Шәһри Казан

Сугыш кына булмасын...

Ике Бөтендөнья сугышында, бигрәк тә соңгысында, минем әткәй Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтгалим улы Шәмиев, әнкәйнең 4 энесе - Зиннур, Гайсә, Барый, Шәриф Мөхтәровлар һәм тагы байтак кардәш абыйлар катнашты. Өч мәртәбә каты яраланган әткәй белән Шәриф абыйга гына туган туфракка кайтып ирешергә насыйп булган. Сугыш ул - халык җилкәсенә төшкән коточкыч афәт.

Реклама

Ходай аны бүтән беркемгә дә, беркайчан да күрсәтмәсен иде. Икенче Бөтендөнья сугышының тәмамлануына, ягъни Бөек Ватан сугышында Совет Армиясенең Фашистик Германия гаскәрләрен тар-мар итүенә быел 68 ел була. 9 Май элеккеге бөтен СССР халыклары өчен бәяләп бетергесез зур бәйрәм дип саныйм мин.
Минем әткәй Мөхәммәтшәриф Шәмиев 1898 елда Түбән Тархан авылында туып үсеп, шунда гомер итә. 1942 елның гыйнвар аенда әткәйне сугышка алалар. Ул сугышка кадәр ашказаны авыруы белән газаплана торган булган. Шул авыртуларын басар өчен, гел чәй содасы эчкән. Мондый хәлдә комиссия сугышка яраксыз дип табар дип уйлагандыр инде, мескен. Сугышка киткәндә әнкәйгә: «Әнкәсе, мине озакламый борып кайтарып җибәрәчәкләр, көтегез!» - дип әйтеп калдырган. Әмма аны кайтармадылар. Башта әшәкелекләре белән даны бөтен Союзга таралган Мари илендә урнашкан Суслонгер лагеренда ач көенчә авыр хезмәт белән «чыныктыралар». Аннан соң аларны фронтка җибәрәләр. Әткәй Ленинград тирәсенә барып эләгә. Явыз дошманга каршы сугышучы солдатларның атналар буена, ара-тирә эләккән төрле үсемлекләрдән кала, авызга бер тәгам капмаган чаклары да булгалый. Чөнки каты сугышлар бару сәбәпле, кыр пешекчеләре сугышчылар янына килә алмыйлар. Фашистлар совет сугышчыларын корал ярдәмендә генә түгел, алдан ачтан интектереп, хәлсезләндереп, аннан юк итәргә булган, күрәсең. Суслонгердагы хәл - моның ачык мисалы. Соңыннан ул сатлык командирларны, хөкем итеп, аталар.
Ленинград янындагы каты сугышларда әткәй өч мәртәбә яралана. Беренче икесе артык каты булмый, кыр госпиталендә кыска вакытлы гына дәваланып чыга да яңадан сугышка керә. Кызганыч, өченче мәртәбә алар яныннан ерак булмаган җирдә снаряд төшеп шартлый, шуның ярчыклары әткәйне бик каты яралый, яңак сөяген ватып, тешләрен коеп, телен өзеп (бер якта 1 см гына кала) һәм шул яктан чигәсен дә җимерә. Яралыларны кыр госпиталенә сугыш кырыннан җыеп алып китәләр. Анда ике хирург әткәйгә операция ясый. Хәле чиктән тыш авыр булу сәбәпле, хат та яза алмаган инде, өйгә бернинди дә хәбәр булмагач, әнкәй бик борчыла иде. Ул вакытларда бит һәр көнне диярлек әле бер гаиләгә, әле икенчесенә якыннары үлү турында кәгазьләр килеп тора иде. Менә шулай 8 айдан соң хәле бераз рәтләнгәч, комиссовать итеп, әткәйне өйгә кайтарып җибәрәләр. Бу 1944 елның гыйнвар ае иде, ягъни аның сугышка алынуына нәкъ ике ел булгач.
Кырыгынчы елларның азагында әткәй Казан госпиталендә бераз дәваланып, ботында утырып калган снаряд кыйпылчыгын алдырган иде. Шул чакта аңа яңак сөякләрен төзәтергә һәм тешләр куярга да теләгәннәр иде. Әмма аның өчен 6 айлап вакыт кирәк булачагын белгәч, әткәй баш тарткан. Тормыш бик авыр иде шул, аны алып барырга кирәк бит. Ә гаиләдә бабай белән 9 җан, күмәк хуҗалыкта эшләгәнгә бер тиен дә түләмәделәр, авыл халкы коллар хәлендә иде. Әгәр шул вакытта госпитальдә ватык җирләрен тәртипкә китерсәләр, бәлки озаграк яшәгән булыр иде әти. Нәкъ шул яраланган җирендә яман шеш барлыкка килеп, 1961 елның 4 апрелендә 62 яшендә мәңгелеккә китеп барды ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: