судка бирүе турындагы хәбәрләр таралуын да исенә төшерә. Әлбәттә, монысы уйдырма гынадыр.
Безнекеләрдә корал юклыгын сизеп алгач, немецлар психик атакага күчә: «Самолетлар бомба түгел, шәһәр өстенә су тутырылган тимер мичкәләр ташлый иде. Шартламаганын беләбез. Ләкин аның ямьсез тавыш белән гүләп төшүе халыкта паника, курку тудырды. Яшь солдатлар арасында курку аеруча сизелде. Шәһәр читендә окопта ятабыз. Немецлар 100-150 метр озынлыкка тезелеп, кычкыра-кычкыра, безнең өскә килә. Ике куллары сызганулы, күпләре исерек хәлдә. Янәшәсендәге солдатка пуля тиеп егылса да, җиргә яшеренү юк, тигез рәт белән килүне дәвам итәләр. Мондый «очрашулар» еш булды. Ләкин рухыбызны, көчебезне сындыра алмадылар».
Сугыш беткәч, карт әтәйләр кайту маршына әзерләнәләр. Марш белән Грузиягә урнашалар. Анда яхшы хезмәт иткән өчен, аны фотоаппарат белән бүләклиләр. Үзенең иптәшләрен, уку алдынгыларын, гади гражданнарны да фотога төшерә ул. Бүгенге көндә алар, иң кадерле ядкарь булып, гаилә архивында саклана.
Сугыш тәмамлангач та, карт әтәй тиз генә өенә кайтып китә алмаган әле дигән идем. Сугышка ул 1942 елның 9 октябрендә кергән булса, туган йортына аңа 1947 елның 14 маенда гына әйләнеп кайтырга насыйп була. Берничә көн ял итеп, ихата-кураны карагач, Карабаш МТСына шофер булып урнаша ул. Ике елдан Югары Яркәй мәктәбендә укытучы булып эшләүче кызга - Зәйтүнәгә өйләнә. Ачлык-ялангачлык, хәерчелек һәм күп гаиләләргә бәхетсезлек китергән сугыштан соң, халык ниндидер бер матур киләчәккә өмет белән яши башлый.
1964 елда Дүртөйле белән Илеш районнары аерылгач, карт әтәйне «Илеш» мал симертү совхозына җитәкче итеп тәгаенлиләр. Чирек гасыр гомерен шушы хезмәттә үткәрә ул.
Әби белән бабам гаиләсен Илешнең иң ихтирамлы, үрнәк, булдыклы гаиләләренең берсе итеп саныйлар. Бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерде алар. Хәтта безне - оныкларны тәрбияләүдә дә аларның өлеше бик зур. Әнием белән әтиемне Әфганстанга эшкә җибәргәч, бабай белән әби безне үзләрендә алып калалар.
Карт әтәй турында әле бик күп язып булыр иде. Әмма сугыш вакытында аның кебек кешеләр бик күп булган. Бабам бөтен Европаны диярлек йөреп чыккан: Кырым, Украина, Молдавия, Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австрия, Чехословакия. Көндәлегендә дә һәрбер ил турында аерым язылган. Әйтәсе килгәнем шул: карт әтәй бик кызыклы шәхес. Аның дөньяга карашы киң. Бүгенге көндә, инде олы яшьтә булуына карамастан, аның зиһене әйбәт, хәтере яхшы, үзе йөри. Аның сугыш вакытында көндәлек язуы да кызыклы шәхес икәнлеген әйтеп тора. Үз фикерләрен кәгазьгә төшереп, ул киләчәк буыннарга тапшырмакчы булгандыр. Һәм аның бу теләге үтәлде дә. Без - аның нәсел дәвамчылары, әлеге изге әманәтне алдык һәм аны кадерләп сакларбыз. Без - аның оныклары, карт әтәебезгә сокланабыз. Әбиебез белән тигезлектә, балаларының игелеген күреп яшәүләрен, озын гомер телибез!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: